Бездә Аксак Тимер дип сөйләмиләр, Тимеркәй дип сөйлиләр. Тимеркәй дигән бер юлбасар шушы Калатауны алырга теләгән. Ул Кушнаренко* ягыннан, түбән яктан килеп, шушыны алырга уйлаган. Ләкин аны үткәрмәгәннәр. Шуннан бу сугышчыларына әмер бирә: һәрбер сугышчыга өчәр карачкы ясарга. Русча “пугало” була инде. Саламнан кешегә охшаган өчәр карачкы ясата да, шуларны күтәреп, төн уртасында тирә-якка утлар ягып, болар бу якка таба, шәһәргә керергә килә башлыйлар. Шунда монда торган бабайлар куркып калалар инде: “Болар бик күп икән бит, башта әз булып күренгәннәр иде”, – дип. Төн уртасында теге карачкыларны алар кеше дип күрәләр.
Менә шулай итеп, капканы ачканнар. Тегеләр бәреп кергәннәр, каланы яндырганнар, күп кенә халыкны кырганнар. Шуннан соң исән калган халыклар моннан төшеп, Чакмагышка утырган инде. Чакмагыш аста бит инде менә. Монда кан коелган, кеше күп үлгән урында яшәргә теләмәгәннәр, дип сөйлиләр иде.
Җимерелгән Калатау әле озак еллар халык хәтерендә яши. Революциягә кадәр бу җирләрне Рәсәй патшасы Веригиннар нәселенә бүләк итә. Казан ханлыгын яулап алуда зур тырышлык күрсәткән нәсел борынгы һәйкәлне тар-мар итә, каланың ак ташларын аяк астына сала, тегермәннәр салдыра, абзарлар төзетә. Аксак Тимер гаскәре тезләндерә алмаган каланы җир белән тигезли. Веригиннар утарыннан табылып, безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер ташы бүген Башкортстан Республикасының Милли музеенда саклана.
2023 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылында яшәүче тарихчы Марат Ахунов (1955 елгы) әлеге риваятьне “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында “Заман көзгесе” тапшыруын әзерләүче Илзирә Юзаевага сөйләде.
Фото: kartarf.ru