Борын заманда түгел, бүгенге көннәрдә, бер өйдә Айдар исемле малай яшәгән ди. Ул тәртипсез булган: китапларын, дәфтәрләрен, уенчыкларын һичкайчан җыештырмаган. Шулай бер көнне, бүлмәсенә керсә, анда бернәрсә дә калмаган, барысы да юк булган. Айдар әнисеннән сорый икән:
– Әни, син минем уенчыкларымны кая куйдың?
– Син, улым, әйберләреңне җыймадың, уенчыкларыңны үз урынына куймадың, шуңа күрә алар синнән чыгып качкан.
Айдар башта шатланган. Китап-дәфтәрләре булмагач, өй эшләрен үтәргә мөмкинлек юк, укырга да кирәкми – рәхәтләнеп тырай тип! Тик берничә көннән Айдарга уенчыкларсыз, китапсыз күңелсез була башлаган.
Йокларга ятар алдыннан Айдар ялвара икән:
– Уенчыкларым, китап-дәфтәрләрем, мин сезне урыныгызга куярмын, саклап-кадерләп кенә йөртермен, кире кайтыгызчы! Шул сүзләр белән малай йоклап киткән. Ә иртән торса ни күзе белән күрсен: аның әйберләре кире хуҗасына кайткан ди. Айдар моңа нык шатланган, гомерлек сабак алган һәм шул көннән башлап, бар әйберләрен дә җыеп йөртә ди. Китап-дәфтәрләр дә, уенчыклар да хәзер үз урынында икән.