Барлык яңалыклар
Тузганак
4 апрель 2019, 20:06

САБЫЙЛАРГА УКЫГЫЗ! Виниса ФӘТТАХОВА

Кошлар нигә китә икәнОяларын калдырып?

Бүләк көчек
Туган көнемә әтием
Бүләк итте ак көчек.
Өстәлгә бастырган идем,
Егылып төште, очып.
Менә чыелдый, туктамый.
Мин елыйм, аны жәлләп.
Кәнфит бирәм, ипи, алма
Кара, дим, шуны тәмләп.
Юк, ашамый, карамый да.
Үзе битемне ялый.
Әти әйтә, ул бит нәни,
Аңа сөт кенә ярый.
"Шарик" диеп исем куштым,
Арттан калмый йөгерә.
Менә, ичмасам, шәп бүләк
Бөтен җирдә без бергә.
Оягыз сезне көтә
Кошлар нигә китә икән
Ояларын калдырып?
Бик тә озын юл кичәләр,
Канатларын талдырып.
Китәләр гүзәл кошларым,
Куркып каты суыктан.
Йөзеп, уйнап кинәнергә,
Кышын сулар юклыктан.
Кайтыгыз, гүзәл кошларым,
Оягыз сезне көтә.
Язын кояш та җылырак
Карлар да әкрен бетә.
Бибиләр
Ишек алдым яшел чирәм.
Үлән өзә бибиләр.
Уч тутырып ярма сибәм
Шуны чүпли чебиләр.
Яшел үләннәр өстендә
Гүя сары чәчәкләр.
Матур сары тузганактай
Күренәләр бәбкәләр.
Күрше бабай бәбкәләрен
Иртәннән кичкә саклый.
Яңгыр килсә, җыеп ала,
Шундук өсләрен каплый.
Тил(е)гәннәр тирәлиләр,
Эләктереп очарга.
Төлкеләр дә килеп тора,
Эләктереп качарга.
Күрше бабай әзер тора
Бик шәп аның колгасы.
Шундый җитез, шундый уңган
Бәбкәләрнең бабасы.
Яңгырлар явып торсын
Кояш та өтә, кыздыра.
Бигерәк бөркү һавасы.
Колак та кычытып тора.
Бардыр яңгыр явасы.
Ярты сәгать тә үтмәде
Китте шарт-шорт, ялт та йолт.
Бөтен күк йөзен каплады
Һавада кара болыт.
Ярый әле печәннәрне
Җыеп алганнар иде.
Рәт-рәт итеп чүмәләгә
Җайлап салганнар иде.
Инде башлады яварга
Китереп тома яңгыр.
Гөрләвекләр булып акты
Тиздән су булды ындыр.
Тиз килде, тиз үтеп китте,
Кара болыт, агылып.
Чылатып, зыян китереп,
Чүмәләгә кагылып.
Яңгырлар ул явып торсын
Үсәр яшел үләннәр.
Җәелеп ятсын яланнарда
Үлән дигән келәмнәр.
Икесе бер төстә
Күк белән җир аерылмый.
Ник икесе бер төстә?
Җирдә ак кар җәймә булса,
Тоташ ак болыт өстә.
Агачлар да ап-ак бәстә.
Өй түбәсе япма кар.
Танымас идек йортларны,
Ярый мич торбасы бар.
Менә нигә икән куян
Алыштыра үз төсен.
Аучы танымаска кышын,
Җуя куян күк төсен.
Читайте нас: