Барлык яңалыклар
Тарих
1 март , 10:50

Ана каргышы төшкән Азат бәете

Кеше каргамагыз, бәласе үз балагызга төшәргә мөмкин!

Ана каргышы төшкән Азат бәете
Ана каргышы төшкән Азат бәете

Бакчаларга чәчәр идем,

Бәхет бакчада үсми;

Иркә үскән балаларның,

Бәхете буламыни?

Сигезенче бала булып,

Дөньяларга килдем мин;

Яраткан малаем дип,

Кадерләп үстердең син.

Карап үстергән малаең –

Гомере кыска булган;

Каргаган бөтен каргышың,

Минем башларга булган.

Әни каргый күрмә башка,

Каргыш төшә икән ул;

Азапланып җан бирә алмау,

Үзәкне өзә лә ул.

Әни, сине гаепләмим,

Ачу килгәч каргаган;

Мине болай ятар диеп,

Уйлап та карамаган.

Күремчеләргә дә йөрдек,

Больнисларга да кердек;

Миңа каргыш төшкәнлекне,

Күремче аша белдек.

«Иң яраткан балаңа

Төшкән, – диде − каргышың»;

Мине күргәч елый идең,

Аңлап үзең ялгышың.

Кара әле, әни, бәгърем,

Абыйларым, апалар;

Мин шушылай китеп баргач,

Алар мине аңларлар.

Абыйларым, апаларым,

Болай була күрмәгез;

Газиз балаларыгызны,

Минедәй рәнҗетмәгез.

Каргама син, әни бәгърем,

Синнән үтенеп сорыйм;

Унтугыз яшь вакытымнан,

Тар каберләрдә черим.

Үлүләре бигрәк авыр,

Дусларым, туганнарым;

Сигез балаң арасында,

Ризыксыз бала булдым.

Күзләреңә карап саубуллаштым,

Яшьле күзләремнән күрмәдең;

Башкаларга теләгән каргышың,

Миңа төшәр диеп белмәдем.

Бик борчылдың, бик күп яшьләр түктең,

Алып булмый төшкән каргышны.

Бик күп җирләргә йөреттең –

Үзгәртеп булмый шул язмышны.

Түзә алмагач минем сыкрануга,

Алып бардың больницага;

Үлем килүләрен көтә-көтә,

Була яздым чистый дивана.

Больниц бусагасы биек-биек,

Аяксыз менү авыр;

Мин кала дип өметләнмә,

Җанымны басты тамыр.

Минем белән больницада,

Бик күп көннәр кичердең;

Больница кушеткасында,

Елый-елый тилмердең.

Кушеткалары бик тар,

Мендәре дә булмады;

Әни, синең күзләреңә,

Йокы заты кермәде.

Син газап чиккәнне күргәч,

Йөрәкләрем калтырый;

Мин авыртуны каратып,

Ходай сине газаплый.

Бик карадың мине әни,

Соңгы сулышка кадәр;

Авырый күрмә, кайгы күрмә,

Соңгы көнеңә кадәр.

Әни нигә тапкансың,

Ходай ник яраткандыр?

Абау, Аллам, бу авырту,

Кабергә дә барадыр.

Аллам нигә алдың икән,

Рәхәт күрер көннәрем?

Ник, Ходаем, җәлләмичә,

Газаплап үтерәсең?

Гомерем кыска булды,

Егерме дә тулмады;

Унтугыз яшемдә үк

Газраил очрады.

Газаплады Газраил

Башта аягым алды;

Аннан эчемне ярдырып,

Ярты җанымны алды.

Газаплады, өзгәләде,

Йөрәк бәгырьләремне;

Кабат-кабат больницада,

Йөртте йөрәккәемне.

Нигә газаплады икән,

Җаннарым алыр булгач?

Алды соңгы сулышымны,

Ел ярым газаплагач.

Ходай сиздергәнме миңа

Уналтыда өйләндем;

Зинһар, гафу ит, бәгърем,

Ялгыз каласың белмәдем.

Безнең кебек бу дөньяда

Яратканнар бар микән?

Сиңа миннән, миңа синнән

Аерылырга язган икән.

Синең белән бергә чакта

Мин бик бәхетле идем.

Күз яшьләрең сөртә-сөртә,

“Бәгърем”, – дия идең.

Бик яраттың син дә мине,

Күрә идем, бәгърем;

Миңа күрсәтмичә елап,

Кызара иде күзең.

Кара күзләреңдә күз яшьләре,

Тама иде йокы күрмичә;

Үлеп китәм, гафу ит, бәгърем,

Сезне бәхетле дә итмичә.

Мин бәхетсез иттем инде,

Калды газиз балам да;

Бик яраттым бит мин аны,

Тәмле иде балдан да.

Балам, бәгърем, җәйгә чыккач,

Каберемә килерсең;

Әниең белән бергә,

Чәчәкләргә күмерсең.

Мин сине көтәрмен, балам,

Зират киртәләрендә;

Башларыңнан иркәләрмен,

Һәрбер иртәләреңдә.

Сулыш йөрер юлларымны,

Кара тамыр чорнады;

Минем бәхет юлларымны,

Кара болыт каплады.

Мин китәм бит, бик елама,

Бәгърем, ялгыз каласың;

Бергә чакларны сагынсаң,

Балабызга карарсың.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Ана каргышы төшкән Азат бәете
Ана каргышы төшкән Азат бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: