Барлык яңалыклар
Тузганак
13 июнь 2019, 18:01

ЗӘЛИФӘ КАШАПОВА. КАРЧӘЧӘКЛӘР ТӨШӘ КҮКТӘН...

Анам теле – Тукай теле,Тукай язган шул тел белән.Тукай телен маяк итеп,Киләчәккә кереп киләм.

КЕРПЕ
Керпекәем, сине күреп,
Һәркем сокланып кала:
Энәләрең уктай очлы,
Өстеңдә алсу алма.
Бик батырсың, беләбез без,
Кичен чыгасың ауга.
Ук-сөнгеләрең һәрвакыт
Әзер бит төнге яуга.
Туп булып йомарланасың,
Берәрсе якын килсә.
Үзем тикшереп карадым
Ул гадәтеңне кичә.
Гөмбәләрнең иң тәмлесен
Кышкылыкка ташыйсың.
Пешкән татлы җиләкләрне
Син яратып ашыйсың.
Табигатькә зыян салмый,
Табасың бар кирәген.
Синнән алсак яхшы булыр
Тыйнак яшәү үрнәген.
УЗЫШТЫК ЧАНАЛАРДА
Бүген буран котырына,
Белмим, кайда ашкына?!
Ыжгыр җилләр урам буйлап
Кар себерә каршыга.
“Чана шуарга барыйк, – дип,
Дустым дәшә урамга. –
Без җебек малайлар түгел,
Карап тормыйк буранга!”
Буран күпме уласа да,
Безне куркыта алмый,
Көн саен таудан шуабыз,
Шуңа ул безне таный.
Әй узыштык чаналарда,
Бүрекләр кырын төште.
Бит урталары суыктан
Алсу алмадай пеште.
Йомшак кардан йомгак ясап,
Кар бәрешеп уйнадык.
Иртәгә тагын килербез,
Уйнап һич тә туймадык.
КАРЧӘЧӘКЛӘР ТӨШӘ КҮКТӘН
Карчәчәкләр төшә күктән,
Бөтерелеп, уйнаклап,
Җем-җем иткән келәм яба,
Җир өстен сөттәй аклап.
Әйдә, дустым, тизрәк киен,
Чыгыйк җилләр куарга,
Син дә мин узышып таудан
Чаңгы тагып шуарга.
Суык бабай да ясарбыз,
Мамыктай йомшак кардан.
Кишер танаулы ап-ак сын
Тышка чакырыр таңнан.
АНАМ ТЕЛЕ – ТУКАЙ ТЕЛЕ
Атам-анам биргән бүләк –
Туган телем, татлы телем.
Телне саклар халкы белән
Горурлана Туган илем.
Телне белмәү – олы хурлык,
Йөз кызара уйласаң да.
Анаң теле юлдаш булсын
Уйнасаң да, җырласаң да.
Тел аһәңе туганда ук
Сеңгән безнең каныбызга.
Ана теле кеше итә,
Тамыр җәйсә җаныбызда.
Туган телем – моң бишеге,
Бик кадерләп саклыйк аны.
Буыннарга ядкарь булып,
Мең яшәсен телем җаны.
Анам теле – Тукай теле,
Тукай язган шул тел белән.
Тукай телен маяк итеп,
Киләчәккә кереп киләм.
БАРАМ ЯКТЫ МӘКТӘПКӘ
Әлифбада хәрефләр күп,
Өйрәним әле тизрәк.
Әни әйтә: “Булдырасың.
Улым, син бик тә зирәк!”
“А” хәрефеннән башладым,
Тиздән “я”га да җитәм.
Мәктәп бусагасын атлап
Керер көнемне көтәм.
Сентябрьнең бере җитсә,
Барам якты мәктәпкә.
Укытучым торыр әле,
“Бишле” алсам, мактап та.
“Туган тел”не яттан сөйлим,
Җырлыйм күңелле җырлар.
Белем бәйрәмендә мине
Дуслар сокланып тыңлар.
КЕШЕНЕ ХЕЗМӘТ БИЗИ
Кәрим җәен, бик тырышып,
Түтәлләрне йомшартты.
Шуңа яшелчә үсеше
Күзгә күренеп артты.
Кояшта җылынган суны
Һәр кич сипте түтәлгә.
Чүп үләннәрен утады
Тезелеп чыккан мәлдә.
Йорт алдындагы бакчада
Өлгереп җитте уңыш:
Җирнең өсте чагу япма,
Җыярга гына җитеш!
Үзара ярышып үскән
Кишерләр һәм суганнар.
Кояш нурларын сеңдереп,
Күп витамин җыйганнар.
Кыяр, кәбестә, чөгендер
Бик нык уңган, күр әле!
Нәтиҗәсе яхшы булса –
Шунда бит эшнең яме.
… Кәрим кебек булдыклылар
Күпләр сезнең арада.
Эшләп, чыныгып үскәннәр
Шәп малай дип санала!
Җәен тырышып эшләсәң,
Кыш азыклы булырсың.
“Кешене хезмәт бизи”, – дип,
Горурланып торырсың.
КУРЧАГЫМА КҮЛМӘК ТЕКТЕМ
Курчагыма диеп тектем
Бик матур милли күлмәк.
Балитәкләренә чиктем
Ал җептән чагу бизәк.
Киендердем дә курчакны,
Сокланып карап торам.
Курчак-кызым җанланыр да
Җырлап җибәрер сыман.
Менә шулай оста куллы
Булу кирәк кызларга.
Эшем уңды.
Шатлыгымнан
Үзем әзер җырларга.
КАЗ БӘБКӘЛӘРЕ
Каз бәбкәләрен сукмактан
Төшерәм күл буена.
Алар суга бата-чума
Зәңгәр күлдә коена.
Яр буена чыгалар да
Киптерәләр өсләрен.
Дус булуларына карап,
Китә минем исләрем.
Чит-ятлардан талатмыйлар,
Берсен-берсе яклыйлар.
Әнкәләренә терәлеп,
Төшләр күреп йоклыйлар.
Аларны кояш иркәли,
Аллары яшел чирәм.
Ашарга сорап килсәләр,
Тәмле җим туглап бирәм.
Кычкырып читкә куамын,
Тилгән очып килгәндә.
Ә бәбкәләр бик тиз үсә,
Су буенда йөргәнгә.
ЗУР ИНДЕ МИН!
Көтүдән кайта сарыклар
Кычкырып, “мә-мә” диеп.
Ни бирергә телиләрдер
Арттан иярә килеп?
Бәрәннәре сикерешеп,
Уйныйлар “бә-бә” диеп.
“Син дә кечкенә бәби”, – дип,
Әйтәләр төсле көлеп.
Зур инде мин!
Кич көтүдән
Каршы алам малларны.
Әти мактый: “Күрегез, – ди, –
Үскән эшчән малайны!”
БАЛЫКТА
Җәйге хозур көннәр җитсә,
Мин зәңгәр күлгә барам.
Балык каптырырга диеп,
Кармакның шәбен алам.
Бүген кояш калку белән
Килеп җиттем таллыкка.
Балыклар гел кабып торгач,
Күң(е)лем тулды шатлыкка.
Зәңгәр күлнең гүзәллеген
Мактап кошлар җыр суза.
Җәйге каникулым шулай
Файдалы, матур уза.
САЙРАП РӘХМӘТ ӘЙТТЕЛӘР
Кошлар өчен матур оя
Эшләдек әти белән.
Кадак, чүкеч, пычкыны
Тотарга мин дә беләм.
Язның хәбәрчесе булып
Сыерчыклар кайттылар.
Ак каенга оя элгәч,
Сайрап рәхмәт әйттеләр.
Ишек алдыбызны ямьләп,
Яз җырын җырлый кошлар.
Кәеф яхшы. Яз көенә
Мин дә кушылам, дуслар!
Читайте нас: