«Бисмиллаһи» диеп башладым бу бәетнең башларын;
Алтмыш сигез яшькә җиткәч, бәет яза башладым.
Анасына кем кул суза – дөньяда бу зур гөнаһ;
Үзәгемә үткәннән соң, мин язамын мөнәҗәт.
Исән чакларымда йөрдем кеше ишеге төпләрендә;
Бәбекәем риза түгел имезгән сөтләремә.
Куаладың, типкәләдең, кара янды төннәрем;
Балакаем, үзеңә кайтыр миңа күрсәткәннәрең,
Анагызны җепкә бәйләп, мәзәкләр уйнадыгыз;
Анагызның каргышы төшмәс дип уйладыгыз!
Авыру тигәч алып кайтып, тавыкханагә яптың;
Ничә еллар шул кетәктә ялгыз бер башым яттым.
Ничә көнгә савыт тотып яныма керә идең;
«Чыгар», дип ишеккә барсам, түшемә тибә идең.
Бер кечкенә савыт белән хатының аш китерде:
«Җен карчыгы, аша», – диеп, йөземә бер төкерде.
Хәл белергә берәү килсә, аңа мине хурладың;
«Безнең әнкәй җенле», – диеп, капкадан куаладың.
Ике балаңны карадым, хатының ташлап киткәч;
Эт кебек җепкә бәйләдең, үлем хәленә җиткәч.
Карават аякларына богаулап, бәйләп тордың;
Култык асларына тыгып, муеннарымны бордың.
Караватка богауладың богаулы аякларым;
«Чыгарсана!» – дип кычкырып, карлыкты тамакларым.
Каткан икмәк, салкын ботка алдыма китерә идең;
Газиз анаңа ышанмыйча, мәңге үлмәс дидең син.
Мине зинданнарга салдың, картайган көннәремдә;
Бәбекәем, җәберләдең, тавык кетәкләрендә,
Типкәләдең, җәберләдең, барысына да түздем мин;
Аллаһыны да хурлагач, синнән өметемне өздем мин.
Картлыктагы бу көннәрне алдан сизмәде күңел;
Киленнән күргән хурлыкны язып бетерерлек түгел.
Авыз ачып әйтергә дә ирек бирмәдең, балам;
Матур көннең иртәеендә акылсыз калды анаң.
«Әй, йолдызым» дия-дия, үстердем сине сөеп;
Нинди михнәтләр күрмәдем, сине үстерәм диеп.
Имезгән күкрәк сөтемне ахирәттә түләрсең,
Балам, каргышларым төшсә, кемгә үкенеп сөйләрсең?
Чыгып китсәм, тотып алып, сөйрәп алып кайттыгыз;
Яңадан шул келәтлеккә кыйнап кертеп яптыгыз.
«Әнкәй, син безгә дошман», – дип, ут салдың йөрәгемә;
Үлгәч, өсләремә килмә, салма туфрак каберемә!
Чыгар, бәбекәем, дисәм, сугып җибәрә идең;
Башым белән стенага барып бәрелә идем.
Хурлыкларга түзә алмый, утларда яна идем;
Киемнәрне салып ташлап, шәрәгә кала идем.
Караңгы, салкын җирләргә берүземне яптыгыз.
«Безнең әнкәй җүләр», – диеп, яманатым саттыгыз.
Бер бөртек бала үстердем, артык иркәләп-сөеп;
Картлыгымда җенле иттең, башкайларымны төеп.
Син яңа өй салам диеп, боздың тавыкханәмне;
Хатының сүзенә карап, җәберләдең анаңны.
Миңа яңа өй дә салдың, тавыкханәмне алдың;
Тәрәзәгә капкач куеп, ишеккә богау салдың.
Ул өеңдә салкын булды, һич тә кояш кермәде;
Бөтен гәүдәм калтырап ятты, җылы аш та күрмәде.
Бәхиллегемне алам диеп уйламадың, бәбкәем;
Тиздән мәңгелеккә китә синең газиз әнкәең.
Әлмәттәге «Колшәрип» – минем туган илкәем.
Сукыр көйләренә табып үстерде сине әнкәең.
Мәңгелек йортка китәм, Зәйнәп кызым, каласың;
Атнакичме, җомга көнме, мине искә алырсың.
(Җәберләнгән ана бәете / Л. Бадыйкшан публикациясе // Татар иле. – 1997. – №7.)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.