

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
Бу рәсми кәгазьдә Уфа өязе (хәзерге Туймазы районы) Үтәгән авылында 1902 елда туган Зәйнә Фәтхелисламова турында сүз бара. Белешмәдән күренгәнчә, 1930 елның августында ул, РСФСР Җинаять кодексының 58 нче маддәсе нигезендә, өч елга Себергә сөргенгә җибәрелә. Ул чорда мондый җәза меңләгән гаиләләрнең язмышын җимерә: кешеләр туган йортларыннан, якыннарыннан, гадәти тормышларыннан мәхрүм ителә.
Тик еллар узгач, дәүләт үзе үк бу карарларның канунсыз булуын таный. 1991 елда кабул ителгән «Сәяси репрессия корбаннарын аклау турында»гы закон нигезендә, 2002 елның 16 маенда Зәйнә Фәтхелисламова тулысынча реабилитацияләнә. Бу инде юридик гамәл генә түгел, ә тарихи гаделлекне торгызуның бер билгесе дә була.
Мондый документларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Алар архивлардагы саннарны тере кеше язмышына әйләндерә. Бер караганда, гади генә белешмә артында – өзелгән яшьлек, чит җирләрдә узган еллар, туган якка кайту өмете һәм киләчәк буыннарның хәтере тора.
Бүген репрессия корбаннарының исемнәрен барлау, архив документларын өйрәнү, гаилә тарихларын язып калдыру – тарихи хәтерне саклауның мөһим өлеше. Чөнки җәмгыятьнең киләчәге үткәнен онытмаган очракта гына нык була ала.
Зәйнә Фәтхелисламованы аклау турындагы белешмә дә шул хәтернең бер кыйпылчыгы. Ул безгә сәяси репрессияләрнең коры статистика гына түгел, ә меңләгән татар һәм башкорт гаиләләренең, миллионлаган совет кешеләренең шәхси фаҗигасе булуын тагын бер кат искәртә. Бу документ – бер кешенең намусын гына түгел, тарихның үзен дә акларга омтылу символы.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.