Буй җитте диеп шатланды әнкәем,
Ерак очырды язмыш бәпкәен.
Ерак илләргә баласы китте,
Соңгы сулышында баласын көтте.
Бала өзелде әнисен сагынып,
Очардай булды канат кагынып.
Ана өзелде хатларын көтеп,
Укып елады хатларын тотып.
Хатлары килде, үзе килмәде,
Баланың йөзен ана күрмәде.
Бала өзелде әнисе өчен,
Хатлар язды ул һәр җомга кичен.
Язмыш хөкеме каты булды безгә,
Шатлык-сөенечләр күренмәде күзгә.
Ире сугышта, улы сугышта
Үлеп калдылар, ятып калдылар.
Дүрт бала белән ятим калды ул,
Йөрәге сыкраудан сулып калды ул.
Ана егылды, авырып аяктан,
Өч бала елады, өчесе өч яктан.
Гомерлеләргә кәккүк кычкырып китә,
Минем әниемә дәшмичә үтә.
Төшемдә әнкәй читтә утыра,
Өч баласы өрек ашап утыра.
Ризыгы беткән – күренеп тора,
Шуның өчен ул читтә утыра.
Фәритем, диде, Фәрзәнәм, диде,
Үләм бит инде, кайтыгыз, диде.
Кайталмадык шул, әнкәем үлде,
Яшь башыбызга кайгылар килде.
Үксеп еладык, ятып еладык,
Әнкәй янында була алмадык.
Иң әче агу – үлем хәлләре,
Аяктан екты кайгы җилләре.
Кайсы җирләрдә әнкәй кабере?
Соң аңлашылды әнкәй кадере.
Айрылышканда икәү еладык,
Күрешербез әле дип икәү йобандык[1].
Аякларында ак тула оек,
Әнкәй озатты, күңеле боек.
Әмиргә хәтле әнкәй озатты,
Киткән юлымны әнкәй күзәтте.
Гомер буена истән чыкмыйсың,
Күпме еласак та барыбер кайтмыйсың.
Хуш, балам, диде, хатлар яз, диде,
Хәлеңне белеп торыйк без, диде.
Әнкәй беләсең, теләп китмәдем,
Нурлы йөзеңне кайтып күрмәдем.
Һич көтмәгәндә чыгып киттем мин,
Туганнарымны ташлап киттем мин.
Йылы[2] яклардан кошлар китәләр,
Сәлам әйтергә сине тапмыйлар.
Дүрт балакаең калдылар ятим,
Бу язмышларга ни генә әйтим.
Төшемә керде, күңелемә килде,
Якты дөньядан бик иртә китте.
Ашап туймадың, күреп туймадың,
Балаларыңны назлап туймадың.
Тормам, бик авыр җилләр кагыла,
Балаларың әрнеп сине сагына.
Гомер буена истән чыкмассың,
Күпме еласам да, барыбер кайтмассың.
Сез киткән җирләргә без дә китәбез,
Бу дөнья ул фани гына, безне көтегез.
И кәккүк, кәккүк, безнең киртәгә килеп кунасың,
Дәшмичә генә очып китәсең.
Кәккүк, син безгә начар юрадың,
Әниебезне алып китеп югалдың.
Хәзер син безгә килеп кунмыйсың,
Эшем бетте дип, күрәсең, уйлыйсың.
Әти кырык өчендә, әни кырык алтысында
Якты дөньяны ташлап киттеләр.
Алып киттеләр, илтеп куйдылар,
Ике баланы детдомга бирделәр.
Бер балакең өеңдә калды,
Кайгы-хәсрәттән йөрәге янды.
Бу балакаең әрнеп елады,
Хыялланудан Аллаһ саклады.
Җиде кешедән берүзе калды,
Үксеп елаудан күзләре тонды.
Кеше хәлләре кешегә билгесез,
Башыгызга төшсә, шунда белерсез.
Әти киткәндә, тумаган идем,
Әни үлгәндә, урманда идем.
Безнең ризык урманда – балтырган,
Ходай безне шуңа калдырган.
Газизләремнең йөзен күрмәдем,
Ятимлек килде, ашап туймадым.
Ялгызлык авыр, яши алмады,
Бу йортта хәзер ризык калмады.
Капкаң ябылды, утларың сүнде,
Тәрәз төбендә гөлләрең шиңде.
Бу йортта хәзер кошлар сайрамый,
Самавырларда чәйләр кайнамый.
Йортны, бакчаны чүп үлән басты,
Бу йортның хәзер ямьнәре качты.
2017 елда Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында Фәрзәнә Кәримовадан (1926 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
[1] Йобандык – юандык.
[2] Йылы – җылы.