Барлык яңалыклар
Тарих
21 ноябрь 2022, 09:44

Төрмә бәете

Ит изгелек – көт явызлык. Кешегә ярдәм иткәне өчен бу бәетнең герое төрмәгә эләгә.

Төрмә бәете
Төрмә бәете

Күршеләрең җыелгандыр,

Утырып чәең эчкәнсең.

Мин тоткынлыкка киткәчтен,

Күп кайгылар кичкәнсең.

 

Бу зинданга кермәс идем,

Күңелләрем азгандыр.

Хак тәгалә тумышымнан

Маңгаема язгандыр.

 

Җөмлә яланнарны күрдем,

Кырлач-кырлач таш икән. 

Җөмлә могҗизалар күрер

Өчен туган баш икән.

 

Мин зинданда ятамын,

Күземдин яшь атамын.

Хак тәгалә насыйп итсә,

Үз илләремә кайтамын.

 

Ишекләргә барсам, әй, йозаклы.

Тәрәзәгә барсам – тимерле.

Тимер тәрәзәгә карап торып,

Ике күзекәем тилмерде.

 

Бу зинданга барып кергәч,

Ни күрмәйдер башларыбыз.

Гомерләрем булып, илгә кайтып,

Калды микән җыяр ашларыбыз?

(1988 елда Мәчетле районы Әләгәз авылында Сабира Әкрам кызы Әкрамовадан (1918 елгы) БДУ студентлары язып алган. Сабира әбинең тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Яшьтән үк ятим кала. Кешедә бала тәрбияләп яшәсә дә, укырга омтыла. Ул искечә, яңача укый, яза белә.

17 яшендә укытучы була. Башта балаларны, соңыннан ликбезда олыларны укыта. Сугыш елларында завферма булып эшләргә кушалар. Ул берсүзсез риза була, чөнки авылда ир-ат юк, барысы да сугышка китеп беткәннәр. Тик хатын кызлар да балалар гына. Эшләве шулкадәр кыен була. Ашарга юк, маллар үлә. Ул малларны үлгәнче, тизрәк чалып, итен кешеләргә тараталар. Кешеләрдән чабата үрдереп, 25 чабатага 1 килограмм он бирәләр. Кешеләрне жәлләп, Сабира әби онны артыграк та бирә. Шулар барысы да Сабира өстенә өелә. Сугыш азагында аны гаепләп, төрмәгә озаталар. 1945 – 1948 елларда төрмәдә утыра. Анда нинди генә авырлыклар, җәфалар, кыенлыклар күрми ул! Шунда “Төрмә бәете”н иҗат итеп, хат белән авылдагы туганнарына сала.)

Фото: poisknews.ru

Төрмә бәете
Төрмә бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: