Барлык яңалыклар
Тарих
22 Май 2025, 07:18

“Касимски Ибрай” кем ул?

Касимски Ибрай турындагы бәетләр дә, сөйләкләр дә халыкта киң таралган булган. Халык Касимски Ибрайны байларның азгынлыгына мисал итеп китерә.

“Касимски Ибрай” кем ул?
“Касимски Ибрай” кем ул?

«Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңелесе бар икән. Ул аптекарьны яраткан. Әмма абыйсы, аптекарьның малы юк дип, аны аптекарьга бирмәгән, бер байга бирергә булган. Кыз: «Синнән бүтәнгә барганчы, миңа үлем артыграк, үлем даруы бир», – дип, аптекарьга барган. Аптекарь өч тапкыр эчәргә кушып, дару биргән. Никах вакыты җиткәч, кыз бер эчкән – авырган, кияүне чакырганнар, кыз икенче эчкән – хәле авырайган, кияү килүгә өченчене эчкән – үлгән. Кызны җыйганнар. Төнлә аптекарь кабер сакчысына барып күп кенә акча биргән дә кызны казып алган, өенә алып кайткан, аңа дару эчерткән. Кыз терелгән. Ул элекке дарулардан үлмәгән, бәлки һуштан язган гына булган икән.

Шуннан соң аптекарь белән кыз икенче шәһәргә китеп бергә тора башлаганнар. Күп тә үтмәгән, аптекарьны хәрби хезмәткә алганнар. Электән аптекарьның жалованиесенә генә торганга, ире хезмәткә киткәч, кыз бик читен хәлгә төшә, әйберләрен сатып бетерә. Бервакыт аңа бер карчык килеп керә, үзен бик игелекле кеше итеп күрсәтеп, кызны, мин сине бик яхшы эшкә урнаштырачакмын дип, Уфага барырга димли. Кыз риза була. Карчык Уфага баргач, моны фәхешханәгә сатмакчы була, бу турыда хәбәр тарала. Касимски Ибрай да моны ишетә, кызны сатып алу өчен Уфага килә, кыз белән очраша. Кыз абыйсын бер күрүдә үк таный, абыйсы сеңелесен танымый. Кыз елый, сөйләшми. Кызны күндерү артыннан йөреп, Ибрай барлык байлыгын бетерә.

Бервакыт аптекарь хәрби хезмәтеннән Уфага кайта. Ул хатынының да, Ибрайның да хәлен белә. Шулай да Ибрайны очраткач (ә Ибрай моны хәрби киемендә танымый), Ибрайдан хәлен сораша, монда сез нәрсәгә болай аптырап йөрисез? – ди. Ибрай бөтен хәлен сөйләп бирә. Аптекарь моңа каршы:

– Мин кызны бер күрүдә сиңа ризалатам, – дип, үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Билгеләнгән вакытта бакчада аптекарь кыз белән Ибрайга каршы очрый. Гадәтенчә елап барган кыз аптекарьны күрү белән таный. Алар бер-берсен кочаклап алалар.

Шушы хәлдән соң аптекарь Ибрайга бөтен хәлне сөйләп бирә. Ибрай, үз сеңелесе артыннан йөргәнен аңлагач, шунда ук үз-үзен атып үтерә».

Фото: alfaim.ru

“Касимски Ибрай” кем ул?
“Касимски Ибрай” кем ул?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас