Барлык яңалыклар
Тузганак
3 июнь 2019, 13:34

ЯМАН КЕРПЕ

Элгәре Керпеләр бер дә әлеге кебек игелекле булмаганнар. Алар явызлыклары, астыртынлыклары белән дан тотканнар. Бу әкиятем аларның яхшы якка үзгәрүе турында.Борын заманда шундый бер Керпе яшәгән. Ул кечкенәдән бик явыз булган: үзенең энәләре үсүен көтеп торган да, шуннан соң урмандагы җәнлекләргә явыз эшләр эшләргә тотынган. Бер матур кояшлы көнне урман буенда Куян балалары туп уйнап йөргәннәр. Уйный торгач, туплары урман эченә тәгәрәп кереп киткән. Ә Керпе шуны гына көтеп, балаларның уйнавын күзәтеп торган да, үзе туп булып урманнан тәгәрәп тә килеп чыккан. Шул арада бер җитез Куян, Керпене туп дип уйлап, бөтен көченә тибүе булган, кычкырып елап та җибәргән, ди. Ничек түзсен инде! Энәле туп тибеп кара әле! Тәпиләре дә бик озак авыртып йөргән. Ә Керпе, берни булмагандай, йөгереп китеп, эчләрен тота-тота бахыр Куяннан читтән генә көлгән, ди.

Элгәре Керпеләр бер дә әлеге кебек игелекле булмаганнар. Алар явызлыклары, астыртынлыклары белән дан тотканнар. Бу әкиятем аларның яхшы якка үзгәрүе турында.
Борын заманда шундый бер Керпе яшәгән. Ул кечкенәдән бик явыз булган: үзенең энәләре үсүен көтеп торган да, шуннан соң урмандагы җәнлекләргә явыз эшләр эшләргә тотынган.
Бер матур кояшлы көнне урман буенда Куян балалары туп уйнап йөргәннәр. Уйный торгач, туплары урман эченә тәгәрәп кереп киткән. Ә Керпе шуны гына көтеп, балаларның уйнавын күзәтеп торган да, үзе туп булып урманнан тәгәрәп тә килеп чыккан. Шул арада бер җитез Куян, Керпене туп дип уйлап, бөтен көченә тибүе булган, кычкырып елап та җибәргән, ди. Ничек түзсен инде! Энәле туп тибеп кара әле! Тәпиләре дә бик озак авыртып йөргән. Ә Керпе, берни булмагандай, йөгереп китеп, эчләрен тота-тота бахыр Куяннан читтән генә көлгән, ди.
Менә урманда җиләкләр дә кып-кызыл булып пешеп өлгергән. Бик кызыгып китеп, олы яшьтәге бер Аю бабае җиләк җыярга булган. Җыя торгач, арып киткән. Янында гына бер агач төбе күреп, шунда утырып ял итеп алырга уйлаган. Моны күрү белән Керпе төпкә сикереп менгән. Аюның утыруы булган, авыртуга түзә алмыйча, сикереп торган, җыйган җиләкләре дә коелып төшкән. Аю үкереп өенә чапкан, ә Керпе зур батырлык эшләгән кебек Аюдан рәхәтләнеп көлгән, ди.
Көн артыннан көн үткән. Бервакыт шулай Керпе тагын нинди начарлык эшләп була икән дип урман буйлап йөргәндә, бер таныш түгел үсемлек күреп алган.Тотып карыйсы килгән моның, тик нәрсәдер чәнечтергән. Бу үсемлек белән миңа дуслашырга кирәк, бергәләп чәнечкеләре белән яманлык эшләп йөрербез, дип уйлаган Керпе. Бу Әрекмән булып чыккан, тигәнәкләре дә инде җитешкән булган.
– Ә синең чәнечкәләрең нык авырттырамы ул? – дип сораган Керпе.
– Ә син якынрак кил, аннары белерсең, – дигән аңа Әрекмән.
Керпе Әрекмәнгә килеп терәлүе булган, ябышкан да калган, ди.
– Коткарыгыз! Ярдәм итегез! Авырта бит...Бигрәк яман икән сез!
– Юк, безнең начарлык эшләгәнебез юк, киресенчә, берәрсенә бәла килсә, тигәнәк-чәнечкеләребез ярдәмендә аларны кайгыдан коткарабыз, – дигәннәр.
Ә Керпе ачуыннан нишләргә дә белмичә :
– Юк, булмас, барыбер ышанмыйм мин сезгә, – дип, чәнечкеләрне өстеннән чистарта башлаган.
Шунда көтмәгәндә тавышка бер явыз Бүре йөгереп килеп чыккан.
– Хәзер Керпе мин сине ашыйм, бер кая да качып өлгермәссең – дигән.
Шулвакыт Әрекмән тигәнәге Керпенең колагына:
– Тиз генә сикер безгә , без сине Бүрегә бирмибез! – дип пышылдаган.
Башка чара калмагач, Керпе алар кушканча эшләгән, ди. Ә Бүре, куак эченә керергә куркып, үз юлы белән киткән, ди.
Керпе Әрекмәнгә рәхмәт әйткән. Ә тигәнәк-чәнечкеләр аны:
– Син ышанмаган идең, без шундый кечкенә кенә булсак та, сине нинди зур бәладән коткардык, – дип шелтәләгәннәр.
– Рәхмәт сезгә, мин бүтән начарлык эшләмәм! Гафу итегез мине! Мин сездән үземә үрнәк алдым, – дип башын игән Керпе.Шушы хәлдән соң Керпе тик яхшылыклар, файда гына эшләргә керешкән, ди имеш.
Айназ ӘХМӘТОВ,
Ярмәкәй районы Иске Турай төп гомуми белем бирү мәктәбенең V сыйныф укучысы.
Читайте нас: