Барлык яңалыклар
Тузганак
22 Май 2019, 15:59

ДИЛӘФРҮЗНЕҢ ИҖАТ ИЛЕ

Диләфрүз АХУНОВА 2005нче елның 9нчы августында Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында дөньяга килә. Әнисе Айгөл ханым сүзләренә караганда, теле ачылу белән үк әкиятләр иҗат итә башлый. Үсә төшкәч, тәүдә ике ел Бишбүләк авылының 2нче мәктәбендә белем ала, бүгенге көндә Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясенең VII “а” сыйныфы укучысы. Әдәби иҗатка өстәп, музыка мәктәбендә аккордеонда уйнарга өйрәнә. Йөзәргә ярата. Песиләре белән мәш килә. Үскәч, кем булырга теләве турында да ачык белә. Хыялы – Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс бүлеген тәмамлап, әнисе кебек үк татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Хәер, кызның бу өлкәдәге ният-максатлары ел саен диярлек үзгәреп тора. Моннан дүрт ел элек – ул янгын сүндерүче, 3 ел элек – ветеринар, ике ел элек разведчик булырга хыялланган булган.

Диләфрүз АХУНОВА белән мин “Җанлы сүз – 2016” республика балалар әдәби бәйгесенең “Әкият” остаханәсен үткәргәндә таныштым. Без бергәләшеп, берничә әкиятне бергә кушып, яңа әсәр иҗат иттек. Шунда мине Диләфрүзнең иҗади фантазиясе таң калдырды. Ул мәшһүр Шүрәлебезне безнең заманга күчереп, аны “айфон”лы да итте, банктан кредит та алдыртты, әкиятнең бөтенләй көтелмәгән чишелешен дә тапты. Кыскасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле белән Былтыр һәм Убырлы карчык әкият ахырында дуслашып, бер гаилә булып гомер итә башладылар.
Диләфрүз 2005нче елның 9нчы августында Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында дөньяга килә. Әнисе Айгөл ханым сүзләренә караганда, теле ачылу белән үк әкиятләр иҗат итә башлый. Үсә төшкәч, тәүдә ике ел Бишбүләк авылының 2нче мәктәбендә белем ала, бүгенге көндә Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясенең VII “а” сыйныфы укучысы. Әдәби иҗатка өстәп, музыка мәктәбендә аккордеонда уйнарга өйрәнә. Йөзәргә ярата. Песиләре белән мәш килә. Үскәч, кем булырга теләве турында да ачык белә. Хыялы – Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс бүлеген тәмамлап, әнисе кебек үк татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Хәер, кызның бу өлкәдәге ният-максатлары ел саен диярлек үзгәреп тора. Моннан дүрт ел элек – ул янгын сүндерүче, 3 ел элек – ветеринар, ике ел элек разведчик булырга хыялланган булган.
Кем генә булмасын, иң мөһиме – аның күңелендә әкият яши. Күренекле итальян язучысы Джанни Родари юкка гына: "Балаларның киләчәге булсын өчен әкиятне саклап калырга кирәк", – дип язып калдырмаган. Димәк, Диләфрүзнең киләчәге якты һәм кояшлы булачагына тулы ышаныч бар...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Яңгырстан турында әкият
Ерак диңгезләр, кара урманнар артында булган ди Яңгырстан дип аталган ил, анда Юешлек хакимлек иткән. Күлләвекләр бик күп булган. Бу ил кешеләре Кояшның барлыгын белмәгәннәр. Алар болытлы күкне генә күреп яшәгәннәр. Яңгырстан илендә яшәүчеләрне “кулчатырлылар” дип йөрткәннәр. Илнең дә тугра-гербы кулчатыр булган.
Яңгырчык, Тамчыкай, Болыт исемле балалар көннәр буе күлләвекләрдә уйнаганнар. Аларның әти-әниләре балаларга бу уенны рөхсәт итмәскә кирәклеген уйлап та карамаган. Иң кызыгы шул: бер бала да чирләмәгән! Юешмыек Койганяңгыров исемле балалар табибына бер эш тә булмаган. Ул моңа бик шат булган. Юеш мыегын борып кына, тәрәзәдән карап утырган. Кулчатырлыларга мондый тормыш бик ошаган.
Бервакыт күктә Кояш чыгып, Салават күпере күренгән. Ул җиде төсе белән күз явын алып торган! Яңгырстан кешеләре бу могҗизаны беренче тапкыр күргәннәр! Кояш нурлары аларны иркәләгән. Кулчатырлылар Кояштан китмәвен үтенә башлаганнар. Нур патшабикәсе иртән кире киләм, дип сүз биргән. Ил хакиме Юешлек белән Кояш килешүгә кул куйган. Алар яңгырлы һәм кояшлы көннәрне чиратлап үткәрергә булганнар, аларны үзара бүлешкәннәр. Кулчатырлылар кайчакта плащларын өйдә дә калдыра башлаганнар. Озакламый бу илдә яңа исемнәр дә пәйда була башлаган. Балаларга Кояшкай, Нур, Аяз дип кушканнар. Яңгырстан халкы әле дә бик бәхетле яши икән, ди.
Матур чәчәк һәм чүл җиле
“Борын-борын заманда куе урманда яшәгән ди, үскән ди, бер матур чәчәк. Урманның йөзек кашы булган икән чәчкәбез! Кошлар оркестры аңа моңлы җырлар сайраган. Аны барлык үләннәр дә бик яраткан. Агачлар җилдән саклаган. Куяннар, керпеләр, тиеннәр һәрчак хәлен белеп торганнар. Шушы матурлык эчендә аерым бер гүзәл булган чәчәк.
Бервакыт усал җил аны өзеп, еракка очыртып алып киткән. Ерак чүлдә җилнең дусы яшәгән икән. Матур чәчәкне шуңа бүләк итәргә уйлаган, ди. Чәчәк чит җирдә бик елаган. Чүл җиленә туган җирен сагынуы хакында әйткән. Урман һәм дуслары турында сөйләгән. Шиңгән матур чәчәк…Туган җирдән аерылгач, күңелсез шул. Кайбер кешеләр дә чәчәкләрне өзеп ташлыйлар.Табигатьне үпкәләтәләр. Алай ярамый. Безгә матурлыкны сакларга кирәк.Туган җиребезне, чәчәкләрне яратыйк, дуслар! Аларны рәнҗетмик!”
Әкиятне укытучыма күрсәттем. Укытучыбыз әкият яхшылыкның җиңүе белән тәмамланырга тиеш, диде. Шулай булсын дип уйлап, болай итеп төзәттем:
“…Чүл җиле чәчәкне бик җәлләгән һәм Туган иленә очыртып кына кайтарып куйган. Үзе дә бу матурлыктан аерылмаган. Чәчәк янында калган. Бик дус булып озын-озак яшәгәннәр алар урманда.”Әнием әкиятне укып чыкты да: “Чүл җиленең дә үз Туган иле үзенә якын, аның да кайтасы бик килер инде”, – диде.…Һәм мин: “Чүл җиле чәчәк янында кунак булган, аннары кайтып киткән”, – дип өстәдем.Картәтием укып чыкты да: “Бу бик матур әкият, кызым”, – диде.Ә Сез нәрсә әйтерсез?
Җәйге иртә
Җәй иртәләре белән матур. Безне кәккүк моңы уята, аңа кошлар кушылып сайрый. Җәй авылда үткән каникуллар белән матур. Анда шундый күңелле! Бергәләп печән әзерләү, хуш исле җиләк җыю, матур чәчәкләргә соклану – минем хәтеремдә ел да уелып кала. Казанда пешкән ашның тәме онытырлыкмыни? Учак тирәсенә җыелышып, җиләк яфрагы белән хуш исле үләннәр салынган чәй эчеп утырулар да күңелле истәлек. Ә аннан соң яңа чабылган печән өстендә ак болытларга, очкан самолетларга карап яту – үзе бер могҗиза. Минем өчен җәй – иң матур мизгел.
Мин татарча сөйләшәмМин татарча сөйләшәм, “Әнием!” – дип эндәшәм.“Сәлам!” – диям дустыма, –Туган телне онытма!”Туган телем, туган телем, Син бит нурлы кояшым,Киләчәктә якты булыр,Синең белән тормышым.Мин татарча сөйләшәм, “Әтием!” – дип эндәшәм.Кайда гына йөрсәм дә мин,Телем булыр янәшә.Туган телемдә сөйләшепЯшим шатлык илендә.Телим якты көннәр генәБезнең милләт гөленә!
НәнәемНәнәемнең гөлләреЕл буе чәчәк ата.Бүлмәләрне нурга күмә,Хуш исләрен тарата.Аллы-гөлле шул чәчәкләр Күтәрәләр күңелне.Гөлчәчәкле дөньялардаЯшәү – бәхет түгелме?Яллар җиткәч, нәнәемнеКайтып җитәм сагынып.Оясын тапкан кошчыктай,Йөрим канат кагынып.
Читайте нас: