Тарих
20 Сентября , 07:32

Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!

Туймазы районының Кәлшәле авылы күптән түгел зур юбилеен билгеләп үтте.  

Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!
Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!

Туймазы районының ямьле бер почмагында урнашкан Кәлшәле авылына дүрт йөз яшь тулды. Бу саннарны кабатлаганда, күңелдә горурлык хисе дә, шул ук вакытта тарихның никадәр тирән икәненә соклану да уяна. Шушы олуг датаны билгеләп үтү йөзеннән июль аенда авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар – меңнән артык кеше – бергә җыелып, матур бәйрәм оештырды.

Мондый масштаблы чара әзерлексез генә узмый. Бәйрәм рухы әле февральдә үк, карлар эреп бетмәгәндә үк башланды. Авыл җыенында халык бертавыштан бәйрәм уздырырга карар кылды, җаваплы кешеләр сайланды, эш планы расланды. Яз җитүгә, күмәк көч белән зират коймасын яңарттык, авыл урамнарын чистартып, төзекләндердек, якташыбыз Азат Марат улы Газыймов укыган мәктәп диварына истәлек тактасы куйдык. Бу изге гамәлләр барышында авылдашлар бердәм булып, кем акчалата ярдәм күрсәтте, кем кул көчен кызганмады.

Төп тантана 4 июль көнне уздырылды. Чыгымнарның шактый өлешен шәхси эшкуарларыбыз үз өстенә алып, иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Бәйрәмне Карамалы Гобәй авылы хакимияте башлыгы Магафур Хәбибуллин ачып җибәрде. Магафур Мияссәр улы авылдашларын котлап, тату гаиләләрне бүләкләде. Алар арасында 70 ел кулга-кул тотынып гомер кичергән Әхмәровлар гаиләсе, шулай соңгы вакытта гына барлыкка килгән яшь Музиповлар һәм Зиннәтуллиннар гаиләләре бар иде. Бу – буыннар бәйләнешенең һәм тугрылыкның матур үрнәге булды.

Сәхнә исә кичкә кадәр гөрләп торды. Үзешчән артистларның моңлы җырлары һәм дәртле биюләренә халык таң калып, алкышларга күмде. Ялан табигать кочагында шат авазлардан, гармун моңнарыннан яңгырап торды.

Икенче көнне инде бәйрәм артта калган иде. Ләкин авыл халкы җыелышып, бәйрәм узган акланны тәртипкә китереп, чистартып куйды. Бу да – безнең өчен гадәти хәл. Чөнки Кәлшәленең тарихы бай, бүгенгесе тату, ә киләчәге – чиста һәм матур булырга тиеш. Тарихы 400 ел, ләкин авылыбызның гомере моның белән генә чикләнми!

Түбәндәге шигырьне кайчандыр минем сорау буенча Кәлшәлегә багышлап күрше Тузлыкуш авылында яшәгән шагыйрь Камил Фазлый язган иде. Монда ул да урынлы булыр.

КӘЛШӘЛЕ

Туймазы якларында бар

Жыйнак авыл Кәлшәле.

Күп йортларда өй эчләрен

Бизи анда кыз шәле.

 

– Каян кыз шәле? – диярсез.

Әйтәм сезгә сер итеп:

Килен төшерә Кәлшәле,

Уңыш җыйгач, көз җитеп.

 

Кавыша монда яшьләрнең

Пар аккош кебекләре.

Тузлыкуш кызларын сөя

Күпчелек егетләре.

 

Мамык кардай мамык шәлле

Килен төшә авылга.

Килен төшсә, килем арта,

Үсә авыл тагын да.

 

Шат сабыйлар тавышына

Күмелә күл буйлары.

Купме балыкчыны сыйлый

Тирәкле күл сулары!

 

Бәрде дә бар, алабуга,

Шамбысына кадәрле.

Жыры белен арбап торган

Чишмәләре кадерле.

 

Үткәннәрне искә алып,

Үткәрәмен күңелдән.

Минжан апам, Котдус җизнем

Монда яшәп, күмелген...

 

Жиләк-җимешләре белән

Тансык миңа Кәлшәле.

Жиләк җыючы кызлары

Көмеш талир тәңкәле.

 

И яратам Кәлшәленең

Тугай, елга буйларын.

Табын түреннән төшерми

Кода-кодагыйларым.

 

Халык монда сый-нигъмәтле.

Юмартлыгын беләмен.

Чәйдән-мәйдән авыз итеп.

Жырлап кайтып киләмен.

 

Уемда изге теләкләр,

Күңелнең нечкә мәле

Уч төбенда йөртерлек син,

Супер авыл, Кәлшәле!

Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ,

Кәлшәле авылы, Туймазы районы.

Автор фотолары.

Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!
Фәйруз ДӘҮЛӘТБАЕВ. Тарихы – 400 ел, киләчәге – өметле!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас