Татар календарь йола бәйрәмнәре арасында иң күренекле урынны сабан туе алып тора. Галимнәр фикеренчә, сабан туйлары Идел – Урал буйларында яшәүче халыклар арасында бик күптәннән – әле 5000 ел элек ук үткәрелә башлаган һәм, зур үзгәрешләр кичереп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Мәсәлән, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла фикеренчә, иң борынгы рәвешендә ул яшь егетләрне ирлектә сынап карау бәйрәме булган һәм һәр уен-ярышның нигезендә хәрби әзерлекне, ныклыкны сынау максаты яткан. “Әйтик, элек, борынгы чорларда, капчык белән түгел, ә чын гөрзи белән орышканнар, – ди язучы. – Көчең, җитезлегең булса – исән каласың... Авыш колгага менү – упкын аша чыгу сынавы. Ат чабышы да, көрәш тә – хәрби сынаулар”. (“Мәдәни җомга”, 2008 ел, 2 май).
Тора-бара сабан туйлары хәрби эчтәлекләрен югалтып, саф язгы чәчү бәйрәменә әверелә. Шунысы әһәмиятле: колхозлар оешканга кадәр әлеге йола язгы чәчүгә төшәр алдыннан, апрель урталарында ук үткәрелә һәм сабан белән бәйле кыр эшләренең генераль репетициясе вазыйфасын башкара. Татар халкының барлык этник төркемнәрендә таралган бәйрәм булса да, сабан туйлары төрле җирдә төрлечә уздырыла.
Башкортстанда яшәүче татарларның йола фольклорын җентекләп өйрәнгән галим Риф Мөхөммәтҗанов сабан туе йоласын ике өлешкә бүлә: 1) Әзерлек чоры; 2) Бәйрәм.
Әзерлек чоры сабантуйга атна-ун көн кала башлана. Иң тәүдә авыл тирәли сабан сызып чыгалар. Ярмәкөй районының Усман-Ташлы авылында язып алынган мәгълүмат буенча, “сабан сызучылар, гадәттә, кияүгә чыкмаган яшь кызлар булган. Ирләргә дә, хатыннарга да бу эштә катнашырга ярамаган. Кызлар яланбаш, бәйрәм киемнәрендә булган, яңа яулыклары белән билләрен буганнар; чәчләрен туздырып, сабанга күмәкләп җигелгәннәр; кулларына чыбыркы яки камчы тотканнар. Алларыннан бер карчык шулай ук чәчләрен туздырып, пумалага атланып, юл күрсәтеп барган. Шул рәвешле көнчыгыштан көнбатышка таба йөреп, авыл тирәли зур түгәрәк сызылган. Бу вакытта авылга берәү дә керә алмый, чыгарга да тиеш түгел. Бик хәтәр бетүе мөмкин. Якын килергә дә ярамый – үтергәнче кыйныйлар. Менә шулай сабан сызыла”.
Сабан туйлары алдыннан сабан сызу йоласы 1920-1930 елларга кадәр Башкортстандагы һәр авылда киң таралган була. Аның төп мәгънәсе – авылны чирләрдән, явыз рухлардан, ияләрдән саклау. Борынгылар тимер сабанның магик тылсым көченә ия булып, кара көчләрне куркыту сәләтенә ышанган һәм, Каюм Насыйри язуынча, тирә-якта чума, ваба, үләт чирләре котырган вакытта да үз авыллары тирәли ызан сызып чыкканнар.
Икенчедән, сабанның көнчыгыштан көнбатышка карап сызылуына да игътибар итәргә кирәк. Димәк, борынгы халык һәрнәрсәгә тереклек бирүче язгы Кояшның хәрәкәтен кабатлаган. Бу исә ерак бабаларыбызның Кояшка табынуын күрсәтүче бер билге булып тора.
Сабан сызучыларны бирнә җыючылар алмаштырган. Гадәттә, үткер телле, җор сүзле картлардан баш бирнәче сайлана. Аңа барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, гармун уйнап, тапкыр җыр-такмаклар әйтеп яшь-җилкенчәк иярә. Шул рәвешле, йорттан-йортка кереп, сабантуй бүләкләре – сөлге, кулъяулык, кәләпүш, яулык, бияләй, тәкә, бәрән һ.б. җыю башлана. Бала-чага, нигездә, йомырка җыя. Алар, хуҗабикәләр янына кереп:
Йомыркалар алыгыз,
Чиләкләргә салыгыз,
Иртән-иртүк киенешеп,
Сабантуйга барыгыз! – дип такмаклый.
Йомыркаларны алгач:
Кул артың җиңел булсын,
Көн артың җиңел булсын.
Теләгең кабул булсын! – диләр.
Башка бүләк әйберләрен исә баш бирнәче көчле егетләрнең берсенә тапшыра. Ул аларны озын колга очына беркетелгән боҗрага бәйләп, күтәреп йөри. Колга йөртүчене сөлгече егет дип атыйлар. Бирнә җыючылар сабан туе бәйрәме килеп җитүе турында һәрбер йортка хәбәр итә, һәр ихата саен туктап, самаклап үтә:
Сабан туйга барыгыз,
Котлап бүләк салыгыз,
Тастымаллар салыгыз,
Сөлгеләр дә тагыгыз!
Көрәшчегә – кулъяулык,
Барын бергә салыгыз!
Бирнәчеләр бүләк җыйган көннәрдә чаптар-юртакларны чабышка әзерләү кыза төшә. Үсмерләргә махсус атлар беркетелә. Сабантуйга бер-ике көн кала атларны сынап, чабыштырып карыйлар. Бу йоланы ат тоягы кыздыру дип тә йөртәләр. Ат чабышлары бәйрәмнең күркенө әверелә.
Сабан туе алдыннан аш-су гаять мул әзерләнә. Аның муллыгына карап, борынгылар алдагы уңышның нинди булачагын фаразлаган. Шуңа күрә табынны ифрат бай, сый-хөрмәтле итеп әзерләү язылмаган канун булып исәпләнгән.
Бәйрәм – Сабан туе көне, чын мәгънәсендә, олы тантанага әверелгән. Бәйрәм авыл янындагы урман авызында, хәтфә болыннарда, чишмәле тугайларда үткәрелгән. Сабан туе мәйданын явыз рухлардан, сихер-тылсымнан арындырыр өчен, аерым урыннарда өстәмә чаралар да күрелгән. Мәсәлән, Бишбүләк районының Ает авылында сабантуй алдындагы кичтә аксакаллар бәйрәм үтәчәк акланны тимер сабан белән сызып, әйләндереп алган. Күренүенчә, бу очракта да тимергә табыну, аның ярдәмендә явыз көчләрдән саклану кебек борынгы йолалар чагылыш таба.
Сабан туе барышында дистәләгәнчә ярыш, милли уен төрләре башкарыла. Атлар чабыштырыла, ир-егет көрәшеп көч сынаша, капчык сугышы оештырыла, чүлмәкләр ватыла, аркан тарттырыла, капчык киеп яисә авызга йомыркалы кашык кабып, яшьләр йөгерешә, бүләк артыннан биек шома баганага менә һ.б. Ярышлар җыр-моң, гармун тавышлары, биюләр белөн бергә үрелеп бара. Болар һәммәсе дә сабантуйларның кабатланмас төсен, матурлыгын, милли эчтәлеген тәшкил итә.
Тыпыр-тыпыр бие әле,
Такта табарбыз әле.
Бер төшкәндә биеп калыйк,
Аннан карарбыз әле.
Безнең авыл – олы авыл,
Урамнары киң авыл.
Безнең якта сабан туйлар
Гел күңелле үтә ул!
Бу вакытта бала-чага йомыркалар буяп тәгәрәтешкән, аларны «сугыштырган», бүләк өчен алышкан.
Борынгылар орлык тишелүгә, йомырка борынлауга тылсымлы эш итеп караган. Йомырка алар өчен туклык символы вазыйфасын башкарган. Сабан туе бәйрәме элек чәчүгә төшү белән тәмамланган. Беренче буразнага орлыкларны йомырка белән аралаштырып сипкәннәр. Бу орлыкларның йомырка шикелле эре булып үсүен һәм көзге уңышның соңыннан йомыркалар булып, кош-корт, терлеккә әверелүен теләүдән килеп чыккан. Күренүенчә, биредә дә магик ышанулар крестьянның хезмәт эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара.
Шулай итеп, сабан туе тантанасы чәчүгә төшү белән тәмамлана. Сабаннан кайтучыларны чәчү беткән көнне басу капкасы янында көтеп торганнар һәм су белән коендырып үткәргәннәр. Моны да борынгыларның уңыш теләү йоласы – суга табыну, анда тылсым көче бар дип ышануларының бер чагылышы итеп исәпләргә тулы нигез бар.
Ә хәзер уйлап карагыз инде: бүгенге “бәйрәм”нең классик сабан туйлары белән уртаклыгы ни дәрәҗәдә калды икән? Гомумән, аның “сабан туе” дип исәпләнергә хакы бар микән? Фикерләрегезне көтеп калабыз.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент.
Автор фотосы.