Әнкәй мине үтерергә план кора төрлечә;
Тар гүрләргә керәм инде, күрәчәкне күрмичә.
Мине мичләргә тыгарга ник уйладың, әнкәем?
Ничек азрак кызганмадың, мин бит синең бәбкәең.
Соң минутта уйладым мин, йөгереп тышка чыгарга;
Ничек, әнкәй, кулың барды мине мичкә тыгарга?
Күңелләрем үсми иде, матур күлмәк кияргә;
Мине үтермәсәң дә бит барыр идең кияүгә.
Әнкәй мине тотып алып одеалга урады;
Әнкәй, минем исән чагым күз алдыңда торамы?
Әнкәй, газиз җаным очты көлләр булып һавага;
Бензин сибеп утка якты – ышан инде анага?!
Хәзер инде син үзең дә төрмәләрдә ятасың;
Мине үтермәгән булсаң, күрмәс идең җәфасын.
Ничек, әнкәй, башың җитте мине утка ягарга;
Барыбер, мине үтереп, бара алмадың, кияүгә.
– Кызым, мин дә үкенәм инде сине утка якканга;
Минем үзәгем өзелде син утларда янганда.
Одеалга ураганда үзем дә бик кызгандым;
Син утларда янган чакта әллә ниләр уйладым.
– Үз балаңны янган утка тыкмас идең, уйласаң;
Мин дә утта янмас идем, әбиләрдә уйнасам.
Җир куеннарын кызгандың, утка тыгып яндырдың;
Балам булгач, кияүгә баралмам, дип уйладың.
Яшь сөягем янып бетеп күмерләргә калгандыр;
Әнкәй мине жәлләмичә, янган утка салгандыр.
Әнекәем, ташлар салдың пешергән ашларыңа;
Сигез яшемдә җиттең бит минем яшь башларыма.
Яшь сөякләрем янганда су сибүче булмады;
Әнкәй корган планнарны әбекәем белмәде.
Минем мичтә януларым кызганычтыр кемгә дә;
Әнкәй, гомерең үтсен инде мәңгегә төрмәдә.
Әнкәй, башым белән тыксаң, янар идем тизрәк;
Минем газиз җаннарымны кызганмадың бигрәк.
Минем кайда булуымны белми иде берәү дә;
Бер аягым калган иде әбекәем кергәндә.
Әбекәем килеп керде май исләре чыкканга;
Бигрәкләр дә кыен булды газиз җаным чыкканда.
Урамнарны төтен баскан, мин утларда янганда;
Жәлләдеңме, әнекәем, мин утларда янганда.
“Кайтма, кызым”, – дигән булсаң, кайтмас идем, әнкәем;
Мине жәлләмәде әнкәй – утка салды, әбекәем.
Әткәй армиягә киткәч, әнкәй тыныч калгандыр;
Әнкәй мине, жәлләмичә, янган утка салгандыр.
Аклы ситса күлмәгемнең якаларын кистердең;
Янган утка салыр өчен нигә мине үстердең?
Әнкәй мине туган чакта ак мендәргә салгандыр;
Ак мендәргә салган башым шул көннәргә калгандыр.
Менә шулай: кайвакытта кара җанлы аналар;
Балаларын кызганмыйча янган утка салалар.
Шулай кызлар: бу бәетне чын күңелдән тыңлагыз;
Баланың болай булуы анадан, дип уйлагыз.
Чыганак: Утта янган кыз бәете / Рәшит Ягъфәров публикациясе // Мәдәни җомга. – 1997. – 20 июнь.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.