– Хәзер язганыңны укып та бир инде, сеңелем, – ди апа.
Шәмсениса, әле генә үзе язып тәмамлаган хатны кулына алып, кычкырып укый башлый. Бик ишле гаилә әгъзаларыннан, бөтен күрше-күләннән аерым-аерым чуктин-чук сәламнәр күндергәннән соң, йорттагы хәлләр, авылдагы вакыйгалар тезелеп киткән иде хатта. Соңгы биттә сагынып саргаю, өзелеп көтү, ярату турында җырлар да бар иде.
Җыр чыгару Шәмсенисага әллә ни авыр түгел. Ул үзе, җыр чыгарам, дип тә уйламый, ничектер шулай, каршысында утырган йөзе сагышлы апаның инде дистә еллар патша хезмәтендә, солдатта йөргән ирен сагынып сулкылдавы була, кызның күңел кыллары нечкәреп китә, бәхетсез хатынның моңнары җыр булып кәгазьгә агыла башлый.
Шәмсениса хатны укып бетергәндә, апа тыела алмый елый иде инде. Бераздан соң ул кызга карап:
– Гаеп итмә инде, сеңелем, елый дип. Минем эчемдәге бөтен хәсрәтемне җыр итеп язгансың бит. Яшь кенә бит әле син. Барысын да каян бу кадәр беләсең соң? Иргә чыгып, ирдән калып, нужа күрергә өлгермәгәнсең бит.
Шул чагында мич буенда җеп эрләп утырган хуҗа хатын сүзгә кушыла:
– И-и. ахирәт, нужаның аның бүтән төрлесе дә була шул. Хәдичә түти җизнидән дүрт бала белән торып калды бит. Өч кыз, бер малай. Нужаның әчесен нык татыдылар инде алар. Әнә Шәмсениса да, апалары да кече яшьтән кешегә хат язып, хат укып тамак туйдырдылар. Иңде бер кыз кияүдә. Хәсән абыйлары өйләнгән. Хәдичә түти янында Акбикә дә төпчек кыз Шәмсениса торып калды. Шәмсениса кызым, безнең авылга утырмага килгән саен, бөтен авыл халкының язу-сызу йомышларын үтәп йөри бит.
– Әйе шул, әйе шул, – ди апа, ашыгып. – Аллаһы Тәгалә сиңа бәхет бирсен, сеңлем. Яраткан кешеңә чыгып, рәхәт гомер итәргә язсын!
– Амин! – ди Шәмсениса, көлеп.
Кызга иртәгә Сыркыдыга кайтып китәргә кирәк. Әнисе хәбәр җибәргән: “Кайтсын, үзен бик сагындым!” – дигән. Нәрсә булды икән? Бүтән елларда Шәмнениса утырмага килеп икешәр ай да тора торган иде. Бу юлы әнисе аны бер айдан кире өйгә чакыра.
Иртән иртүк юл чыгасы дип, иртәрәк ятарга булдылар. Хуҗалар инде күптән йоклый. Ә кыз, күңеленә тынгы таба алмыйча, йоклый алмыйча ята... “Әни нигә чакыртты икән? Өйдә әллә берәр күңелсезлек бар микән?” Аннары кызның уйлары бүгенге вакыйгаларга, Шәмсениса язган хатны бик кадерле нәрсә шикелле күкрәгенә кысып басып торган апага барып тоташты. Хатынның: “Яраткан кешең белән гомер ит!” – дигән сүзләре кабат исенә төшеп, кыз елмаеп куйды. Яратмаган кешегә кияүгә чыгалар диме соң? Бары тик яратканга гына!
Хәдичә түти кызын бик җылы каршылады. Аркасыннан сөйде, әйбәтләп сыйлады. Аннары өйгә чакыртуының сәбәбен сөйләде. Шәмсениса югында ул аны күрше Сәдрү малае Сафага ярәшкән икән. Калым итеп акчасын да алган. Туй көне дә билгеләнгән. Кызның кайтуын дүрт күз белән көтеп торганнар.
Сәдрү күрше эшне бик кызу тоткан. Бу үткен, уңган кыз Сафаны бик өнәп бетерми бугай. Шуңа күрә аны, уйлап торырга вакыт калдырмыйча, тиз генә эләктерергә кирәк. Шул исәптән чыгып, Сәдрү фәкыйрьлек белән тормыш иткән Хәдичә түтигә калымын да тоттырып куйган, туй көнен дә ашыктырган.
Шәмсениса, ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй, әнисенә карап катып калган иде.
– Йә, кызым, сүзеңне әйт. Ризадыр бит? Сәдрү – бай кеше. Ятимлектә үстең. Хет кияүдә рәхәт яшәрсең, – ди Хәдичә түти, өзеп-өзеп.
– Әни, акчаны Сәдрү абзыйга кире кертеп бир, мин Сафага чыкмыйм!
– И Алла! Кызым, акчаны тотып бетергән идем шул, бурычыбыз бар иде бит, шуны түләдем. Чык Сафага, кызым, карышма, үзеңә дә, безгә дә яхшырак булыр. Үзеңне күптән яратып йөриләр бит...
– Чыкмыйм!
Хәдичә апа, бер карарга килеп:
– Сиңа шуннан да яхшырак кияүне каян табыйм мин? Чыгарсың! Кире уйлау юк! – диде.
Кыз әнисенең холкын белә иде. “Һе, көчләп кияүгә бирмәкче! Үзе мине бәхетле итәм дип уйлый инде... Нишләргә?..”
Бер сәгатьтән бөтен нәрсә хәл ителгән иде инде. Сыркыдыга Урта Азиядән кунакка кайткан бер хатынга ияреп, иртәгә иртүк авылдан чыгып качарга!
...Ат тотып баручы малайга юлчылар үзләрен якындагы Торбеево станциясенә түгел, юлны саташтыру өчен, аннан ераграк урнашкан станциягә алып барырга кушалар. Поездга кереп утырулары була, тәрәзәдән атларын станциягә таба җан-фәрманга чаптырып килүче Сәдрү белән Сафаны күреп алалар.
Менә Сәдрү абзый ашыгып вагонга килеп керә, аның артыннан Сафа. Шәмсенисаны ике кулыннан тартып, кычкыртып, вагон ишегенә кадәр алып баралар, урамга өстери башлыйлар. Өзгәләнеп елаган кыз баланы, аны ишектән чыгарырга маташкан ирләрне күреп, кемдер берәү (Шәмсениса аны урядник дип хәтерләп калган):
– Прекратите безобразие! – дип кычкыра.
Сәдрү әлеге кешегә хәлне аңлата башлый:
– Бу кыз улымның кәләше, бүген никах буласы, ә ул өйдән чыгып качкан. Мусульманский бог, так делать – грех, говорит.
– Ә кыз бу егеткә кияүгә чыгарга ризамы? – ди теге кеше.
– Юк, юк, риза түгел, теләмим! – дип кычкыра Шәмсениса.
– Кыз риза түгел икән, сезнең аны көчләргә хакыгыз юк!
Шуның белән кәнитил дә тәмам була. Шәмсениса Урта Азиягә китеп бара.
Ул заманда авыл җирендә кыз баланың мондый тәвәккәллеге һәркемне шаккаттыра. Сыркыдыда бу вакыйга уңае белән кемдер бәет тә чыгара.
Сәдрү агай, талларыңа
Асыл кошлар кунмыйдыр.
Син теләгән Фәхри кызы
Сиңа килен булмыйдыр,–
дип, урамнан җырлап та үткәлиләр.
Китәрмен илегездән,
Тынармын сүзегездән,
Очып барган аккош төсле
Су эчмәм күлегездән.
Сыркыды халкы, бу җырны авылдан качып китәр алдыннан Шәмсениса чыгарган, дип, озак вакытлар көйгә салып җырлап йөри.
Хәдичә түти кыз өчен дип алган калым акчасын Сәдрүгә түли алмый. Шул хакта озак вакыт ызгышлар бара. Калым акчасын Хәдичәнең Урта Азиядә яши торган кияве, Шәмсенисаның бертуган апасы Зөһрәнең ире Фазлетдин Арсланов түли...
Һади Такташның бертуган сеңелесе Хәнифә апа шушы кыйссаны сөйли иде дә әниләре Шәмсениса апаның үтенечен искә төшерә иде: “Берүк, балалар, минем баштан үткән бу вакыйганы кешегә сөйләмәгез!” Хәнифә апа үзе бу хәлләрне кешеләр белүгә каршы түгел: “Әнине кимсетә торган нәрсә юк бит монда, язарга теләсәң, яз”, – дип, миңа боларны матбугатта чыгарырга рөхсәтен әйтеп куя иде...
Фото Лена ГАЙНАНОВАның шәхси архивыннан.
(Дәвамы бар.)