Барлык яңалыклар
Тузганак
16 Май 2019, 16:17

Югалган мулард

Мин сикереп тордым да буага чаптым. Анда барысы да элеккечә. Әнә безнең бөтенесе дә бер төсле ап-ак, башларына кара кәпәч киеп алган үрдәкләребез рәхәтләнеп суга чумып, йөзәләр... Тик... Бер үрдәк юк түгелме?! Мин кат-кат санап карадым, егерме булырга тиеш, җитми шул, юк бер үрдәк! Яр буйлап әрле-бирле чаптым, ләкин үрдәк табылмады. Калган ярты көнне мин, үз-үземне тиргәп, яр буенда утырдым. Өйгә кайтасы да, әни пешереп киткән тәмле коймак белән чәй эчәсем дә килмәде. Әнинең күзенә ничек күренергә хәзер?!

Әни мине сыер көтүен кугач ук, иртә белән уятты да, үрдәкләрне буага куарга кушып, үзе эшкә китте. Каникул вакытында да рәхәтләнеп йокларга
ирек бирмиләр дип, сөйләнә-сөйләнә, мин үрдәкләр ябылган сарайга таба атладым. Кичә ярты төн җиткәнче интернетта утыруның “файда”сы шул инде. Йокылы күзләремне уа-уа, сарайны ачып, үрдәкләрне чыгардым да аякларымны чак сөйрәп буага киттем. Сиңа кирәктә, аның кошлары да кызу бармый әле. Үз җайлары белән генә ашыкмый тәпиләгән бу пошмас җаннарга карап, җен ачуларым чыкты. Быел без үрдәкләрнең “мулард” токымлысын үстереп карарга уйладык. Туганнарыбыз бик мактаган иде: тиз үсә, үзләре бик тыныч, тавышлы да түгел, янәсе.
Иртә булуга карамастан, су буе гөрләп тора: кемдер көймәдә балык тота, малайлар тау итәгендә бозау саклый, каз-үрдәкләр каңгылдашып суда йөзә. Ә минем башта бер генә уй: тизрәк кайтып йомшак мендәргә аву. Әти – Себердә, өйдә беркем юк, тып-тыныч. Көн буе үрдәк саклап утырмам бит инде, әни кичкә генә эштән кайта.
Йоклаганда куркыныч төш күрдем: имеш, яр буена чыккан үрдәкләремне хуҗасыз йөргән ташландык этләр ашаган! Мин сикереп тордым да буага чаптым. Анда барысы да элеккечә. Әнә безнең бөтенесе дә бер төсле ап-ак, башларына кара кәпәч киеп алган үрдәкләребез рәхәтләнеп суга чумып, йөзәләр... Тик... Бер үрдәк юк түгелме?! Мин кат-кат санап карадым, егерме булырга тиеш, җитми шул, юк бер үрдәк! Яр буйлап әрле-бирле чаптым, ләкин үрдәк табылмады.
Калган ярты көнне мин, үз-үземне тиргәп, яр буенда утырдым. Өйгә кайтасы да, әни пешереп киткән тәмле коймак белән чәй эчәсем дә килмәде. Әнинең күзенә ничек күренергә хәзер?! Яңа чыккан бер бәбкәсен өч йөз сумга сатып алып, ике ай буе берсен дә үтермичә кадерләп караганнан соң, миңа ышанып калдырган иде бит бөтен дөньясын. Их, шул йокыга баш булмау!
Кичкә таба үрдәкләрем үзләре судан чыгып, сукмак буйлап тәртип белән тезелешеп кайттылар. Аларны кертергә дип, сарайның ишеген ачкан идем... аннан югалган үрдәк шым гына килеп чыкты. Гади үрдәк булса, туганнарын күрү шатлыгыннан, бөтен урамны тутырып бакылдар иде... Ә бу? Хәтта авызын ачканы да сизелми! Чыннан да, тавышсыз икән шул “мулард” лар...
Илдан Мөссәләмов,
Илеш районы
Карабаш урта мәктәбенең
8 нче класс укучысы.
Фото: https://ru.wikipedia.org/wiki/
Читайте нас: