Барлык яңалыклар
Тузганак
7 февраль 2019, 16:34

БАЛАЛАР АВЫЗЫННАН

Булат Колобок сурәте төшереп утыра икән. Картәнисе рәсемгә карап: – Бигрәк зур булган икән бу, – дип баш чайкап куя.– Кәнишне, зур, картәни, ул бит сиңа охшаган, – ди малай, таза гәүдәле картәнисенә күз ташлап.

Булат исемле малайның картәтисе берчак дүрт көн буена көтү көтә. Иртүк чыгып китә дә, кичен соң гына кайта. Картәтисен югалткан бәләкәй Булат бишенче көнне:
– Картәти, син кайда йөрдең? – дип сорый.
– Көтү көттем.
– Син көттең-көттең дә, ул барыбер килмәдемени? – ди аптыраган малай.
* * *
Булатның картәтисе ниндидер документ тутырып тутырып утыра икән. Эше беткәч:
– Эләктереп куярга скрепка бир әле, – дип картәнисенә эндәшә.
– Ә миңа гитара кирәк, – дип өсти моны ишетеп калган Булат.
* * *
Бер йортта өмә бара икән. Хуҗабикә өмәчеләрен ашатып чыгарган да, өйдәгеләрне табынга чакырган. Кайнанасы бушап калган өстәлгә күз йөгертеп:
– Ялап куйганнар болар, – дип баш чайкаган.
Моны ишетеп калган өч яшьлек оныгы:
– Абыйлар ялаганны ашамы-ы-ы-йм! – дип, үкереп еларга тотынган.
* * *
Алсу исемле кызның картәнисе йоклар алдыннан теш протезын авызыннан алып, өстәлгә куйган.
Моны күреп калган өч яшьлек кыз, коты очып:
– Нәнәй, тешләреңне тартып чыгарганда авыртмадымы?! – дип кычкырып җибәргән.
* * *
Уку елы башы. Бишенче сыйныфта укучы Гүзәлия һич кенә дә дәрестә тик утыра белми. Укытучы:
– Кайчан колеяга керәсең инде? – дип сорарга мәҗбүр була.
Кыз:
– Уф, апа, андый дәрес тә бармыни әле?! – дип, бөтен бүлмәне яңгыратып, кычкырып җибәрә.
* * *
Бәләкәй Азатны балалар бакчасына йөртә башладылар. Тик аның бер дә монда киләсе килми. Калдырып китсәләр, үзен кайтарып куюларын сорап, тәрбиячеләрне йөдәтеп бетә. Алары, белмәмешкә салышып:
– Без сезнең өегезне дә белмибез, кем улы соң син? – дигән булалар. Әнисенең исемен белмәгән Азат башта аптырашта кала. Аннары, әмәлен табып:
– Без аны әни дип йөртәбез инде, – дип әйтеп куя.
* * *
Әнисе Фәнисәгә бик матур спорт костюмы сатып ала. Шуны киеп уйнарга чыгып киткән кызчык, бераздан өс-башын пычратып кайтып керә. Әнисе:
– Нигә егылырлык булып йөгердең? – дип ачулана башлагач, Фәнисә:
– Егылганда йөгерүдән туктаган идем инде, – дип аклана икән.
* * *
Булат Колобок сурәте төшереп утыра икән. Картәнисе рәсемгә карап:
– Бигрәк зур булган икән бу, – дип баш чайкап куя.
– Кәнишне, зур, картәни, ул бит сиңа охшаган, – ди малай, таза гәүдәле картәнисенә күз ташлап.
* * *
Азат өй эшен эшләми, әнисе кушкач карыша.
– Үскәч, үз балаларың булыр, алар да синең кебек тыңламаса, нишләрсең? – ди икән әнисе.
– Ә мин бит ул чакта әти кеше булам, – дип җаваплаган малай. Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА язып алды. Миякә районы, Шатмантамак авылы.
Читайте нас: