Шәмсениса апа, Урта Азиядән кайткач, үзенең яраткан кешесенә – Хәйруллага кияүгә чыга. Хәйрулла 25 елга патша хезмәтенә алынган була. Дүрт елдан соң, ашказаны авыруы сәбәпле, өенә кайтарыла. Хәйрулланың беренче хатыны баладан үлә. Егет Шәмсениса белән бертуган Хәсәннең якын дусты була. Ул Хәсән янына еш килеп йөри. Шәмсенисаны ошата. Ләкин бу чая, уңган, җырга-телгә оста кызның үзендә күңеле барлыгын белгәч кенә, башкода җибәрергә батырчылык итә.
Хәлчә туй итәләр. Шәмсениса ике дистәдән артык туган-тумача яшәгән йортка өченче килендәш булып килә.
Такташевлар гаиләсендә 9 бала туа. Шуларның алтысы – Фатыйма, Хафиз, Һади, Габидулла, Хәнифә, Мәрзия – исән-сау үсеп җитәләр. Һади гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.
Гомеренең соңгы елларында Шәмсениса апа фаҗигагә тарый – аяклары авыртып, йөри алмас хәлгә килә, җиде ел урын өстендә ята. Һади Такташ аны Казанга алып килеп, “Иске клиника” хастаханәсендәге врачларга да күрсәтеп карый, файда булмый. Сыркыдыда ананы иң кече кызлары Мәрзия тәрбияли.
Бу вакытта өч бала – Һади, Габидулла, Хәнифә – Казанда яшиләр. Ана аларга чиксез мәхәббәт тулы хатлар язып тора. Кулымда Шәмсениса апаның сакланып калган бер хаты: “...Габидулла җаным, балам! 30 нчы числода буш көн (сишәмбе) дөшемдә күрдем үзеңне. Зинһар, хат яз. Хәлең ярыймы? Юк өчен кайгырынма, зинһар, кайгырма. Үзеңә саулык, тәүфикъ теләп торам. Каршы хат яз барын да. Мине хәсрәт илә тотма. Һади, җанкисәгем, син дөшемә иңмәйсең, тегел көн дә күрергә. Зинһар, бер-береңезне якын итеп, күрешеп торыңыз, ташлашмаңыз. Минем хәсрәтем сез генә. Җаным, Хәнифә, син үгә киләсең, җан-тән илә эшлисең дә, китәсең дә, бер-ике юл хатыңызга да мохтаҗ кыйласың.Җаннарым, минем выт бөтен шатлыгым сездән хәбәр алу. Җан кисәкләрем, балаларым, мин сезне уйлап көн-төн үткәрәм. Ни ашый торганнардыр, дип, ничек торалар дип... Һади балам, Рафушны (Рафуш – Такташның улы Рафаил. – Л.Г.) анасы кая алып китте, беленәме? Балам, җаным, кайгырма. Син анардан файда күрергә булса, дөнья читенә алып китсә дә, күрерсең. Файдасыз булса, кулыңда асрап та эчеңне пошырыр... Ай булды, Хафиздан хәбәр алганым юк. Сәламәтме икән? Хәсрәт илә торамын... Хәнифә, быел чусинкәләр бастырырга теләгән идегез...Безнең йонны сәвит алып чыкты. Үз йоннарыннан кырык сум сорыйлар, анарга хәл алмый, аякларыңыз өшер, нишләрсез. Һади балама 1-2 шигырь язам, Хәнифә яратмаса да.
Өшим, балам, өшим инде, адиал ябынсам да,
Дөшләремә дә иңмәйсез никадәр сагынсам да.
Өстендәге күлмәгеңнең изүләрен кем уйган.
Адәм тегел, коштан да юк туган иленнән туйган”.
Кечкенә буйлы почтальон Кармай Такташевлар өенә җылы җавап хатларын еш китерә.
1931 елның 8 декабрь төнендә Хәйрулла абзый йортына кара хәбәр китерәләр – Һади үлгән. Тормыш мәшәкатьләренә, олыгаюына бирешмәскә тырышып яшәгән Хәйрулла абзый берьюлы бөрешеп, хәлсезләнеп кала. Шәмсениса апаның да хәле начарая, урыныннан бөтенләй тормас була. Ачыргаланып, өзгәләнеп елаган күңеленнән шигырь агыла?
Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Каен бармы каберең янында?
Рәсмең тора менә күз алдымда,
Үзең юк шул, балам, янымда.
Син утырткан ятим каеннарга
Күз яшьләрдән сулар сибәмен,
Таң алдында каен яфракларын
Җылы йөзең итеп үбәмен.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен-әкрен итеп исәләр,
Син үлгәчтен никтер шиңмәделәр,
Каеннарың һаман үсәләр.
Каеннарга сөйлим моңнарымны.
Аңлаган күк тып-тын торалар,
Синең кулың итеп ботакларын
Гүя миңа сузган булалар.
Җәйләр җитте инде, ул каеннар
Яшел яфракларга төренде,
Алар кайгы белми, мәңге шатлар,
Тик әниең шашты, сөренде.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен генә һаман исәрме?
Син үлгәчтен шаулап үскән каен
Мин үлгәчтен шулай үсәрме?..
Шәмсениса апа өйдәгеләргә дә, хәл белеп керүчеләргә дә Һадиның балачакларын, шаянлыкларын сөйли. Менә Һадиның 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер кулы белән колагыннан тотып, икенчесе белән балага суккалый, кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?” – ди. “Әнә үзе әйтсен”,– дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде”,– ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар”,– дип җавап бирә Һади. Әнисе “разбуйникның” корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!” Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. “Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?” – дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е”,– дип такмаклый Һади.
Тагын шулай бервакытны Шәмсениса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик эссе. Эш тә җиңел түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади: “Әни, безнең өй турысында төтен күренә, пожар түгел микән?” – ди. Әнисе хәйләне сизә, ләкин: “Улым, булмаса, бар өйгә кайт, пожар булса килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың”, – ди. Һади, чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып, Парча елгасына су керергә чаба. Әнисе улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: “Көнозын су буенда уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам”,– дип уйлый.
Көне-төне колхоз эшендә һәм авыру әнисе янында кайгыртып йөргән Мәрзия һәм авылга кайткан арада башка балалары да Шәмсениса апа чыгарган шигырьләрне язып алгалыйлар. Мәсәлән, ул хәл белергә кергән күршеләренә:
Кыйблалардан килгән кара болыт,
Шул коядыр илләрнең тарысын.
Хәлең ничек, диеп ник сорыйсыз,
Күрмисезме йөземнең сарысын? –
дип җавап бирә. Һадины юксынып, үзенең йөри алмавына әрнеп:
Җир җиләге чыга җир ярып,
Яфраклары кала җир ябып.
Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Ничек кенә күрием бер барып,–
дигән сүзләрне көйгә салып җырлый.
Урында ятканда Шәмсениса апа бик нәфис бизәкләр белән карават япмасы бәйләгән. Кызы Хәнифә апа аны гомер буе саклаган. Үләр елында Хәнифә апа аны миңа бирде. Шулай ук әниләре Казанда “Иске клиника”да яткан чакта: “Һадием абажурына ябар”, – дип, ике кечкенә япма да бәйләгән. Әнисе алдында Һади аны язу өстәлендәге лампасына каплап торган. “Әни, бу япмалар синең кулларыңны хәтерләтерләр, миңа шигырь язарга илһам бирерләр”, – дигән. Ул япмаларны да, кайчан һәм кем бәйләгәне турында язылган язуы белән бергә, Хәнифә апа миңа тапшырды. Бу әйберләр Такташның киләчәктә төзеләчәк музеенда кадерле экспонатлар булачак.
Хәнифә апа Такташева болай сөйли иде: “Әни белән Һади абый төскә дә охшашлар, күңелләре-хисләре белән дә бердәйләр иде. Әти Һади абыйны укытучы итәсе килде, ә әни аның шагыйрьлеген хуп күрде.
Әти дә, әни дә бик зирәк, заманына күрә укымышлы кешеләр иде. Үзара бик яратышып тордылар. Әни үлгәндә, әтине җирдән күтәреп алганнар, шулкадәр хәсрәтләнгән. Әти бик сөйкемле кеше иде. Сакал-мыекны купшы йөртергә, ыспай киенергә ярата иде. Ул беребезгә-бер каты сүз әйтмәде. Ә авыл халкы арасында үткен сүзле, курыкмас туры әйтә торган бер кеше иде”. Шәмсениса апа да кирәк урында җавабын әйтә белгән, тел яшермәгән. Илдар Мостафин әнисе Мәрзиянең сөйләгәнен хәтерли: “Шәмсениса юл буенда урак ура икән. Юлдан бик шәп атта кирелеге, тупаслыгы белән танылган барыня үтеп бара. Уракчылар янына җиткәч, бу: “Бог не в помощь!” – дип кычкыра. Шәмсениса да аңа үзе кебек җавап бирә: “Не спасибо!” – ди.
Такташевларны дошман күрүчеләр дә булган авылда. Авыл советына кереп оялаган көнчеләр Хәйрулла абзыйларны сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр, балалары укыган җирләргә «алар кулак балалары» дип донослар язып, укудан чыгартуга ирешәләр. Бу хәлләрне Һади Такташ гәзиткә язып чыга, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, гаеплеләрне фаш иттерә, дөреслекне кайтарта. Шагыйрь үлгәч тә гаиләне тынычлыкта калдырмыйлар. Төрле уйдырмалар белән нигезләп, Такташевларны колхоздан чыгаралар. Бу дөреслек инде уллары, югары белемле агроном Хафиз һәм укытучы Габидулла, Һади Такташның беренче хатыны юрист Гөлчирә Хәмзина ярдәме белән торгызыла.
Фото Лена ГАЙНАНОВАның шәхси архивыннан.
(Ахыры бар.)