Барлык яңалыклар
Тузганак
30 Май 2019, 16:20

ХӘЙЛӘКӘР ТЫЧКАН БАЛАСЫ

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бәләкәй тычкан баласы. Ни өчен берүзе яшәгән дисезме? Аларның оясы яныннан ерак түгел генә бер усал кара песи дә гомер иткән икән.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бәләкәй тычкан баласы. Ни өчен берүзе яшәгән дисезме? Аларның оясы яныннан ерак түгел генә бер усал кара песи дә гомер иткән икән.
Ул көн дә, иснәнә-иснәнә, шул тычкан оясы янына килеп, аларның чыкканын көтеп утыра икән. Тычканнарның әтиләре, ризык эзләргә дип, оядан чыгып барганда, усал песи аны эләктереп алган. Тычкан балалары әтиләрен озак көткәннәр, ләкин әти тычкан кайтмаган. Бала тычканнарның бик ашыйсылары килгән, елый башлаганнар. Әни тычкан, балаларын кызганып, ризык эзләргә үзе чыгарга булган. Усал песи әни тычканны да тотып ашаган. Шулай итеп, әниләре дә әйләнеп кайта алмаган. Ачыккан тычкан балалары, берәм-берәм ризык эзләргә дип чыгып югалганнар.
Берүзе калган тычкан баласы хәйлә корган, оясының авызын зурайткан да, песинең борынын тыкканын көтеп утырган. Тычкан баласы әнисенең кайчандыр: “Песиләр озын мыеклары белән ис сизәләр”, дип сөйләгәнен исенә төшергән. Менә песи, иснәнә-иснәнә килеп, борынын тишеккә тыгуы булган, тычкан аның мыегын өзгән дә алган. Шул көннән бу усал песи тычкан исен сизми башлаган. Ә тычкан баласы, курыкмыйча чыгып, үзенә ризык табып ашый башлаган.
Менә шулай итеп тычкан баласы әти-әнисе, туганнары өчен песидән үч алган.
Милена КАШАПОВА,
Бакалы районы Иске Куян мәктәбенең VI сыйныф укучысы.
Читайте нас: