Әфган сугышы бәете
Әфганстан – йөрәк ярасы,
Әрнүләрнең юктыр чамасы.
Ят җирләрдә һәлак булдык бит без –
Татар, башкорт, урыс баласы.
Туган илебезгә исән кайтсак,
Җирне үбәр идек һәммәбез.
Чит җирләрдә чыкты җаннарыбыз,
Табутларда кайтты гәүдәбез.
Безне көтә газиз ата-ана,
Тәпи баскан изге җиребез.
Ни хәл итик, безне озатты бит
Еракларга туган илебез.
Ил кушканны без үтәргә хаклы,
Безгә башка чара калмаган.
Кыска гомер, ят җирләрдә үлү –
Әмер шулай булган Алладан.
Ятим калды безнең сөйгән ярлар,
Алтын балдакларны кимәдек.
Үзебезнең ул һәм кызларыбызны
Кочакларга алып сөймәдек.
Иген басулары безне көтте,
Безне көтте уку йортлары.
Әткәй, әнкәй, туган-тумачалар
Сүндермәде көтеп утларны.
Тик югалткан кеше баласын
Татый кайгыларның ачысын.
Маңгайларда шушы язмыш булгач,
Күрәчәктән кая качасың.
Илкәебез, әткәй-әнкәйләрне
Без назлаган кебек назлачы.
И, Ходаем япь-яшь егетләрне
Бу дөньядан иртә алмачы.
Илдә туа, яуда үлә диләр,
Ир-егетләр яуда үлмәсен.
Безнең язмыш ачы. Килер буын
Без күргәнне берүк күрмәсен.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.