Тарих
23 Июля , 01:30

Комбайнчы кызның батыр хезмәте

Русия дәүләт кинофотодокументлар архивында сакланган 1949 елгы фотоларның берсендә Кандра машина-трактор станциясе комбайнчысы Рәйфә Шәйхелислам кызы Баһаветдинова үз комбайнын төзәтү белән мәшгуль.

Комбайнчы кызның батыр хезмәтеКомбайнчы кызның батыр хезмәте
Комбайнчы кызның батыр хезмәте

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ

Архив фотолары кайчак озын-озак еллар дәвамында онытылып торган кешеләр язмышын яңадан хәтергә кайтара. Русия дәүләт кинофотодокументлар архивында сакланган 1949 елгы шундый фотоларның берсендә Кандра машина-трактор станциясе комбайнчысы Рәйфә Шәйхелислам кызы Баһаветдинова үз комбайнын төзәтү белән мәшгуль. Гади хезмәт мизгелен сурәтләгән бу кадрда сугыштан соңгы авылның бөтен рухы, кешеләрнең фидакарьлеге һәм хезмәткә тугрылыгы чагыла.

Рәйфә Баһаветдинова исеме республикабыз тарихында аерым урын алып тора. Сугыш тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы иң авыр чорларын кичергән вакытта ул Кандра МТСында комбайнчы булып эшли. Ир-егетләрнең күбесе әле фронттан әйләнеп кайтмаган елларда хатын-кызлар басу-кырларда ирләр белән беррәттән генә түгел, еш кына алар урынына да хезмәт куя. Комбайн йөртү, техниканы төзек хәлдә тоту, урып-җыюны вакытында тәмамлау – боларның барысы да зур осталык һәм чыдамлык таләп итә.

Тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Рәйфә Шәйхелислам кызы 1946–1950 елларда СССР Югары Советының II чакырылыш депутаты итеп сайлана. Бу – хезмәт кешесенә, авыл хезмәтчәннәренә күрсәтелгән зур ышаныч билгесе була. Ул чорда алдынгы механизаторлар илнең авыл хуҗалыгын күтәрүдә үрнәк булып саналган.

Бүгенге көндә бу тарихи фотолар документ кына түгел. Алар сугыштан соңгы авыл тормышын, хатын-кыз механизаторларның зур җаваплылык белән хезмәт куюын, илне яңадан аякка бастыруда башкарган бәяләп бетергесез хезмәтләрен искә төшерә. Рәйфә Баһаветдинова кебек кешеләрнең язмышы – тырышлык, һөнәри осталык һәм Ватанга тугрылык үрнәге. Аларның хезмәте белән иген үстерелгән, авыллар яңадан аякка баскан, ә киләчәк буыннар өчен тыныч тормышка ныклы нигез салынган.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

Комбайнчы кызның батыр хезмәте
Комбайнчы кызның батыр хезмәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас