

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
1930 еллар Советлар Союзында авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәрткән чор була. Илдә колхозлар төзелә, басуларга тракторлар чыга, машиналаштыру киң колач ала. Шушы үзгәрешләр белән бергә элек ир-ат эше саналган һөнәрләрне үзләштергән батыр хатын-кызлар да тарих сәхифәләренә кереп кала. Алар арасында Туймазы районы кызы, Башкортстандагы беренче хатын-кыз тракторчыларның берсе – Зәкия Фазлыәхмәтова (Кашапова) аерым урын алып тора.
1912 елда Югары Сәрдәк авылында туган Зәкия яшьтән үк хезмәткә тартыла. Тракторчы курсларын тәмамлагач, ул Кандра машина-трактор станциясендә эшли башлый. Ул вакытта трактор йөртүче хатын-кызлар бик сирәк була, шуңа күрә Зәкиянең хезмәт юлын сайлавы авылдашлары өчен дә, республика өчен дә гаҗәп яңалык булып яңгырый.
Озак та үтми, яшь тракторчы үзенең тырышлыгы белән танылу ала. Ул яшьләр трактор бригадасын җитәкли, ә бригадасы трактор эшләре планын уңышлы үтәгән өчен Башкортстан өлкә комсомол комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1938 елда исә Зәкия Фазлыәхмәтова республикадагы социалистик ярышта җиңүче булып таныла.
Аның хезмәт уңышлары җәмәгать эшчәнлегендә дә югары бәяләнә. Зәкия Фазлыәхмәтова Башкорт АССР исеменнән Гадәттән тыш VIII Бөтенсоюз Советлар съездына, XVII Бөтенрусия Советлар съездына делегат итеп сайлана. Мәскәүдә узган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, исеме Мактау китабына кертелә. 1937 елда ул Мәскәүдә узган Бөтенсоюз алдынгы хатын-кызлар конференциясендә катнаша. Анда ил күләмендә танылган тракторчы Паша Ангелина һәм җәмәгать эшлеклесе Надежда Крупская белән аралашу мөмкинлеге ала. Бу тарихи очрашуларны чагылдырган фотосурәтләр бүген дә архивларда саклана.
Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл хуҗалыгына бөтенләй яңа бурычлар йөкләнә. Ир-атлар фронтка китә, ә басуларда төп көч хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Зәкия Фазлыәхмәтова җитәкләгән трактор бригадасы сугыш елларында районда һәм республикада иң алдынгыларның берсе була. 1942 елда Бөтенсоюз хатын-кыз трактор бригадалары ярышында ул гаять югары нәтиҗәгә ирешә: пландагы 52 гектар урынына 102 гектар җир сөрә. Аның бригадасы берничә тапкыр район һәм республика күләмендәге социалистик ярышларда җиңүче дип таныла.
Сугыш тәмамланганнан соң да Зәкия Фазлыәхмәтова трактордан аерылмый. Ул механизаторларның яшь буынын тәрбияләүдә катнаша, җәмәгать эшләрендә актив була. КПСС әгъзасы буларак, республиканың сәяси тормышында да үз урынын таба, РСФСР Югаргы Советының беренче чакырылыш депутаты итеп сайлана һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә.
Зәкия Фазлыәхмәтованың тормыш юлы – хезмәткә тугрылык, кыюлык һәм җаваплылык үрнәге. Ул Башкортстан тарихында беренче тракторчы хатын-кызларның берсе генә түгел, ә авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур өлеш керткән, яшь буынга хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәткән шәхес булып калды.
Бүген архивларда сакланган фотосурәтләргә караганда, без бары тик бер тракторчыны гына түгел, ә үз чорының символына әверелгән көчле рухлы татар хатын-кызын күрәбез. Аның хезмәте дә, исеме дә Туймазы төбәге тарихының иң якты сәхифәләренең берсе булып кала.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.