Барлык яңалыклар
Тузганак
30 гыйнвар 2019, 18:18

Телефон

Телефон дигән әйберне кем генә уйлап чыгарган да, кем генә аны сатыр өчен кибет киштәләренә куйган икән? Сатып алганчы, күпме хыялланып йөрисең, соңыннан бүтән балаларның кулларында тагын да затлыракларын күреп, күпме ачынасың. Менә мин “дүртле”-“бишле”ләргә генә укысам да, әниләрем былтыр җәй генә аны алып бирделәр. Ә “икеле” капчыгы Данис инде өченче телефонның башына җитте. Телефонны сатып алганчы гына кайгырасың, кулыңа килеп эләккәч, кыенлыгы рәхәтлегеннән күбрәк була икән. Ул телефон аркасында ниләр генә күрмәдем дә, ничек кенә тиргәлмәдем. Нәнәем әйтмешли, моны бер Аллаһ кына белә,

Хикәя
Телефон дигән әйберне кем генә уйлап чыгарган да, кем генә аны сатыр өчен кибет киштәләренә куйган икән? Сатып алганчы, күпме хыялланып йөрисең, соңыннан бүтән балаларның кулларында тагын да затлыракларын күреп, күпме ачынасың. Менә мин “дүртле”-“бишле”ләргә генә укысам да, әниләрем былтыр җәй генә аны алып бирделәр. Ә “икеле” капчыгы Данис инде өченче телефонның башына җитте. Телефонны сатып алганчы гына кайгырасың, кулыңа килеп эләккәч, кыенлыгы рәхәтлегеннән күбрәк була икән. Ул телефон аркасында ниләр генә күрмәдем дә, ничек кенә тиргәлмәдем. Нәнәем әйтмешли, моны бер Аллаһ кына белә,
Беркөнне көзге яңгырлы пычрак көнне утырам рәхәтләнеп телефонда уен уйнап. “Күзеңне сукырайтып бетерәсең инде, бәләкәй генә көеңә”, – дип тиргәргә өйдә әни дә юк. Шулчак берәү шылтыратып:
– Артур, Артур! – дип кычкыра. – Кил тизрәк Казнаташ елгасы янына урманга! Малларыгыз кирәкмимени!? Монда бер көтү мал җыелган, сезнең сыерыгыз да урманга кереп качарга җыена.
Бу бит түбәнге очта яшәүче Рудик, мал эзләп йөридер, күрәсең. Каян безнең сыерны таныган икән? Киенеп урманга киттем, коеп яңгыр ява, ул чакырган урынга барып җиткәнче лычма су булдым. Кичә көтүдән кайтмый калган бер көтү мал урманга кереп бара. Рудик йөгергән була. Мин сызгыра-сызгыра аның артыннан чаптым. Маллар урманга кереп бетеп баралар, барысы да кызыл төстәләр. Тик безнең сыер кара төстә бит. Рудикка кычкырдым:
– Кая безнең сыер?
Рудик:
– Мин бит Исмәгыйлев Артурларның сыерын әйттем. Әнисе өч көн кайтмады, дип зарлана иде бит.
Ә минем фамилиям Бәйрәмгулов бит, ачуым килеп кайтып киттем. Кайтып җиткәнче, яңгыр эч-бавырларыма үтте. Инде уенның ничәнче баскычына күтәрелер идем, шушы Рудик шылтыратмаган булса. Артурлар әллә ничә булгач, телефон хәтеренә фамилия белән генә язып куеп булмый микән ни? Әнә күрше Марс абый авылда биш Дамир яшәгәч, берсен Кабан, берсен Драж, берсен Ябалак, берсен Гуталин дип кушаматлары белән язып куйган.
Шул телефон аркасында классташым Зилә белән гомерлек дошманга әверелдек. Элек математикадан гел күчертә иде. Хәзер миңа борылмый да, күзенең агы белән генә карый. Хәер, үпкәләмәслекмени? Каникулга ике туган сеңелләрем килгәч, телефонымны ялгыш өстәлдә калдырганмын. Мин тышта мал карап кергәнче, Гөлназ исемле сеңлекәшем Зиләгә СМС язып җибәргән: “Син – хыялый, сантый. Мин сине яратмыйм, бөтен класс белән синнән көләбез. Ха-ха-ха”, – дип. Зиләгә кырык тапкыр кабатладым, мин язмадым дип. Ышанмый инде, ничек ышансын? СМС бит минем номердан килгән. Ә Гөлназны тиргәүдән ни файда? Эш үткән бит, үкенүдән файда юк. Зилә белән дуслык та бетте, математикадан “бишле”ләр дә юкка чыкты.
Ә телефонның үзеннән һич аерылып булмый. Тик шунысы начар: мәктәптә начар билге алсам, телефоннан аера башладылар. Ачу килә. Әнә “икеле”гә укыган Даниска ноутбук алганнар, Интернеттан уеннар уйный, ә мин шул телефон аркасында күрмәгәннәрне күреп, ишетмәгәннәрне ишетеп бетәм. Әни әйтә:
– Элек телефон да юк иде, яшәдек бит, – ди. Ә үзе беркөнне Уфала укып йөргән апама шалтыратты, тегесе телефонны алмый да алмый. – Телефонын урлаганнар инде, – дип хафаланды әнием.– Берәр кайда адашып йөридер, телевизордан ни генә күрсәтмиләр бит, исән түгелдер. Исән булса, трубканы алыр иде, – дип, нәнәй еларга ук кереште.– Юкны сөйләмәгез, зарядкасы утыргандыр, – дип тынычландырырга тотынды әти.– Ничек зарядкасы бетсен, гудок бара бит, – дип елый башлады әни. Инде тиргәшеп китәләр дип торганда, апам үзе шылтыратты:– Дәрестә идем ич, телефонны тавышсыз режимга күчергән идем, – ди. Әллә ничә мәртәбә шулай булды: телефонын әле бүлмәдә калдырып чыгып китә, әле куртка кесәсендә онытып калдыра. Монда әти белән әнинең ут йотып торуын белми бит ул? Аның аркасында миңа тагын “өлеш” эләгә. Эх, бу телефонны кем уйлап чыгарган да, кем генә сатуга куйган?Беркөнне телефонымны югалттым. Урладылар бугай. Әти белән әни пошаманга төште. Әни:– Шулай инде, үзең эшләп алмагач, әйбернең кадере буламыни, – дип тиргәргә тотынды.Әти:– Мәктәптә телефон нигә кирәк? Өй эшләрегезне дә шуннан карап эшлисез бит, башыгызда бер нәрсә дә калмады инде. Ничек имтихан бирергә җыенасыздыр? – дип теңкәгә тиде.Нәнәй дә кысылмыйча түзә алмады:– Телефон чаклы телефоныңны югалтып йөрисең. Башыңны да югалтырсың, болай барса. Телефонлы булуыңа әле ярты ел да үтмәде. Әндри казнасы бар дип уйлыйсыңмыни соң ай саен телефон яңартырга! Үзем дә елардай булдым. Телефонсыз бигрәк кыен, кул өйрәнеп беткән, әйләнәм дә тулганам, нидер җитмәгән кебек. Әти усал безнең. – Милициягә язып бирәбез. Кемнәр шылтыраткан икән ул номердан һәм кемгә шылтыраткан – барысын да белеп була, – дип, катгый бер карарга килеп, район үзәгенә китте. Ниндидер язулар алып кайтты. Шулай итеп, телефон югалганга өч көн үтеп китте. Дүртенче көнне иртән мәктәпкә барырга чыксам, ни күрим: телефоным ишек алдындагы кар өстендә ята! Күземә күренәме дип торам, әле кичә генә өеп кар яуган иде, ә ул ялтырап ята. Өч көн эчендә зарядкасы да бетмәгән, юешләнмәгән дә. Бигрәк серле, сихерле әйбер булып чыкты бу телефон дигәнең. Тагын берничә көн карда ятса, язга кадәр көрт астында калыр иде бит. Аптырадым. Берәрсе урлап, аннан куркып, китереп куйдымы? Ничек кенә булса да, табылды инде. Ләкин шул көннән соң телефонны мәктәпкә йөртми башладым. Өй эшләрен дә үзем генә үтәргә тырышам. Кыен булса да. Гел генә телефон аша, Интернеттан җавапларын карап, тактада берни эшли алмаган малайларны укытучы тиргәгәндә, горурланып утырам. Мин үз башым белән укыйм бит.Тик менә малайлар уйнарга да чыкмый башладылар. Көне-төне ноутбукта утыралар. Ни кызыгын табалардыр. Кирәкми әле ноутбук.Әтидән туган көнемә чаңгы бүләк итүен сорадым. Ичмасам, чаңгы ярышларында катнашырмын...
Артур БӘЙРӘМГУЛОВ,Нуриман районы Яңа Субай төп белем бирү мәктәбе укучысы.
Читайте нас: