Революциядән соң Хафиз Хәбибуллинга алтынлата 125 мең сумлык контрибуция салына. Бу сумманы берсүзсез түләвенә карамастан, большевиклар аны төрмәгә утырта һәм калган акчасын, алтын-көмешләрен таләп итеп, авыр тән җәзалары аша үткәрәләр. Стәрлетамакта яшәүче кияве Мостафа Үтәмешев килеп, зур күләмдәге йолым түләп кенә аны үлемнән коткарып кала һәм яшәргә үзе янына алып китә. Хәер, аның йорты да “кызыллар” тарафыннан тартып алынган була инде...
Шулай итеп, Хафиз Хәбибуллинның гомер буена тупланган барлык милке Советлар кулына күчә. Тормышының бөтен мәгънәсе – планнары, изге башлангычлары, мөлкәте бер мизгелдә юкка чыккан Хафиз бай төрмә тәэссоратларыннан арына алмыйча, чиргә сабыша. Кызы Рокыя әтисен мунчада яткырып дәвалый. Ләкин үлемне җиңеп булмый... Атаклы сәүдәгәр 1919 елда 68 яшендә Стәрлетамакта вафат була. Аны татар зиратына җирлиләр һәм өстенә бик матур кабер ташы куялар. Ләкин яңа властьларга Хафизның үзен юк итү генә түгел, исемен дә халык хәтереннән җуеп ташлау кирәк була. Сугыштан соң бу зират юкка чыгарылып, барлык кабер ташлары да төзелә башлаган һөнәри училищеның нигезе итеп салына...
Хафиз Хәбибуллинның язмышы бөек шагыйребез, алтын приисклары хуҗасы Дәрдемәднең тормыш юлына охшаш. Алар икесе дә Башкортстан җирендә хәләл көч белән үз эшләрен башлап җибәрә, икесе дә керемнәренең зур өлешен халыкка аң-белем кертүгә, мәчет-мәдрәсәләр ачуга юнәлтә. Гомерләре дә бер үк төрле тәмамлана: барлык мөлкәтләрен большевиклар тартып алып, төзегән мәчетләренең манараларын кисеп, гомер буе табынып яшәгән идеалларын җимерүгә чыдый алмыйча, чиргә сабышалар һәм өч ел ара белән бер-бер артлы вафат булалар.
Хафиз байның аяныч язмышы аның кызлары Рокыя белән Разияга да тәэсир итми калмый. ”Кызыл террор”дан башларын саклап алып калу өчен Мостафа Үтәмешев хатыны Рокыяны Ташкентка алып китә. Алар бергә 33 ел гомер кичерә. Мостафа – 1942 елда, ә Рокыя 1980 елда дөнья куя. Балалары булмый.
Шулай да, атаклы якташыбызның нәселе дәвам итә. Моны Хафиз байның Ташкентта яшәүче бердәнбер оныгы Гүзәл Әхмәтҗанованың Мөхәммәтнур Муллануровка язган хатыннан белеп була. Ул үзенең әнисе, Хафиз Хәбибуллинның кече кызы Разиянең язмышы турында менә нәрсәләр яза:
“Минем әнием картәни белән Акада яшәгән. Мәктәп директорына кияүгә чыккан, үзе шул ук мәктәптә укыткан. Ике балалары туган, әмма авырып үлгәннәр.1933 елда, әниемнең иренә “миллионер кызына өйләндең” дип, бәйләнә башлагач, алар аерылышкан. Әнием бик елаган, раскулачивать итеп, бөтен әйберен талап алганнар, ул бер нәрсәсез калган. Ярый әле кулга алыр алдыннан качып, Ташкентка апасы янына барып сыенган. Трамвай йөртергә укыган, 1937 елда трамвай паркында эшли башлаган. Шунда әнием бер эшче белән танышып кияүгә чыккан, мин дөньяга килгәнмен. Әнием 1991 елда вафат булды... 1970 елда без авылга кайтып килдек, әниемнең туып-үскән йортында булдык”.
Миллионер кызы гомерен туган якларыннан меңнәрчә чакрым читтә үткәреп, трамвай йөртүче булып эшләрмен дип беркайчан да уйламагандыр, мөгаен. Хафиз байның оныгы Гүзәл ире Габдеррафикъ белән өч кыз үстерә. Аларның зурысы – Гөлнара һәм уртанчысы – Динара гаиләләре белән Ташкентта яши, ә кечесе – Әлбинә ире Дамир белән Төмән өлкәсендә көн күрә.
Система ничек кенә оныттырырга тырышмасын, атаклы якташларының исеме акалыларның күңелендә әле дә саклана. Аны халыкка кире кайтарган өчен, беренче чиратта, Олы Ака егете, тарих фәннәре кандидаты Булат Дәүләтбаевка һәм Урта Богалыш авылында туып-үскән һәвәскәр язучы Мөхәммәтнур Муллануровка зур рәхмәт юлларга кирәк. Алар архивларда казынып, авылның өлкән кешеләре белән очрашып, Хафиз байның шәҗәрәсен, эшчәнлеген тулы яктыртты. 2000 елда Казанда “Хафиз бай Акалы” дип аталган китап чыгарып, данлыклы якташлары белән Башкортстан халкын гына түгел, ә аның тарихи Ватаны – Татарстан укучыларын да якыннанрак таныштырды. Булат Дәүләтбаевның 1992 елда Уфада нәшер ителгән “Большая Ока” китабында да Хафиз Хәбибуллин эшчәнлегенә махсус бүлек багышлана. “Татар халык иҗаты” күптомлыгының 1987 елда дөнья күргән “Риваятьләр, легендалар” китабында да Хафиз бай турында халык хәтерендә уелып калган риваятьләр урын алган.
Ул гына да түгел, заманында Хафиз бай акчасына төзелеп, аннан соң большевиклар тарафыннан тартып алынган, манаралары киселгән элекке Красноуфимск мәчете өстеннән дә изге ай халыкка яңадан илаһи нурларын сибә башлады. Моның өчен Хафиз Хәбибуллин 1911 елда мәчетне төзеткәндә үткән сынаулар аша җирле татар җәмәгатьчелегенә кабаттан узарга туры килә. Мәчетне шәһәр мөселманнарына кире кайтару кирәклеген хакимият җитәкчелегенә аңлатыр өчен имам Нәҗип Садыйковка, халыкны Красноуфимск шәһәр советы алдына чыгарып, шунда гает намазы укырга туры килә. Халык ташкынын күргәч кенә чиновниклар буш торган мәчет бинасын мөселманнарга кайтарып бирергә кирәк, дигән карарга килә. Бу вакытта мәчет бинасында искиткеч җимереклек хөкем сөргән була. Ләкин бердәмлек барысын да җиңеп чыга.
Форсаттан файдаланып, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Минемчә, Хафиз Хәбибуллинның Мәчетле районы Олы Ака авылындагы йортында музей ачып, аның истәлеген мәңгеләштерергә вакыт җитмәде микән? “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән мәгълүм гыйбарәне онытмасак иде...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.