1897 елның язы... Елгалар боздан арчылган, бар дөнья яңарыш кичергән мәл... Хәер, сәүдәгәр өчен монысы әлләни зур әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме – тиздән Караидел буйлап Санкт-Петербургка иген төялгән баржалар кузгалачак. Кыш буе якын-тирә авылларда яшәүче татар-башкорттан җыелган икмәк башкалага юл алачак. Бу эшне биредә Хафиз бай башлап җибәрде. Элек халыкка игенне козгын кебек төрле яклардан ябырылган алыпсатарларга бик арзан хакка тапшырырга туры килә иде. Алар исә, икмәк хакын икеләтә-өчләтә арттырып, Русиянең төрле төбәкләренә илтеп сатты. Хәзер исә эш җиңеләйде. Хафиз байның тырышлыгы аркасында, халыктан җыелган игенне саклау өчен ике катлы келәт булдырылды, Франциядән иген киптерү җайланмасы кайтарылды һәм, иң мөһиме, Устьмаш авылы янында пристань төзелеп, анда баржалар ясау эше җайга салынды.
Менә, ниһаять, яңа пристаньнән иген төялгән баржаларның Петербургка кузгалыр вакыты да килеп җитте. Тирә-яктагы авыл-шәһәрләрдән Устьмашка төрле милләттәге сәүдәгәрләр, алыпсатарлар җыелды. Барысының да башында тик бер генә уй кайный: “Кем икән ул Хафиз бай дигәннәре? Башкарган эшләренә караганда черегән байдыр, башкалар белән үзен бик һавалы тотадыр”. Сәүдәгәрләр дүрт күз белән байның пристаньгә килүен көтте. Ләкин яллары алтын укалар белән бизәүле атлар җигелгән кыйммәтле фаэтон да, бай киемле кучер да, үзен патшалар кебек дәрәҗәле тоткан Хафиз да күзгә чалынмады.
Ә пристаньдә исә эш кызганнан-кызды. Җилкәләренә капчык-капчык арыш күтәргән таза гәүдәле йөкчеләр берчә келәткә, берчә баржага ашыктылар. Көрәк сакаллы, мускуллары уйнаклап торган берсе аеруча тырыш: башкалар бер капчык иген күтәргәндә, ул киң җилкәсенә икене сала һәм, “ых” та итми, аны баржага илтеп тә куя. Күпне күргән сәүдәгәрләр дә аңа сокланып, тел шартлатып карап торды. Шулай итеп, баржалар төялеп бетте һәм аларны тартып алып баручы пароход, соңгы гудок биреп, башкалага таба юл алды.
– Кара әле, – дип сөйләште үзара сәүдәгәрләр, – бу Хафиз бай дигәннәре, чынлап та, бик һавалы икән, үз игенен башкалага озатканны карарга да килмәде.
Шулчак теге көрәк сакаллы йөкче гади генә бер арбага менеп басты да, атын куалый-куалый, Олы Ака авылы ягына чаптырып алып китте. Маңгай тирен күлмәк чабуы белән сыпыра-сыпыра сәүдәгәрләр яныннан үтеп баручы бер эшче аның артыннан карап калып:
– Бигрәк тынгысыз кеше дә инде бу Хафиз бай. Әле генә безнең арада гади эшче кебек иген ташып йөри иде, хәзер сәүдә эшләре белән туган авылына кайтып та китте. Тырышлыгына таң калырлык, – дип баш чайкап куйды.
Үзләрен бу дөньяда бер нәрсә белән дә аптыратып булмавына ышанган сәүдәгәрләр телсез калды. Теге көрәк сакаллы, тәнендә мускуллары уйнаклап торган “йөкче”, чынлыкта, даны тирә-якка таралган миллионер – Хафиз Хәбибуллин булып чыкты...
(Дәвамы бар)