Тарих
21 Мая , 01:30

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”

Данлыклы фотограф Эдуард Песовның 1945 елгы фотоларында Башкортстанның  Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”

1945 елның сентябре. Сугыш тәмамланганга нибары берничә ай гына үткән. Ил әле һаман фронт сулышы белән яши. Күп йортларда әтиләр, ирләр, уллар юк. Кемдер яу кырында ятып калган, кемдер әле һаман армия сафларында хезмәт итә. Әмма тормыш туктамый. Авыл тагын икмәк үстерә, иген суга, кышка әзерләнә.

Шушы чорның җанлы бер мизгелен безгә ул вакытта Совинформ агентлыгы фотографы Эдуард Песов төшереп калдырган. Ул 1945 елда Бәләбәй районы Тузлыкуш авылына килеп, берничә фотосурәт ясый. Аларда сугыштан соңгы авыл тормышының бөтен чынбарлыгы, авырлыгы һәм шул ук вакытта кешеләрнең ныклыгы чагыла.

Көз башы. Басуларда урак өсте әле дәвам итә. 2 сентябрьдә Токио култыгында Япониянең капитуляциясе турындагы акт имзалана. Ә 3 сентябрь Советлар Союзында Японияне җиңү көне дип игълан ителә. Шушы шатлыклы хәбәрдән соң Тузлыкуш авылындагы Нуриманов исемендәге колхоз халкы “Кызыл обоз” оештырып, Җиңү хөрмәтенә дәүләткә икмәк озатыргарга карар итә .

Төн буе Шарлама суы башындагы ындыр табагында эш кайный. Хатын-кызлар, үсмер кызлар һәм малайлар ашлык җилгәрә, бодайны киндер капчыкларга тутыра. Ир-атлар юк дәрәҗәсендә – күбесе фронтта. Шуңа күрә бөтен эш диярлек хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә.

Икенче фотосурәттә шул хезмәтнең үзен күрәбез. Электр белән эшләүче молотилка гөрелди. Аның барабаны каеш аша электродвигательдән хәрәкәткә килә. Ул чор авылы өчен бу инде шактый заманча техника саналгандыр. Әмма техника булу эшне җиңеләйтми әле. Бөтенесе кул көче белән башкарыла.

Кемдер күтәрмәдән көлтәләр ташый. Өлкән яшьтәге бер ир белән яшь кенә кыз көлтәләрне сак кына барабан астына тыгып тора. Арткы якта кызлар сугылган ашлык белән мәш килә. Ә алгы пландагы үсмер кызлар тырмалар белән саламны читкә тарта. Аларның икесе хәтта чабата кигән. Сугыш чоры авылындагы юклык, мохтаҗлык шул вак детальләрдә аеруча үткен күренә.

Саламны хатын-кызлар арбага төйи. Арба тулгач, аны эскерт янына алып китәләр. Гадәттә, мондый эшне тәҗрибәле ирләр башкарган. Әмма бу фотода эскерт башында да хатын-кыз басып тора. Димәк, тормыш аларны барысына да өйрәткән.

Һәркем үз урынын, үз бурычын белә. Берсе дә артык түгел. Беркем дә читтә калмый. Бу инде гади авыл хезмәте генә түгел – ул елларның яшәү фәлсәфәсе.

Ә икенче фотода – бөтенләй башка күренеш.

Иртәнге авыл юлы. Җиде атлы “Кызыл обоз” юлга чыга. Алда –  фронтовик ир һәм алдынгы хатын-кыз утыра. Арбадагы язуда: “Сталинский урожай Победы!” Көчле атлар җай гына авыл урамыннан үтә. Янәшәдә яшь кызлар һәм егетләр атлый. Кемдер капка төбеннән кул болгый. Балалар көлешә.

Күптән түгел генә илне дер селкеткән сугыш тәмамланган. Кешеләрнең күңелендә инде башка хис – өмет яши.

Авыл халкы икмәкнең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Бу – гади ризык кына түгел. Бу – тормыш, киләчәк, Җиңүнең дәвамы.

Обоз әкрен генә Тузлыкуш авылыннан чыгып, Өсән елгасы кичүенә таба юнәлә. Аннан инде зур юл башлана.

Бу фотоларга караганда, иң элек кешеләрнең күзләре истә кала. Арыган, әмма сүнмәгән карашлар. Алар сугыштан соңгы тормышның никадәр авыр булуын белә. Әмма шул ук вакытта аларда ныклык та, сабырлык та, киләчәккә ышаныч та бар. Нәкъ менә шундый кешеләр аркасында ил яңадан аякка баскандыр да.

Һәм бүген, дистәләрчә ел үткәч, Эдуард Песов мәңгеләштергән шул мизгелләр безгә тарих дәреслегеннән дә көчлерәк тәэсир итә.

Чөнки аларда – чын тормыш.

      Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

         Фотолар Мәскәүдәге Русия дәүләт кинофотодокументлар архивыннан алынды (саклану саны -183171).

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Тузлыкуштан юлга чыкты “Кызыл обоз”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас