Барлык яңалыклар
Тузганак
17 декабрь 2018, 16:55

Котырта уен корты!

Мин, Әһәдуллин Әлмир Марат улы, 2002нче елның 21нче июнендә Шаран районы Иске Тамъян авылында дөньяга килгәнмен, диләр. Үзем ачык хәтерләмим. Быел IX сыйныфны тәмамладым. Башта Кыр-Теләүле башлангыч мәктәбендә укыдым, хәзер Базгыя урта мәктәбендә белем алам. Шигырьләр яза башлавымның сәбәбен бик ачык белмим. Әнием белән әтием моңлы җанлы кешеләр: әнием шигырьләр яза, җырлый, әтием гармунчы, җыр-биюгә дә оста. Мин дә җырларга яратам, шигырьләрне 2015нче елда яза башладым.

МӘКТӘПКӘ – АВТОБУСТА
Безнең мәктәп бик тә ерак –
Автобуста йөрибез.
Һәр көн иртән, юлга карап,
Килмәсен, дип телибез.
Өстәмә ял була безгә:
Өйгә кайтып китәсең,
Һич туйдырмаган йокыны
Тагын дустың итәсең.
Килмәгән чагы бик сирәк,
Теләсәк тә бик ныклап:
Шофер абый килеп җитә,
Калдырмый безне ташлап.
Бензины гел бетеп тора,
Ләкин ул таба җаен.
Ватылганны да төзәтә –
Куллары алтын аның.
Безне дә тота кулында,
Тирги, начар кылансак:
Каешлар белән уйнасак,
Юлда тәрәзләр ачсак.
Автобусыбыз – инвалид.
Һаман шунда йөрибез.
Дәваларга алырлармы?..
Без яңасын телибез.
УКЫТУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕНӘ
Бәйрәмнәр белән котлыйбыз
Бәхет, шатлыклар теләп.
Йөрик туган мәктәпләргә
Сезнең белән бергәләп.
Картаймагыз! Нәкъ яшьләрчә
Типсен гел сезнең йөрәк.
Без дә сезгә нык кирәкбез,
Сез дә безгә нык кирәк.
Тыңламаган, чапкан чакны,
Бәлки, гафу итәрсез?
Без мәктәпне тәмамлагач,
Сагыныплар көтәрсез,
Кызык итеп сөйләрсез...
УРМАНДА
Ялгыз нарат үсеп утыра
Урманның уртасында.
Ак каеннар шаулап тора
Наратның як-ягында.
“Ялгыз нарат яннарына
Барып утыра күрмә.
Ялгыз нарат төпләрендә
Син ялгыз кала күрмә.” –
Дип җырлыйлар безнең якта.
Мин бардым яннарына.
Ак каеннарны иярттем –
Дус кирәк наратка да.
СӨН БУЕНДА
Сөн буенда – таллар, таллар...
Суга иелеп төшкәннәр.
Мине көтеп тормаганнар –
Миннән биек үскәннәр.
Яфраклары – балык төсле,
Cу буенда үскән бит.
Бөреләре – каз бәбкәсе,
Казлар Сөнгә төшкән бит.
Талсыз калса, Сөн буйлары
Булмас иде бик матур.
Кондызлар да башка якта
Үзләренә йорт салыр.
МӘКТӘПТӘ
“Монда уен уйнамыйлар!
Мәктәп ул – уку йорты!”
Килешәбез... Тик безне бит
Котырта уен корты.
Дәрестә белем җыябыз –
Имтихан көтә алда.
Тик “тәртип” дигән төшенчә
Һәрвакыт өйдә кала.
Тырышабыз, тырышабыз...
Тик кайчак арыттыра:
Дәресләрдә шаярттыра,
Кызлар чәчен тарттыра.
Апа-абыйлар кайвакыт
Белмиләр нишләтергә.
Эшләнмәгән өй эшләрен
Телиләр эшләтергә.
...Көн дә мәктәпкә йөрибез:
Кирәк белем алырга.
Шул “кирәк”кә ничек итеп
Уенны сыйдырырга?
Читайте нас: