Барлык яңалыклар
Тарих
13 июнь 2023, 17:37

Шәһидләр кабере

Январь аеның салкын көне була. 51 кешене аталар ул көнне. Хәйретдин муллага әйтәләр: «Коръәнне аяк астына салып таптасаң, без сине җибәрәбез», – диләр...

Шәһидләр кабере
Шәһидләр кабере

51 кешене аталар ул көнне. Продразверстка отрядла­ры авылны талап йөриләр. Кемнең тавыгын, казын, сарыгын күрсәләр, әйтәләр, бүген без сездә ашыйбыз, диләр. Кешеләрнең киемнәрен, туннарын салдырып алалар, соңгы казаннарын яки самоварларын алып чыгалар. Авыл бай була. Волостной авыл.

Бер вакыт яшьләрне учебкага җыялар. Красная армия өчен. Шул яшьләр, занятие беткәч, таудан төшәләр. Шул вакыт от­ряд бер йортны талый. Яшьләр шуңа туры килә. Отрядтагы берәүне үтерәләр. Башкаларын кыйныйлар. Продразверстка отрядына ярдәм килеп җитә. Авылны чолгап алалар. Активный участникларны «без суда и следствия» шул көнне үк аталар. Ян­варь аеның салкын көне була. Атылганнарны эчке киемгә калдырып чишендереп, урамга чыгарып ташлап баралар. Икенче көнне муллаларны, хәллерәк кешеләрне ату дәвам итә.

Хәйретдин муллага әйтәләр: «Коръәнне аяк астына салып таптасаң, без сине җибәрәбез», – диләр. Ул: «Семьям белән барып күрешим, сөйләшим», – ди. Җибәрәләр. Өенә кайта күрешергә. Өендә әйтә: «Юк, шәһид булам, таптамыйм», – ди, бәхилләшә. Кире бара, аталар аны.

15 январьда мәрхүмнәрне авыл зиратыннан ерак түгел, юл буена, елга янындагы уйсу җиргә җирлиләр. Язын ташу вакы­тында бу кабер су астында калырга тиеш була. Әмма шул яз елга ярларыннан чыгып яңа юл яра, туганнар каберен урап уза. Бу урынны «40 мулла күмелгән җир» яки «Шәһидләр кабере» дип атыйлар.

(2010 елда Пермь краеның Күнгер районы Семочки авылында Хава Абдуллинадан (1932 елгы) Илсөяр Закирова язып алган.)

Фото: rusdozor.ru

Шәһидләр кабере
Шәһидләр кабере
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: