Барлык яңалыклар
Тузганак
20 Май 2019, 12:24

ҮЗЕ БИИ, ҮЗЕ ҖЫРЛЫЙ, ҮЗЕ ТӘРҖЕМӘ ИТӘ!

Алия Раяновага әле 13 кенә яшь. Ул Иглин районы Акбирде урта мәктәбендә VIII сыйныфта укый. Гел “бишле” билгеләренә генә өлгәшә. Өстәвенә, әти-әнисе белән Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбенә йөреп, туган тел серләренә, актерлык осталыгына, хореография нигезләренә өйрәнә. Кыз рәсем төшерергә, әнисе белән чигүле милли киемнәр тегәргә, шуларны киеп фотога төшәргә ярата. Күптән түгел Алияның тагын бер сәләте ачылды. Ул рус шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә башлады. Агния Бартоның “Помощница” шигырен татарчалаштырып, иптәшләрен таң калдырды. Без аның тәрҗемәсен кечкенә дусларыбызга да тәкъдим итеп карарга булдык.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Агния БАРТОЯРДӘМЧЕӘминәбез эш ярата,Әминәнең күп эше.Иртәннән кәнфит суырды,Авыртып бетте теше.
Чәй дә эчте, аш ашады –Эше күп инде, харап!Ял итте дә әбисенәКунакка кайтты барып.
Арыды, калмады аныңҖеп өзәрлек хәле дә.Әйтте әнисенә кичен:– Ял бирегез тәнемә!
Эштән башым чыкмады бит,Чишендерегез мине! Иртәгә сезгә булышам,Сызганып ике җиңне!
(Алия РАЯНОВА тәрҗемәсе)
Читайте нас: