Барлык яңалыклар
Тузганак
6 февраль 2019, 17:41

РОБЕРТ АБЫЙ МИҢНУЛЛИНГА АЧЫК ХАТ

Безнең өйдә Роберт абый Миңнуллинның китаплары бик күп: “Татарларым”, “Монда без дә бар әле”, “Айның татлы яктысы” һ.б. Чөнки әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, иҗатыгызга гашыйк. Ул китаплар инде чуарланып, күп укудан теткәләнеп беткәннәр, чөнки нинди генә шигырь кирәк булса да, әнием шуларны актара башлый.

Саумысыз, хөрмәтле Роберт абый!
Бүгенге татар поэзиясендә Сез, шагыйрь буларак, иң күренекле урыннарның берсен алып торасыз. Шигъриятегездәге туган җиргә, Әнкәйләргә, халыкка булган мәхәббәт сезгә сүнмәс-сүрелмәс илһам биреп, иҗатыгызны тулыландырып тора, ахрысы. Чынлап та, күпчелек шигырләрегез туган авылыгыз – Шәммәткә, Илеш якларына, Башкортстанга багышланган. Сез бүген Казанда яшәсәгез дә, туган җирегезне бер мизгелгә дә исегездән чыгармыйсыздыр кебек тоела миңа. Татарстан киңлекләренең йөзләрчә чакрымнары аша узып, күз карашыгызны һәрвакыт туган ягыгызга төбисез:
Яланаяк кичәм Сөнне –
Көтәләрдер Илештә.
Тик мин инде Туган җирдә
Актанышта килеш тә.
Сезнең күңелегездә Башкортстан һәм Татарстан дигән ике кардәш республика аерылгысыз берлектә яши. Чынлап та, гәзит-журнал битләреннән “Роберт Миңнулин Уфада, Илештә, Миңештедә, Яңавылда булган” дигән хәбәрләрне еш укырга туры килә. Шигырьләрегез арасында Мостай Кәримгә, Динис Бүләковка, Рәшит Назаровка, Наҗар Нәҗмигә, Әнгам Атнабаевка, Рәми Гариповка һәм Башкортстандагы башка каләмдәш дусларыгызга багышлап язылганнары күп.
Тагын нәрсәгә игътибар иттем: Сезнең раславыгызча, туган як, туган җир төшенчәләре Әниләрдән – кешегә гомер, тел бүләк итүчеләрдән аерылгысыз.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек, –
дигән гади генә булып тоелган шигырь юлларыгызда никадәр тирән мәгънә ята! Туган җир һәм Ана, чынлап та, бербөтен ул! Шуңа күрә, Аналарның Сезне кайнар тойгылар белән матур шигырьләр иҗат итүгә рухландыруы һич гаҗәп түгел. Чөнки, язуыгызча, “бөтен яхшылыклар да, игелекләр дә ана сөтеннән”. Күпсанлы әсәрләрегездә аналарны данлавыгыз Әниегезгә карата чиксез ихтирамыгыз белән аңлатыла. Чөнки, Гөлҗәүһәр апа яшьли тол калып, биш сабыйны берүзе үстерә. Биш баласына да белем ишекләрен ача, олы дөньяга чыгара. Аларның барысы да йә шагыйрь, йә галим, йә укытучы булып китә.
Шигырьләрегездән күренүенчә, Сез үзегезне гомер буена Әнкәегезгә бурычлы итеп саныйсыз, чал чәчле Ана алдында башыгызны иясез. Чынлап та, туган илнең, туган җирнең матурлыгын, кешеләрнең батырлыгын күрергә, тормышны танып белергә өйрәткән, туган телне бүләк иткән Әнкәйгә карата нинди генә яхшылык эшләсәң дә аз кебек тоела. Сезнең Әнкәйләргә багышлап язылган шигырьләрегез күп. Аларда үз әниегез образы аша татар халкының гади дә, бөек тә, горур да хатын-кызы гәүдәләнеш таба.
Роберт абый, шулай да, иң беренче чиратта, Сез – балалар шагыйре! “Акбай цирк карый”, “Энекәш кирәк миңа”, “Безнең авыл зоопаркы”, “Күчтәнәч” кебек китапларыгыз белән мин яхшы таныш. Аларны укыгач, шундый фикергә килдем: Сез безнең кебек уйлыйсыз һәм сөйлисез! Димәк, Сез – безнең шагыйрь! Башкортстаннан булгач, икеләтә безнең шагыйрь!
Мин сәнгатьле итеп шигырь укырга яратам. Нәкъ Сезнең шигырьләрне яттан укырга яратам! Чөнки алар шулкадәр гади, хисле, тиз истә кала һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Сез Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы дипломга лаек булсагыз, мин, шигырьләрегезне сөйләп, күп кенә конкурсларда җиңүче булдым!
Безнең өйдә Роберт абый Миңнуллинның китаплары бик күп: “Татарларым”, “Монда без дә бар әле”, “Айның татлы яктысы” һ.б. Чөнки әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, иҗатыгызга гашыйк. Ул китаплар инде чуарланып, күп укудан теткәләнеп беткәннәр, чөнки нинди генә шигырь кирәк булса да, әнием шуларны актара башлый.
Матур-матур шигырьләрегезне укыйм да аптырап калам: ничек барысына да өлгерәсез соң? Шигырьләр дә иҗат итәсез, Татарстанның ”Яңа гасыр” телевизион каналында да чыгыш ясыйсыз, очрашуларга да йөрисез, өстәвенә, әти, картәти дә бит әле Сез…
Роберт абый! Сез – бик талантлы шәхес! Мин шундый кешенең Башкортстан җирендә тууы белән горурланам. Сезнең кебек үз илен, телен, халкын яратучылар булганда, безнең татар халкы яшәр һәм теле дә юкка чыкмас дигән өметтә калам мин! Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп:
Дарина ЕРГИЗОВА,
Бүздәк районы Әмир төп белем бирү мәктәбенең VI сыйныф укучысы
Читайте нас: