Барлык яңалыклар
Тузганак
25 апрель 2019, 10:53

КИРЕБЕТКӘН ӘКИЯТ

Борын-борын заманда урманда Бүре яшәгән. Ул бик яхшы, изге күңелле булган. Табигатьне яраткан, сыерчыкларга оялар корган, бакчасында чәчәкләр үстергән. Шушы ук урманда Куян да яшәгән. Ул бик явыз булган. Үзенең иптәшләре – шундый ук явыз Тиен, Керпеләр белән шайка төзеп, җәнлекләрне җәберләгән, талаган, балаларның уенчыкларын тартып алган.

Борын-борын заманда урманда Бүре яшәгән. Ул бик яхшы, изге күңелле булган. Табигатьне яраткан, сыерчыкларга оялар корган, бакчасында чәчәкләр үстергән. Шушы ук урманда Куян да яшәгән. Ул бик явыз булган. Үзенең иптәшләре – шундый ук явыз Тиен, Керпеләр белән шайка төзеп, җәнлекләрне җәберләгән, талаган, балаларның уенчыкларын тартып алган.Кыш җитә башлагач, Бүре урманда үзенә йорт төзегән. Матур итеп бизәгән, тәрәзләрен уйган, чәчәкле пәрдәләр элгән. Ә Куян бернәрсә дә төземәгән, уйнап-шаярып тик йөргән. Көннәр суыткач, Куян да өши башлаган. Җылы эзләп, Бүре янына килгән. Бүре изге күңелле бит инде – керткән. Ә Куян, рәхмәт әйтәсе урынга, үзенең әшнәләре – урман бандитлары Керпе, Тиеннәрне чакырып китергән. Алар бергәләшеп кыйнап-бәргәләп Бүрене йортыннан куып чыгарганнар.Кемгә генә бармаган ярдәм сорап бичара Бүре ярдәм сорап – Аюга да, Төлкегә дә, Әтәчкә дә – берсеннән дә файда булмаган. Чөнки Куян бик явыз булган, өстәвенә, каратэ алымнарын да белгән, ди. Бүре өшегән, туңган. Аптырагач, шәһәргә, кешеләр янына киткән. Беренче очраган аптекага кереп, “Озверин” дип аталган дару сатып алган. Аны таблеткалап тормыйча, савыты белән ашап куйган, ди. И кергән көч бүрегә, и кергән! Җир җимертерлек көч кергән, ди!Ул урманга йөгереп кайтып кергән дә, өеннән Куян, Керпе, Тиеннәрне көтүе белән куып чыгарган. Җитмәсә, бик шәп итеп кирәкләрен дә биргән, ди. Куянның хәтта ярты койрыгын өзеп калган. Шуннан үз өендә яши башлаган, ди. Ләкин әллә даруны пачкасы белән йотканга, әллә явыз Куян тукланган савыттан ашагангамы, ул мәңгегә явыз булып калган. Шуңа аны урманда яратмый башлаганнар, ди. Тик моңа бит ул гаепле түгел, Куян гаепле! Ә Куян, Бүре кирәген биргәннән соң, нык юашланган, бар нәрсәдән куркып яши, ди.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: