Борын-борын заманда Греция дигән илдә (ул заманнарда Греция булмаган да әле, шулайда вакыйганың кай җирләрдә барганлыгын чамалар өчен язуым. Һәмдә ул җирләр әлеге Греция биләмәсенә кергәнгә шулай язам) яшәгән халыклар җыелышып аллалары хөрмәтенә бик матур һәм бик зур храм төзиләр. Храмга Парфенон дигән исем дә бирәләр. Чынлап та ул заманнарда бу храмга тиңдәше булырлык бина булмаган. Шунда яшәгән халык шушы храмга килеп аллаларын зурлап төрле бүләк, корбаннар китергәннәр. Алай гына да түгел тирәяк җирләрдән һәм якын-тирә дәүләтләрдән дә килеп бу храм эчендә үз аллаларны зурлаганнар. Төрле бүләк, алтын-көмешләр калдырганнар. Шушы храмны төзегән төзүчеләрне данлаганнар. Исемнәрен храмның диварларына алтын белән язып, аларны хөрмәт иткәннәр. Әмма шушы Парфенон храмын төзегән осталарга көннәшеп караучылар да булган икән. Менә инде тач безнең замандагы кебек. Үзләре булдыра алмыйлар, ә булдырганнарга, кулларыннан килгәннәргә көнләшеп карап, аларга аяк чалып, аларга каршы килүчеләр безнең дәвердә дә адым саен очрап торал.
Менә шул, борынгы, заманда Парфенон храмын төзегән төзүчеләргә көнләшеп караганнардан бер адәм актыгы бу храмны яндыра. Яндыручыны тиз арада ачыклап тотып алалар. Ни өчен, ни сәбәп белән яндырганын белергә тырышалар. Халыкның, аннан да бигрәк жрецларның нәфрәтләре бик зурдан. Чөнки Парфенонга табынырга килүчеләр ел саен урындагы шәһәр-дәүләт казнасына бик мул килем-табыш китерә тоган булганнар. Яндыручының исемен дә ачыклыйлар. Ул Герострат исемле кеше булып чыга. Билдәле ул заманнарда сорау алулар бик каты булып аны җәзалыйлар. Жрецлар белергә телиләр: шәһәргә зур табыш китерә торган шушы матурлыкта тиңдәше булмаган храмны ни өчен яндырганын? Сәбәбе нәрсәдә? Яндыручы дәшми һәм аны барча халык соравы буенча үлем җәзасына хөкем итәләр. Хөкем җәзасын үтәр алдыннан Геростраттан соңгы тапкыр ни өчен яндырганын сорыйлар.
– Ни өчен Парфенонны яндырдың?
Җаһил күзен дә йоммый:
– Тарихта исемемне калдырасым килде. Минем исемемне шушы Парфенон храмын яндырды дип, киләчәк буыннар да сөйләп искә алсыннар өчен яндырдым, – ди.
Билгеле инде, җинаятьчене үлем җәзасына тарттыралар. Жрецлар шулай ук катгый карар да чыгаралар “яндыручының исемен бер кайда да язмаска, бер кайчан да телгә алмаска! дип. Шулай итәләр дә. Еллар үтә, берничә буын алышына. Инде Парфенон храмын яндыручының исеме онытылып бетә яза. Әмма бер тарихчы ниндидер сәбәп белән Геростратның исемен үзенең язмасында телгә алып үтә. Менә шуннан соң Герострат дигән җаһилнең исеме тарих язмаларында әледән-әле язылып телгә алына. Бу язмышның һәм тарихның без кешеләрдән ачы көлүе ме? Әллә булмаса безне искәртеп кисәтепме? Чөнки Геростратны бик каты җәзалыйлар. Шул җәзалау, тән авыртуларына түзә алмыйча үзен гаепле дип әйтергә мәҗбүр булганмы? Хәзер инде боларның барсын да бер Аллаһ кына белә. Шуңа күрәме Парфенонны төзегән осталарның да, Геростратны үлем җәзасына хөкем иткәннәрнең берсенең дә исемнәре тарихка билгеле түгел. Ә менә Геростратның исеме тарихта торып калган. Бу тарихның усал шаярып чынлап та безне искәртүеме?
Шулай уйланып утырам-утырам да, барча уйларым үзебезнең Стәрлебашка кайтып кала. Әйе безнең Стәрлебаш тарихында да төрле борылыш, уңай һәм фаҗигале хәлләр дә булгалаган. Минем фаразлавым буенча уңай хәлләр күберәк булгандыр дип уйлыйм. Бу турыда күренекле якташыбыз Зәки ага Зәйнуллин үзенең әсәрләрендә язып калдырды. Шуны әйтәсем килә яхшылык эшләгәннәрнең берсе дә, мин яхшылык эшлим дә тарихта калам, диеп эшләми. Киләчәк буынга бездән ядкәр, үрнәк булып, яхшылык булып калсын, дип эшләгәннәр. Әйтик шул Салавуч җирләреннән Явыз Иваннан качып килгән Монасыйп карт тарихта калырмын дип шушы Стәрлебаш җиренә килеп төпләнгәнме? Я булмаса Стәрлебашта мәчетләрне үз акчасына тоткан һәм зиратын таш койма белән уратытырган Тукаев бабайлар, мин тарихта калырмын дип эшләгәннәрме? Әлбәттә, юк. Алар халыкка яхшы булсын, киләчәк буын безнең эшләгән эшләрнең файдасын күрсеннәр дип эшләгәннәр. Киләчәк буын үрнәк алсын, дип, гел яхшылык эшләргә тырышканнар.
Мин белгәндә Стәрлебаш урамында өч фонтан бар иде. Күпчелек халык шул фонтаннардан су алып файдасын күрде. Бу фонтаннарны төзеткән әлеге шул Тукаевлар тарихта каласыбыз килә, дип төзетмәделәр бит инде. Халыкка уңай, җиңеллек булсын, дип су үткәргәннәр. Әйе ул заманнарда тимер торбылар булмаган, ә шулай да җаен тапканнар. Икешәр метрлы имән бүрәнәләрнең уртасын тишеп, бер берсенә ялгау ысулы белән авылга су үткәрү җаен тапканнар. Фонтан диюем шуңардан, бу коеларны халык үзе фонтан дип атаган. Чөнки мин белгәндә бу коелар Мисыр пирамидалары кебек дүрт почмаклы һәм калай белән тышланып биеклеге ике метр һәм чак кына арыгырак иде. Көянтә рычагы да булып, шул көянтәсенә аска таба бассаң суы ага торган иде. Хәтта бидрә-чиләк элеп агызырга элгече дә була торган иде. Я булмаса әйтик инде Стәрдебаш районына юллар салдырган Фаткиев Нур агай белән, тузан очып утырган Стәрлебаш тауларына агач утырттырган Арслангулов абзыйлар тарихта каласыбыз килә дип бу эшләрне эшләделәрме? Юк! Әлбәттә, юк!
Язмам бу турыда гына түгел, гомумән районыбызда соңгы елларда мәдәният өлкәсендә эшләнгән эшләр турында кыскартып, бик кыскартып үзебезнең баштан үткәннәрне язмакчы булдым. Кайберләре: “Кит шулай ук булмагандыр инде”. Икенчеләре: Шулай ук көчергәнешле булды мени? – дип сорарга мөмкин. Нихәл итәсең аламалык белән яхшылык җитәкләшеп йөри диләр. Гел яхшылык кына булса, без аламалыкның нинди булганын белмәс идек. Шулай ук гел начарлык кына булса да, яхшылыкның ничек була икәнен белмәс идек. Дөнья шулай корылган. Бу әсәремдә гел генә аламалык булган икән диеп укымагыз, бу тормыш ул. Шуңа да берсен дә гаепләмим. Ничек бар шулай язарга тырыштым. Исем-шәрифләре яки биләгән вазыйфалары туры килү, ул бик очраклы гына хәл. Шуңа да үпкәләштән булмасын.
Яки без матурлыкны булдырырга тырышып көрәшмәсәк кем көрәшер иде? Безнең белән алышмасагыз, кемгә каршы чыгып, кем белән көрәшер идегез?
Фото: greecehighdefinition.com