Камил быел беренче класска укырга барачак, ә моңарчы балалар бакчасына йөрде. Мәктәп – бакча түгел, анда ярты көн генә укыйсың, ә аннары ни телисең шуны эшләргә, кая телисең шунда барырга була. Боларны аңа күрше Шамил әйтте, ул мәктәптә бер ел укыды инде.
Камил дә, Шамил дә каникулга туктадылар. Хәзер икәүләшеп көне буе уйнарга була. Тик алар уйлаганча килеп чыкмады. Беркөнне базарга барып Камилнең әти-әнисе тавык чебиләре, ә Шамилнекеләр каз бәбкәләре алып кайттылар. Үзләре эштә булгач, бәбкә, чеби карауны малайларга йөкләттеләр.
Камил нәни генә сары йомшаккайларга сокланып карап утырды. Берничә көннән чебиләрне ишек алдындагы үләнгә җибәрделәр. Аларга карап сокланып кына утырып булмый хәзер, ашатырга, эчерергә, вакытында йоклатырга, каргалардан сакларга кирәк. Алары күз язганны көтеп кенә торалар, хәзер ихатага килеп куналар. Малай үзенең шортигын, футболкасын кидереп, карачкы да ясап куеп карады, тик каргаларның исе дә китмәде. Әтисе:”Алар современный каргалар, ә карачкы иске заман калдыгы,”–ди. Шулай итеп, чеби карап үтә Камилнең көннәре. Ярый әле, әтисе сетка, такталардан чебиләрне ябар урын ясады. Камил көндезге эсселәрдә аларны шунда ябып куя, аннары Шамил белән бераз уйнап ала, башкалар кебек көне буе ятмасалар да, елга буена барып, су коенып та киләләр.
Тиздән чебиләр ишек алдындагы үләнне ашап бетерделәр. Камил хәзер каян таба, шуннан үлән җыя: кычыткан, тузганак, каз чәе – барысын да сыпырталар. Әнисе: “Үләндә витамин күп, үлән ашамасалар үсмиләр алар,” – ди. Малайның чебиләрне тизрәк үстерәсе килә, үссәләр кулдан китә бит алар. Шуңа көндә үлән җыя.
Менә бүген дә елга буена үлән җыярга төште Камил. Шунда аның күзе күпер астында яткан велосипедка төште. Өр-яңа, кем калдырды икән аны монда? Якын-тирәдә беркем дә күренми. Камил түзмәде, велосипедны юлга сөйрәп чыгарды. Аннары, бер аягын рам астына тыгып, педальгә басты, йөреп китте. Менә кайда икән ул дөньяның рәхәте! Хәтсез вакыт йөреп килде. Күпергә җиткәч, аңа югары очта яшәүче бәләкәй Ризван очрады. Бәләкәй дигәч тә, бик бәләкәй дә түгел ул, мәктәпкә киләсе елга бара, буйга гына бәләкәй. Ризван:
– Сиңа да велосипед алдылармыни? – диде, кызыгып карап. Күпер астыннан алдым, дип әйтеп булмый бит инде. “Әйе” дип җаваплады башка чарасы калмаган Камил.
– Ә тагын кемгә алганнар? – дип кызыксынды ул.
Бу бәләкәй Ризванның белмәгәне юк. Камил күрше торып та ишетмәгән.
– Бер утыртып йөрт әле, – диде Ризван, кулындагы сушкиен кимерә-кимерә. Камил үлән җыясы барлыгына сылтанып, чак котылды Ризваннан. Ул күздән югалгач, велосипедны сөйрәп төшереп, су буендагы таллыклар арасына яшереп куйды. Аның әти-әнисе кеше әйберенә тигәнне бер дә хупламый. Бәләкәй чагында бакчадан кемнеңдер уенчыгын кыстырып кайткач, бик тә ачуланып кире иттергәннәре әле дә хәтерендә.
Икенче көнне Камил, чебиләрне көндәгечә ябып, Шамилләргә керде. Аның бик тә яңа велосипедны күрәсе килә иде. Тик дустының бер дә кәефе юк, бик боек төстә тәрәзәдән карап утыра иде. Су коенырга да барасы килмәде. Ә эш менә нәрсәдә икән. Чынлап та, Ризван әйткәнчә, әтисе аңа велосипед алып биргән, тик ул аны югалткан. Шамилләрнең каз бәбкәләре – су кошлары. Аларны көнгә бер мәртәбә булса да коендырырга кирәк. Казлар елга буена үзләре йөгереп төшсәләр дә, кайту ягына килгәндә һич тә тыңлатып булмый, судан бер дә чыгасылары килми икән. Шамил велосипедын яр буенда калдырып, бәбкәләрне куып алып кайткан. Аннары әнисе тагын эш кушкан да шундук кына барып алалмаган, яңадан барса табалмаган. Ярый әле, өйдәгеләр моны абайлап өлгермәгәннәр.
Камилнең битенә кан йөгерде, ул кып-кызыл булды. Тәрәзәгә карап утырган Шамил генә моны күрмәде. Ә бит Камил уенда гына булса да, иясе чыкмаса, теге велосипедка хуҗа булмакчы иде. “Юньсезлеккә тәһарәт кирәкми,” – ди картәнисе. Менә бу шул буладыр инде.
Камил: “Әйдә, бергәләп тагын эзләп карыйк,” – дигәч, Шамил каршы килмәде. Икәүләшеп күпер тирәләрен актара башладылар, кул-аякларын кычыткан чагып, тузанга батып беттеләр. Бермәл Шамилнең шат тавышы ишетелде: “Табылды!”
– Кем яшереп куйды икән? – дип аптырады ул. Камил кулбашын гына сикертеп куйды, яшерүче үзе булганлыгын әйтергә җөрьәт итмәде, ә шулай да җилкәсеннән тау төшкәндәй булды.
– Әйдә, артыма утыр. – Шамилнең йөзе кояштай балкый иде.
Малайлар, юлда очраганнарга пипелдәтә-пипелдәтә, елга буена су коенырга төшеп киттеләр.