Кырык дүртенче елны
Бик күп кырылды халык.
Бу әкият, ялган түгел
Барысы да чынбарлык.
Алтмыш өйле бер авылда
Кырыклап кеше үлде;
Көн саен дүрт-биш мәетне
Исән кешеләр күмде.
Иртән чирли баласы –
Тамаклардан кан килә;
Ә кичен чирли анасы –
Танаудан да кан килә.
Өйдә бер кеше чирләсә,
Өйдә беркем калмады.
Үлем канатларын җәеп,
Безне кайгы ялмады.
Безнең Базы* суы әче,
Үрчетеп булмый балык.
Сугышта кеше кырылды,
Авылда үлде халык.
Ул чирдән беркем котылмый
Беркем котылмый качып;
Мәетләргә кәфен дә юк,
Тормыйлар өстен ачып.
Агуланган кешеләрне
Күрсәң – исең китмәле;
Дүрт-биш көн эчендә бик күп,
Бик күп өйләр бикләнде.
Агуланып үлгәннәрне
Хәзер кемнәр исәпләр?
Әнә шундый авырлыкта
Үтте безнең яшь чаклар.
Без дә ятим ул вакытта –
Ни эшләргә белмибез;
Хәзерге яшь кешеләрнең
Төшенә дә кермибез.
Кан чиреннән үлеп бетте
Әбисе дә, бабасы;
Ул вакытның һич төзәлмәс
Йөрәкләрдә ярасы.
Сугышлардан бик тиз килми
Әтиләрдән хатлар да;
Менә шулай авыр булды
Без бәләкәй чакларда.
Танавыннан каны ага,
Чыдап булмый исенә –
Чирле кеше үрсәләнә,
Керер янган мичеңә.
Гөлләремә су сибегез
Гөлләрне корытмагыз.
Сулар агар, еллар үтәр,
Сез безне онытмагыз!
Йөгерәбез, су буенда
Аякны кисә камыш.
Кешеләр үлә сугышта,
Авылда – ачы язмыш.
Үлгән кешенең яныннан
Һич кенә дә китмәйбез;
Үзебез дә үлмәс өчен,
Чәчкән борчак чүпләйбез.
Үлгәннәр кабере яныннан
Үтәбез башны иеп;
Исән чакта җир сөрделәр,
Сауган сыерны җигеп.
“Сыерыңны җик!” – дип куша
Яшенә дә картына;
Тырма тартып, без йөрибез
Әниләрнең артыннан.
Сабан сөреп, тырма тартып,
Без яшәргә тырыштык;
И Ходаем, илгә-көнгә
Бирсәң иде тынычлык!
(2001 елда Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында Фәнүзә Гыйльвановадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган.)
* Базы – Башкортстанның Шаран, Чакмагыш, Илеш һәм Дүртөйле районнары буенча агып, Агыйделгә коя торган елга.
Фото: varjag2007su.livejournal.com