Барлык яңалыклар
Тарих
23 ноябрь , 11:14

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Исемең матур, кемнәр куйган, Торачы?

Ни өчен Торачы? Каян килеп чыккан бу сүз?

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Исемең матур, кемнәр куйган, Торачы?
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Исемең матур, кемнәр куйган, Торачы?

Ашыга-ашыга печәнгә китеп барабыз. Бу авылга килгән генә еллар. Койма артында ниндидер кош кычкырган тавыш ишетелә:

– Нинди таныш булмаган кош кычкыра ул? – дип сорыйм.

 Иптәшем койма аркылы гына үрелеп карый да:

– И, ябалак, кеше куркытасың бит, – дигән була. 

Ә ул ябалак түгел, “Ябалак” кушаматын йөртүче кеше булып чыга. Үзенең шулай ябалакка охшатып кычкыра алганына сөенеп, көлә инде хуҗа. Андый хәлләр белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килде авылда.

– Саескан, шыкырдама әле, кунак чакырасың!

Беләбез бит инде, саескан коймага  кунып шыкырдаса, көт тә тор, кунак киләчәк.  “Саескан” кушаматлы кеше ачуланырга уйламый да, көлә генә. Менә авыл ичмасам! Авыл түгел, кошлар базары дисәң дә була. Гомер буена бер сорауга җавап эзләдем:

– Нигә бу авылда һәр гаилә диярлек кош исеме йөртә? Нигә алар бу кушамат белән эндәшкәнгә, ачуланмыйлар, авызларын гына ералар.   Нигә, нигә алар үзләренең кушаматына шулай хөрмәт белән карый?

Илеш районы Торачы авылына 1693 елда нигез салына. Тарихи мәгълүматлар буенча, 10-11 гаиләне берләштергән кабилә, Минзәлә өязеннән Сөн елгасы буйлап төшеп, аның икенче бер бәләкәй генә  елга белән кушылган тамагына килеп урнаша. Яшәү өчен бик матур җирне сайлыйлар алар. Тирә-якта урман, каршыда таулар тезмәсе. Елга буена урнашу – үзе олы куаныч. Каршыда, елга аша гына, зур гына авыл. 

Килеп урнашу белән, кабилә башлыгы, елганың икенче ягына чыгып, күршеләрнең хәлен белешеп, киләчәктә бергә-бергә күрше булып яшәргә ризалыкларын сорап кайта. Яңа төзелә башлаган авылга Торачы исеме куша кабилә халкы. Ни өчен Торачы? Каян килеп чыккан бу сүз?

Бүгенге буын халкы арасында авылның исеменә карата төрле риваятьләр йөри. Янәсе, 1900 елларда авылда зур янгын чыга. Ачыл исемле кыю егет уттан бик күп кешеләрне коткара, ләкин үзе, үлемечле яра алып, янгын урынында үлә. Авыл халкы аның гәүдәсе янында: “Тор, Ачыл”, – дип, бик озак аны уятырга тырышалар, тик файдасыз, егет үлә. Ачыл исемле кыю егет хөрмәтенә Торачы дип кушканнар икән бу авылга дигән риваятькә ышанып яшәдек.

1693 нче елда нигез салынган авыл, 200 елдан артык исемсез яшәмәгәндер инде дип уйлап, башка риваятьләр эзләдек. Бу эштә миңа энциклопедия ярдәмгә килде. Кабилә килеп урнашкан Сөн буенда бик күп кошлар йөргәнен искә ала халык. Бу кошны күпләр танып белә.  Авырлыгы 450-500 грамм , озынлыгы 32-35 сантиметрга җиткән Торач кошы ул. Фазан, кыр тавыклары семьясына караган бу кош елга буйларында, коры җирдә оя корып яши икән. “Кошлар яратып оя корган җир, димәк, без дә бу тирәдә оя корырга тиешбез” дип, халык дәртләнеп, үзе нигез салган бу авылга Торачы исеме куша. Бүген дә нәкъ аңа охшаган кошлар яши әле шул җирләрдә. Димәк, авыл кош исемен йөртә.

Хәзер иң кызыгына килеп җитәбез. Күрәсезме, авыл тарихының яшерен бер бите ачыла. Менә кайда икән Ябалак, Саескан, Чыпчык, Тавык, Карга кебек кушаматларның тамыры! Авылга Торачы дип кош исеме кушкач, аның кешеләре дә кошлар исемен йөртергә тиеш була.

Кошларның һәркайсының үзенә бертөрле холык-фигыле була. Кабилә кешеләренә дә кушаматларны нәкъ шуңа карап кушканнар икән. Ябалак төнлә йокламый, нидер эшли, шуңа төнлә эшләргә яраткан кешегә Ябалак дип кушалар; тегендә-монда хәбәр сөйләргә яратучы Саескан кушаматын ала. Менә ни өчен кушаматлары белән эндәшкәнгә ачуланмый икән бу авылдагы халык. Чөнки бу кушаматны аларның ата-бабалары йөрткән, васыять итеп буыннан-буынга  тапшырган.

Авылның яртысы хайван кушаматын йөртә. Ни өчен дисәгез, 1704 елда Торачы авылына типтәрләр килеп кушыла. Электән яшәп килгән халыктан аерылып торсыннар дип, аларга хайван кушаматлары кушалар. Менә бит, Комак, Тычкан, Куян, Бүре, Төлке, Үгез, Песи дип үчекләшкән авылдашларның, ачуланыр урынга, авыз ерып көлеп торганнарын күреп, хөрмәтем артты аларга. Берьяктан кешегә кушаматы белән эндәшергә ярамый диләр, ләкин монда буыннар бәйләнеше кычкырып тора бит!

Шәҗәрә дә кирәкми кебек  монда, кем белән торганыңны чамала: Төлке икән, димәк хәйләкәр, сак бул; Бүре – урман санитары, димәк, хуҗа чисталык ярата, усаллык та җитәрлек. Шулай итеп, Илеш районының иң төпкелендә урынлашкан Торачы авылында нәсел тамырларын хөрмәт иткән, тарихына ихтирам белән караган тырыш халык яшәгән һәм әле дә яши.

Мәрьям ШӘМСИЕВА,

Илеш районы.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Исемең матур, кемнәр куйган, Торачы?
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Исемең матур, кемнәр куйган, Торачы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в