Барлык яңалыклар
Тарих
15 март , 07:35

Лена ГАЙНАНОВА. Такташ нәселе (Ахыры)

Ата белән ана: “Һадиның үлемен дә төнлә хәбәр иткәннәр иде бит”», – дип, төнне кара кайгыда үткәрәләр. Хәйрулла абзый иртән авыл советына барса ... зур гына сумма акча тоттырып кайтаралар.

Лена ГАЙНАНОВА. Такташ нәселе (Ахыры)
Лена ГАЙНАНОВА. Такташ нәселе (Ахыры)

Хәсрәтле көннәрнең берендә кичен авыл советыннан дежурный килеп: “Сезгә анда кәгазь килгән, иртәгә килеп алыгыз”, – дип әйтеп китә. Ата белән ана: “Һадиның үлемен дә төнлә хәбәр иткәннәр иде бит”», – дип, төнне кара кайгыда үткәрәләр. Хәйрулла абзый иртән авыл советына барса ... зур гына сумма акча тоттырып кайтаралар. Һади Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, Һади үлгәч, уллары Рафаилга тиешле пенсия акчасын, юллап, картлар исеменә күчергән икән. Кулымда Г. Хәмзинаның шул вакыйгадан алда гына Казанга Габидуллага язган хаты. “...Абидулла, минем хәзерге экономик хәлем шактый ук әйбәт бит. Мин кадерле Һади ярдәме белән университет тәмамлаган кеше буларак, аның улына тиешле тәрбияне бирә алырмын, дип уйлыйм. Мин Һадиның картайган ата-анасын күздә тотам. Рафикка зур расходлар кирәк булганга кадәр, аңа тиешлесен картларга биреп, әз булса да аларга ярдәм итү минем ихлас теләгем һәм мораль бурычым”.

Хәнифә апаның әйтүенчә, картларга берничә ел дәвамында Гөлчирә Хәмзина күчергән пенсия һәм әдәби гонорар акчалары килеп тора.

Шәмсенисаның бертуган апасы Зөһрәнең кызы Нәгыймә апа Арсланова Һади әнисенең бик ягымлы кеше булуы, сүзләрне гел бизәкләп әйтүе турында сөйли: “Мәсәлән, мин аларга кунарга килә идем. Зур әни (Шәмсени­са апа) алдыма аш кую белән генә чик­ләнми, “аша әйбәтләп, Нәгыймә, бездә кояш соңрак чыга, кояш сезнең очтан чыга бит, безгә килеп җиткәнче озак гомер үтә, ачыгырсың”,ди иде”.

Такташевларның Мәскәүдә яши торган олы кызлары Фатыйма апа җәен Сыркыдыга балалары белән кай­тып яши. Фатыйма апаның улы Әхәт Богатов авылга кайтып йөрүләрен хәтерли: “Әби ятып кына тора, берәм-берәм янына киләбез, ул бераз калкынып, без­нең башларыбыздан сыйпый, аркадан сөя. Ә бабай безне Торбеево станциясеннән үк ат белән барып ала иде. Юлда ка­рыныгыз ачар, дип, станциядәге чәйханәгә алып кереп, чәй, булка белән сыйлый. Аның гел мәшәкатьле, киеренке хәлдә булуын хәтерлим. Шулай да безнең белән шаярып, уйнап та ала иде. Сеңелем Сәйдәне кулына ала да сарыкларны саната: Бер ак куй, бер кара куй, бер ак куй, бер кара куй... Шуннан үзенең бик күңеле булып көлә иде. Безгә йомыш-мазар кушкан булып, булдыклылыгыбызны мактый иде. Кичен йорт­ка малларны кертергә, капкалар ябарга булышканда бик оста итеп мактый. Шуннан соң, тагын берәр йомыш куш­сын иде, дип йөрисең.

Тавык оясына менеп, күкәй алам да күрше малайга бирәм, ул миңа алма бирә. Бабай күрмәмешкә салы­ша иде. Кирәк-яракка дип сораганда, бабайга бик арык, начар ат бирәләр иде, әллә атларның барысы да шулай булдымы инде. Малайлар белән атны конюхка тапшырырга барабыз, ә конюх безне сүгә, атны камыттан суктырткансыз, бабагыз килсен, ди. Бабай аның янына барып, нидер сөйләшеп кайта иде. Бабайның бер яраткан сүзен хәтерлим: Э, пыста (пусто, буш нәрсә).

1936нчы елда, алтмыш өченче яшендә Шәмсениса апа үлгәч, Хәйрулла абзый Мәскәүдәге, Казандагы балаларында бераз торып ала да, Ташкент янындагы Кибрай-Олугбәк бистәсенә олы улы Хафиз янына китә һәм 1943нче елның ноябрендә җитмеш тугыз яшендә шунда дөнья куя.

Алдымда Хафизның хатыны Мөршидә апаның кырык өченче елда Мәрзия апага язган хаты. Авыру тарихы, әйткән сүзләре, ничек үлүе турында тәфсилләнгән. Каена­тасына карата иң җылы, мәрхәмәтле хисләр белән тулган хат. Хафиз абыйның да, үзе­нең һәм балаларның да бу югалтуга күнегә алмаулары турында әрнеп язган. Кырыгынчы елларда Һади Такташның һәм Гөлчирә Хәмзинаның улы Рафаил Такташев (рәссам, сәнгать фәннәре докторы ) әнисе белән бергә Фирганәгә барышлый Кибрай-Олугбәктә тукталалар, Рафаил абый карандаш белән бабасының рәсемен ясый. Ул бабасын шат күңелле кыяфәттә күрүен хәтерли.

Шулардан чыгып, Хәйрулла абзый картлык елларын яхшы тәрбиядә уздырган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Такташ әсәрләрен (өч томлыкны) матбугатка әзерләгәндә, язучының шәхси тормышына караган һәм туган-тумачалары турында материалларның аз булуы күзгә ташлана иде. Шагыйрьнең туганнарын, якыннарын эзләүне максат итеп куйган идем.

Менә шул максаттан чыгып, Такташның Мәскәүдәге туганнарына бар­дым. Мәрзия апаның улы, Илдар Мостафин квартирасында фоторәсемнәр карап утырабыз. Бер рәсемне кулына алып, Илдар: “Бу минем әбием”,– диде. “Кайсы әбиегез?” “Минем әни Мәрзия белән Һади абыйның әниләре”, – ди Илдар. Булмас! Шәмсениса апа беркайчан да рәсемгә төшмәгән дип санала иде. Хәнифә апа да шулай ди иде. Элекке Татарстан берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Милли музей) Такташ әнисенең телдән әйтеп ясалган зур рәсеме бар иде. Дөрес, музейдагы бу портрет Хәнифә апаның портреты сыман. “Ул бит сезнең портрет”, – дип, мин Хәнифә апага әйткәнем дә бар иде. Ә бу минем кулымдагы рәсемдә бөтенләй башка кеше. Дөрес, Такташ чалымнары бусында күбрәк. Ләкин ничек ышанырга? Илдарның бу әбисен күргәне юк бит. Кемнән раслатырга? Такташның бертуганнары дөньяда юк инде. Бердәнбер өметем – туксан яшен тутырган Таһир абый. Таһир абый белән Һади Такташның әтиләре бертуган.

Телефонны Таһир абый хатыны Нәгыймә апа алды. Килергә рөхсәт сорыйм. “Бүген соң бит инде, юлда куркырсың, иртәгә килерсең”, – ди. Иртәгә? Юк, юк, бүген! Таһир абый олыгайган кеше, бер төн эчендә ни булмас!

Метро поездының озак, өстерәлеп кенә баруына шаккаттым. Элек мин метрода йөрүнең тизлеген ничек мактаганмын икән?

Ишек ачылуга ук какча гәүдәле, пөхтә картны күреп алдым. Исәнләшү әдәбен ашык-пошык үтәп, бабай алдына Илдардан алган рәсемне куйдым. “Таһир абый, таныйсызмы бу кешене?” Җавапны ишетми калырмын дип, тын алудан туктадым. “Шәмсениса тәтәй, син бит бу! Йа Алла!” – картлар­ча өзек-өзек тавыш белән Таһир абый шулай диде. Киеренкелектән кинәт бушанып, хәл бетеп, урындыкка утырдым. Көтелмәгән табыш иде бу!

Илдарның әйтүе буенча, бу рәсем аларда соңгы ун ел эчендә генә күренгән. “Һәрхәлдә, мин мәктәптә укыганда бездә ул рәсем юк иде”, – ди ул. Кемдә булган бу рәсем, мине тагын нинди ачышлар көтә?

Мәскәүгә икенче баруымда мәсьәлә ачыкланды. Рәсем башта Шәмсенисаның олы кызы Фатыймада булган. Фатыйма апаның улы Әхәт абый әйтүенчә, әнисе һаман саен рәсемне кулына алып: “Әнием, бәгърем”, – дип үбә торган булган. Соңыннан рәсем Фатыйма ападан Мәрзия апага күчкән.

1937 елда Мәскәүгә килгәч, Хәйрулла абзый бертуган Хөсәен абыйсының улы Таһирның гаиләсе белән бергә рәсемгә төшкән. Бик моңлы, хәсрәтле чагы булган Хәйрулла абзыйның, рәсемендә дә шул чагыла.

Фотода Такташның Уфадагы туганнары. Лена ГАЙНАНОВАның шәхси архивыннан.

Лена ГАЙНАНОВА. Такташ нәселе (Ахыры)
Лена ГАЙНАНОВА. Такташ нәселе (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: