Барлык яңалыклар
Тузганак
11 июнь 2019, 20:46

ДИНГЕЗ БУЕНДА ЯЛ ИТТЕК

Быел кышын мин... диңгез буенда ял иттем! Эш шунда: Борай район хакимиятенең яшьләр бүлеге миңа Кара диңгез буенда урнашкан данлыклы “Орленок” балалар ял итү үзәгенә юллама тапшырды. Башкортстаннан без 40 бала бардык, шуларның икесе Борай районыннан иде. Юл бик тиз һәм күңелле булды, яңа танышлар белән аралашып, шаярышып баргач, вакыт үткәне сизелмәде дә!

Быел кышын мин... диңгез буенда ял иттем! Эш шунда: Борай район хакимиятенең яшьләр бүлеге миңа Кара диңгез буенда урнашкан данлыклы “Орленок” балалар ял итү үзәгенә юллама тапшырды. Башкортстаннан без 40 бала бардык, шуларның икесе Борай районыннан иде. Юл бик тиз һәм күңелле булды, яңа танышлар белән аралашып, шаярышып баргач, вакыт үткәне сизелмәде дә!
Туапсе шәһәре безне кояшлы көне, сулышны иркәли торган диңгез һавасы белән каршы алды. Безнең Башкортстан белэн чагыштырганда, анда затлы җиләк-җимешләренең төрлелеге, күплеге таң калдырды. Тәмнәре дә бөтенләй башкача! Кешеләре дә ачык күңелле һәм кунакчыл! Хәер, ул яклап безнекеләр дә калышмый.
“Орлёнок” лагере бик матур җирдә урнашкан, тирәсен агачлар уратып алган, еракта диңгез һәм таулар күренеп тора, һавада ак канатларын киң итеп җәеп акчарлаклар очып йори. Безне беренче көнне үк “Стремительный” отрядының 12нче бүлегенә урнаштырдылар, җитәкчеләребез Татьяна Сурина һәм Жанна Калеева булдылар. Алар көннәр буена безнең белән төрле чаралар үткәрделәр, экскурсияләргә алып чыктылар, күтәренке күңелләре белән кәефләребезне һәрвакыт күтәреп тордылар.
Миңа Сочи шәһәренә экскурсия аеруча ошады, без анда Олимпия шәһәрчеген күрдек һәм Сочи-паркта төрле аттракционнарда булдык. Аннары Роза-Хутор тау шуу курортында йөрдек. Бер әйбергә шак каттым: Сочида да бал әзерлиләр икән! Башкортстан кешесе булгач, аның төрле сортларын бик сынап кына авыз иттем. Тәмле булып чыктылар! Соңыннан зоопаркка һәм дельфинариумга бардык, андагы көньяк җәнлекләрен карадык, дельфиннарның җырлаганнарын, сикергәннәрен, туп белән уйнаганнарын күреп алкышладык.
Шулай ук без Туапседа Флора и Фауна музеенда булдык, андагы кызыклы экспонатлар белэн таныштык, фотога төштек. Бер аз вакыт үткәч, отряд белән Краснодарга барып кайттык, анда боулингта уйнадык, “Минополиска” бардык. Анда үзеңне төрле һөнәрләрдә сынарга мөмкин икән: үзебез туңдырма эшләдек, печенье, пицца пешердек, полимерлы балчыктан ачкычларыбызга матур брелоклар ясадык.
Лагерьда ял иткәндә, төрле түгәрәкләргә йөрдек, кичләрен ай һәм йолдызлар күзәтер өчен астрономик обсерваториягә бардык, анда телескоптан космостагы объектларны күзәттек. Һәр көнне булмаса да, Кара диңгез янына барып, кулларны аның тозлы суында юдык, дулкыннар белән сөйләшеп-серләшеп утырдык. Ярдагы чиста комга һәркайсыбыз үз исемнәрен язып калдырды, тик диңгез дулкыннары аларны шунда ук диярлек юып төшерде.
Ял итү күңелле булса да, укуны да онытмадык, мәктәпкә йөрдек, һәр көнне 5 дәрес үтә иде, хәтта билгеләр дә куйдылар. Дөрес, өй эшләрен бирмәделәр. Көн дә иртән физик күнекмәләр үтте, 5 тапкыр ашаттылар, атнага бер тапкыр бассейнда су керергә йөрдек. Кызыклы чаралар уртасында вакыт узганы сизелмәде дә.
Менә саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Кичке учак янына һәр бала отрядының талисманын алып килде, тәэссоратлары белән уртаклашты, без кочаклашып хушлашып чыктык. Күңелләр тулган иде... Иң ахырда һәммәбезгә дә “Орленок”ның фирма значогын таратып чыктылар...
Шушы лагерьда ялда үземә күп яңа дуслар таптым. Алар белән әле дә Интернет аша аралашып, телефоннан сөйләшеп торам. Сочиның һәм Туапсеның үзенчәлекле һәм бай табигате әле дә күз алдымда тора. Беренче тапкыр диңгездә булдым бит мин! Мондый бәхет бүләк иткәннәре өчен гимназиябез директоры Алик Рамил улы Усаевка һәм аның урынбасары Ләйсән Ришат кызы Муллагалиевага, Борай район хакимиятенең яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен!
Элина ХӘЙРУЛЛИНА,
Борай район Балалар иҗат йортының “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе әгъзасы.
Читайте нас: