Барлык яңалыклар
Тарих
8 декабрь 2022, 14:11

"Кальтәү" кәлтә түгел

Тәтешле районының Кәлтәү авылы бик борынгы тарихка ия.

"Кальтәү" кәлтә түгел
"Кальтәү" кәлтә түгел

400 еллар элек бу урыннарда кара урман шаулап утырган була. Яңа Кайпан авылында яшәүче Чүмеч нәселенең бер кешесе шушы якларга килеп чыга. Бу урын аңа ошый, һәм ул, ыруы белән күченеп, “Хәл тау” итәгенә килеп утыра. Бик борынгы заманнарда, ата-бабаларыбыз да тумаган чакта була бу хәл. Ерткыч хайваннар тулы, калын, кара урманнар арасында урнаша бу авыл.

Монда бик акыллы, төз атучы, һәрбер хайванның эзеннән, тавышыннан танучы Котлыбай исемле кеше яшәгән, ди. Авыл халкы Котлыбайны ихтирам иткән, аның сүзеннән чыкмаган, барлык эшне ул кушканча башкарганнар. Көн артыннан көн үткән, Котлыбайның оныклары да сунарчы булып үсеп җитешкәннәр. Котлыбай, авылдан китеп, кайдадыр озак көннәр югалып йөреп кайта башлаган. Бу хәл күпләрне аптырашта калдырган. “Кая булды соң аларның Котлыбае? Көчле, дәртле, һәр ауны оештыручы кешегә нәрсә булды? Әллә чирлиме? Әллә картайдымы?” Бу сораулар күпләрне борчыган, һәм кешеләр, аларга җавап эзләп, картның үз янына килгәннәр.

– Мин картайдым инде. Ауга оныкларымны өйрәтегез, – дигән Котлыбай.

Үзе исә җае чыгу белән авылдан ерак түгел урнашкан бер тауга йөри башлаган. Тау башына менеп җиткәч, хәл алып, ял иткән. Бу урынны бик ошаткан ул. Авылдашлары: “Кайда булдың?”, – дип сорасалар, “Хәл тавына бардым”, – дип җавап бирә торган булган.

 Гомер аккан су кебек, вакыт үтә дә китә. Көтмәгәндә, авылда янгын чыга, халык сүндерә алмый, бар нәрсә көлгә әйләнә. Ут кара урманнан да куркып тормый, аны да ашап, йотып китә. Авыл халкын кайгы баса. Аксакаллар бу урынны гөнаһлы, шомлы урын, дип, башка җиргә күчәргә карар кылалар. Ерак китеп булмый, чөнки бала-чага, хатын-кызга авыр булачак. Шунда Котлыбай алга чыга да болай   ди:

– Әйе, без бу кара күмер белән тулган, көлгә баткан яланда торып калдык, ләкин моннан ерак түгел, элекке яланыбыз кебек матур, яшеллеккә чумган, үзем “Хәл тавы” дип йөрткән урын бар. Бүген үк шунда күченик, авылдашлар, ә авылны Хәлтау дип атыйк!

Халык риза була һәм Котлыбай артыннан яңа урынга табан юл тота. Котлыбайның улы әтисенең ут чыгасын, авыл янып бетәчәген алдан сизеп, халык өчен яңа урын хәстәрләп куюына бик аптырап, бу хакта аның үзеннән сораган.

– Улым, моннан бер ел элек төш күрдем. Аллаһы Тәгалә мине күктән кисәтте: “Котлыбай, әзерлән, сәфәргә чык, яңа авыл өчен урын эзлә. Суы, урманы, җире яхшы булсын”, – диде. Мин сүз дә әйтергә өлгермәдем, ул юкка чыкты. Шул көннән башлап күңелем тынычлык белмәде. Мин күп йөрдем, яңа җир эзләдем һәм таптым, – дип җавап биргән Котлыбай.

Әлеге вакытта матур үткәне һәм киләчәге булган бу авыл Кәлтәү дип атала.

(2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан Азалия Яппарова күчереп алган.)

Фото: komandirovka.ru 

"Кальтәү" кәлтә түгел
"Кальтәү" кәлтә түгел
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: