Барлык яңалыклар
Тузганак
18 март 2019, 12:12

ШҮРӘЛЕ КРЕДИТ АЛА

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, Шүрәле машина сатып алырга уйлаган. Урман буйлап җәяү йөреп туйган ул. Аннары, күптән күзе төшеп йөргән Убырлы Карчык каршыннан затлы “Мерседес”та җилдереп кенә үтеп китәргә уйлаган. Күрсен, янәсе, абзагызның кем икәнлеген! Уйлавын-уйлаган, ә акчасы юк икән. Шүрәле кредит алыр өчен шәһәргә төшеп киткән. Ул килеп кергән шәһәр Уфа дип аталган.Бара бу урам буйлап, бара, тирә-як пычрак, үзе кар баскан, үзе бозлавык. Берничә урында таеп егылып, чак аягын сындырмаган. Караса, каршында банк тора икән моның. Ишек башына “Уралсиб” дип язылган. Килеп кергән Шүрәле ишектән. Кеше дә күп кенә җыелган, ди. Банк хезмәткәре аңа автоматтан чират кәгазе алып биргән.

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, Шүрәле машина сатып алырга уйлаган. Урман буйлап җәяү йөреп туйган ул. Аннары, күптән күзе төшеп йөргән Убырлы Карчык каршыннан затлы “Мерседес”та җилдереп кенә үтеп китәргә уйлаган. Күрсен, янәсе, абзагызның кем икәнлеген! Уйлавын-уйлаган, ә акчасы юк икән. Шүрәле кредит алыр өчен шәһәргә төшеп киткән. Ул килеп кергән шәһәр Уфа дип аталган.
Бара бу урам буйлап, бара, тирә-як пычрак, үзе кар баскан, үзе бозлавык. Берничә урында таеп егылып, чак аягын сындырмаган. Караса, каршында банк тора икән моның. Ишек башына “Уралсиб” дип язылган. Килеп кергән Шүрәле ишектән. Кеше дә күп кенә җыелган, ди. Банк хезмәткәре аңа автоматтан чират кәгазе алып биргән.
Менә Шүрәленең чираты да килеп җиткән. Ул махсус кабинкага кергән дә:– Кредит бирегез миңа, – дигән.– Ә синең документың бармы соң? – дигәннәр банкта.– Юк, урманда паспорт бирмиләр. Менә мөгезем бар, шуңардан мине барысы да таный, – дип җаваплаган Шүрәле.
– Ә кайда, кем булып эшлисең? Хезмәт хакың күпме? – Кем булып, дип... Шүрәле булып инде! Хезмәт хакым сдельный, күпме кешене кытыклыйм – барысы да минеке! – дип гаҗәпләнгән Шүрәле. – Юк, алай булмый. Төгәл эш урының, акчалата хезмәт хакы алуың кирәк. Кредит бирмибез! – дигәннәр банкта.
Шүрәле ничек кенә сорамасын, аны тыңламаганнар. Ул, елый-елый, урманга кайтып китәргә мәҗбүр булган, ди. Юлда автосалонга кереп, үзе хыялланган “Мерседес”ка соңгы тапкыр карап чыккан, ди. Шуннан соң ул бүтән шәһәргә аяк та басмаска сүз биргән, ди.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: