Язучы һәм журналист Заһит Мурсиев тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Тәнзия Шәрәфетдинова Башкорстанның Аскын районы Чишмә –Үрәкәй авылында 1967 елда туа. Әтисе Нәһим иртә дөнья куя, биш баланы әнисе Фәнүзә берүзе карап үстерә. Благовещен педагогия училищесын тәмамлагач, кыз Караидел районы Муллакай мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Шунда Радик Галимҗановка кияүгә чыга. Дүрт айдан соң ахирәте Римма туенда утырганда, көтмәгәндә, Тәнзия моторлы көймә хуҗасы – Расиф исемле кешегә ияреп кайтырга чыга. Аларга, әлбәттә, ире Радик кушыла. Караидел елгасы аша кичкәндә моторлы көймә караңгыда агачка бәрелә һәм укытучы суга егылып төшә. Бу вакытта ул авырлы була, шулай итеп бер мизгелдә ике җан өзелә. Кияүдә дүрт кенә ай яшәп өлгергән киленнең мәетен өч көннән соң гына табалар. Экспертиза мәрхүмәнең үпкәсенә су тулмаган, йөрәге ярылудан үлгән нәтиҗә чыгара. Фаҗига 1988 елның унынчы сентябрендә була. Радик фаҗигане авыр кичерә, хатынының балдагын зурайтып, ике балдакны бер итеп, бармагына киеп йөри.
Бәетне Тәнзиянең апасы, Чишмә-Үрәкәй авылында яшәүче Г. Шәрәфетдинова 1988 елда язган. Авторның исемен белә алмадык”.
Әнкәем, бала чакларда чәчемне үрмәдеңме,
Суга төшеп үләремне төшемдә күрмәдеңме?
Кара күлмәк кия идем хәсрәтле көннәремдә;
Бетмәслек кайгылар булдым әнкәем йөрәгенә.
Караидел сулары салкын, тәннәремне куырды;
Шул салкынга чыдамадым, сулышларым буылды.
Мәхәббәтең кайнар булды – ялкыннарында яндым;
Сөймәсен, сүрелсен, диеп, тотып суларга салдың.
Бик үкендең азак, елап Иделдән эзләп алдың;
Еладың да кулыңа алдың, җир куенына салдың.
Алтын балдагым югалды, белмим ниләр уйларга;
Үләремне белгән булсам, бармый идем туйларга.
Йөрәгеңдә төен итеп сакла, Радик, син мине;
Синең мәхәббәтең белән гүрләргә кердем инде.
Кояш баер, айлар калкыр, янәшәңдә кем ятар?
Минем җаннарым көнләшеп күбәләк булып кайтыр.
Туйга барырга чыккач та бер карадым үрләргә;
Дүрт ай да яши алмадык, илтеп салдың гүрләргә...
Сәхрәләрдә чәчкә җыеп кызыл тартма бизәдең;
Мәңгелеккә китүемне нигә алдан сизмәдең?
Ташлап куйдың берүземне бәлаләргә тарыгач;
Онытырсың инде мине шул чәчәкләр корыгач.
Язын сулар аккан чакта төрле җырлар җырладым,
Дусларыма иптәшлеккә калса иде җырларым.
Авылымның тар сукмагын бик якын күрә идем;
Әниемне сагынганда бер кайтып килә идем.
Кайткан юлыма бак, әнкәй, тәрәзәңнән үрелеп,
Шул юллардан шәүләм килер күзләреңә күренеп.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.