Барлык яңалыклар
Тузганак
10 июль 2019, 12:40

БӘХИЛ БУЛ, “СӘЛӘТ-КАНДРАКҮЛ”, ОЧРАШУГА КАДӘР, “СӘЛӘТ-ТУЛПАР”, ТӨКЛЕ АЯГЫҢ БЕЛӘН, “СӘЛӘТ-АЛГА”!

Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Сәләт-Тулпар” татар балалар аланында ял итеп, Татарстанның Алексевский районындагы Биләр шәһәрчегендә узган "Сәләт-Биләр" форумында катнашкан Ләйсән ФАЗЛЕТДИНОВА белдерүенчә, анда чит илләрдән – Финляндиядән, Канададан килгән яшь милләттәшләребез дә булган. Алар һәм безнең балалар арасында зур аерма бар – безнекеләрнең барысы да, нигездә, урыс телен камил белә, хәтта үзара да урысча аралаша. Арада татар телен ипи-тозлык кына белүчеләр дә шактый. Аның каравы, күпчелек инглиз телен яхшы аңлый, хәтта сөйләшә дә. Ә чит илләрдән килгән милләттәшләребез татарча безнекеләрдән күпкә яхшырак сөйләшә, моннан тыш инглиз, немец, фин, төрек телләрендә аралаша, ләкин урысча бер сүз дә аңламый. Телләрнең халыкара дәрәҗәсен шуннан да белеп була, диде әңгәмәдәшебез.

Кичә Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” тарихи комплексы янында ачылган “Сәләт-Тулпар” татар балалар ял аланы рәсми рәвештә ябылды. Ул 23 июльдә ачылып, биредә республиканың төрле төбәкләреннән килгән 85 бала ял иткән иде. 3 июльгә кадәр алар төп базада ял итте, ә аннан соң Татарстанның Алексеевский районында урнашкан Биләр шәһәрчегенә “Сәләт-Биләр” форумына юлланды.
“Сәләт-Тулпар” ял аланының төп оештыручысы танылган татар меценаты, композитор Фәнир Галимов иде. Аның финанс ярдәме белән ял аланының матди базасы булдырылган, балалар өчен агачтан өч торак йорт, ашханә, душ кабиналары төзелгән, буа буылган. Тиздән тагын ике йорт төзелеп, алан киләсе елда тагы да күбрәк балалар кабул итү мөмкинлеген алачак. Быел балалар, ниһаять, рәхәтләнеп ял иткән. “Сәләт-Тулпар” моңа кадәр биш ел дәвамында эшләп килгән “Сәләт-Кандракүл” ял аланына алмашка килде. Ул шушы биш ел эчендә төгәл урыны булмауга интегеп, матди кытлык кичереп, быел үз урынын “Сәләт-Тулпар”га бирде.
Ләкин моның белән генә эш бетми әле. Бүген шушы ук урында “Сәләт-Алга” дигән яңа балалар ял аланы ачыла! Ягъни Башкортстанда татар балаларының ике җәйге ял аланы булачак. Алар арасында аерма да бар. “Сәләт-Тулпар” балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү белән шөгыльләнсә, “Сәләт-Алга” аларны татар халкының традицион мәдәнияте, һөнәрләре, мәсәлән, балыкчылык, умартачылык, кымыз ясау һәм башкалар белән таныштырачак, аларны берникадәр вакытка гына булса да электрон гаджетлардан аерып торачак.
3-9 июль көннәрендә узган “Сәләт-Биләр” форумында катнашкан Ләйсән Фазлетдинова белдерүенчә, анда чит илләрдән – Финляндиядән, Канададан килгән яшь милләттәшләребез дә булган. Алар һәм безнең балалар арасында зур аерма бар – безнекеләрнең барысы да, нигездә, урыс телен камил белә, хәтта үзара да урысча аралаша. Арада татар телен ипи-тозлык кына белүчеләр дә шактый. Аның каравы, күпчелек инглиз телен яхшы аңлый, хәтта сөйләшә дә. Ә чит илләрдән килгән милләттәшләребез татарча безнекеләрдән күпкә яхшырак сөйләшә, моннан тыш инглиз, немец, фин, төрек телләрендә аралаша, ләкин урысча бер сүз дә аңламый. Телләрнең халыкара дәрәҗәсен шуннан да белеп була, диде әңгәмәдәшебез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: