Барлык яңалыклар
Тарих
2 сентябрь , 10:46

Рауза бәете

1997 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылында Мөнибә Харисовадан (1918 елгы) БДУ студенты Айгөл Зиязова язып алган бу бәеттә көчләп үтерелгән кыз бала фаҗигасе турында сөйләнелә. Күз яшьләрсез укып булмый...

Рауза бәете
Рауза бәете

Әнисе киткән әтисе янына бальниска,

Әнисе киткәнен карап калган ул баскычта.

Әнисенең киткәнен ул-дошман күргән,

Әнисенең “барам” дигәне аңына сеңгән.

Әнкәсе китү белән Раузаны ул күзләгән,

Урманга бару өчен төрле хәйлә эзләгән.

“Роза, әткәң үлгән”, – дигән. “Әйдә барыйк”, – дигән.

“Әйдә, утыр машинага, күреп калырсың”, – дигән.

“Бальниска алып барам” дип, алдалаган ул аны,

Урманнарга алып барып, яралаган ул аны.

Урманнарга алып киткәч,

Роза елый башлаган,

“Бу сабый”, – дип тә тормаган,

Кара эшен башкарган.

Балта белән башын кисеп,

Аны капчыкка салган;

Розаның каннары

Елгалар булып калган.

Шул кабәхәт һөҗүм иткән,

“Бу сабый бит”, – димәгән.

Китереп сорау алгачтын

Үзе барып сөйләгән.

Бу сабыйның коты очкан,

Карап “һушсыз” күзенә.

“Зинһар, абый, коткар!” – дигән

Карамаган сүзенә.

Роза сабый йөгергәчтен,

Кабаттан тотып алган;

Тәндин җаны чыкканчы,

Күзләрен чокып алган.

Роза гөледәй Розаның

Өзгәләгән сабагын;

“Йөгереп качмасын” диеп,

Кискән ике аягын.

Башларына бензин сипкән:

“Утта яндырам, – диеп. –

Сөякләрен көл итеп,

Җилгә очырам”, – диеп.

Күмәр җирләр тапмагачтын,

Алып кайткан өенә;

Барагында кундырган ул

Яралаган көенә.

Шушы ерткычлыкны күреп,

Ничек Кояш сүнмәгән?!

Сабыйны тураклаган ул,

Бернигә дә күрмәгән.

Сабыйның яше ул вакыт

Ундүрткә дә тулмаган.

Раузаны алып киткән көнне

Хатыны өйдә булмаган.

Икенче көнне, хатыны кайткач,

Розаны урманга алып киттеләр;

Хатыны белән чокыр казып,

Ваклап күмеп кайттылар.

Раузаның әнкәсе җылыйдыр

“Роза балам кайда? – дип, –

Әллә шушы кабәхәт

Алып китте микән?” – дип.

Гаебе дөрес булгачтын,

Кабәхәтне яптылар;

Турап күмгән җиреннән

Кире алып кайттылар

Розаның алсу тәннәрен,

Кара каннар каплаган;

“Кычкырып ятмасын” диеп,

Башын кисеп ташлаган.

Алып кайтып гәүдәләрен,

Бальниска илттеләр;

Тураклаган гәүдәләрен

Врачлар җыеп тектеләр.

Җыештырып, гәүдәләрен

Гробларга салдылар.

Җыелышкан бөтен халык

Кан-яшь түгеп калдылар.

Әнкәсе гел күреп тора

Карточкалардагы гәүдәсен;

Суфия ханым күз алдында

Йөртә кызы шәүләсен.

Розаның йөзләре һич тә

Калмаган бит танырлык.

Әнкәсенә Ходай бирсен

Түземлек һәм сабырлык.

Рауза бәете
Рауза бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: