Барлык яңалыклар
Тузганак
18 сентябрь 2019, 11:35

«ӘТИ КОМАНДИРОВКАГА КИТКӘЧ АЛЫП КАЙТЫЙК»

Кечкенәләр авызыннан кайчак танылган юмористлардан да чыкмаслык көлкеле сүзләр, мәзәкләр килеп чыга. Түбәндә без шундыйларны җыйдык.

* * *
Әнисе белән кызы сөйләшә:
– Әни, миңа кайчан сеңел алып кайтасыз?
– Мин бик теләп риза, тик әтиең рөхсәт итми бит.
– Ә без аны әти командировкага киткәч алып кайтыйк.
* * *
Мәктәптә укучы укытучысыннан үтенә:
– Мине Самат урынына күчереп утыртыгыз әле.
– Ник?
– Минем урын бәхетсез, бер көндә өч «икеле» алдым, ә Самат өч «бишле».
* * *
Ике «яңа татар» баласы чүлмәк өстендә олы хәҗәтен аткарып утыра. Берсе икенчесеннән сорый:
– Син ничек уйлыйсың, без әле акыл эше беләнме, әллә физик эш белән шөгыльләнәбезме?
Икенчесе, бераз уйланып торгач, авыр сулап:
– Акыл эше беләндер, бу физик эш булса, әти берәрсен яллар иде, – дип җаваплый.
* * *
– Йоклаганда минем күзләр йомык буламы, әни?
– Әйе, улым.
– Алай булгач, төштә ничек бөтен нәрсәне күрәм мин?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: