Барлык яңалыклар
Тарих
27 сентябрь 2022, 11:56

Йөгәмәш тавының сере нидә?

Башкортстанның Тәтешле, Яңавыл якларында исеме легендаларга күчкән бер серле тау бар.

Йөгәмәш тавының сере нидә?
Йөгәмәш тавының сере нидә?

“Серлелеге нидә?” дип аптырыйсызмы? Җавап бирәм: бу тау атамасының барлыкка килүен халык дөнья мифологиясенең иң борынгы катламнарына караган “демиург-үрдәк” – “дөньяны барлыкка китерүче үрдәк” мотивына таянып аңлата. Республикабызда мондый аңлатмага ия урын-җир атамасы бүтән очрамый. Бу исә үзе үк әлеге төбәктә яшәгән халыкның борынгылыгы, аның тарихлар төпкеленнән үк биредә яшәвен күрсәтеп тора.

Күренекле фольклорчы Фатих ага Урманче тарафыннан “мифологик риваять” дип билгеләнгән “Йөгәмәш тавы” легендасының берничә варианты билгеле. Алар “Татар халык иҗаты” “Башкорт халык ижады” күптомлыкларына да кергән. Түбәндә без 1997 елда Башкорт дәүләт университеты студенты Нәркәс Сафин тарафыннан Яңавыл районының Салих авылында яшәүче Мәсүфә Сафинадан (1942 елгы) язып алынган вариантны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Текстның төп нөсхәсе БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

ЙӨГӘМӘШ ТАВЫ

Салих авылыннан ерак түгел Йөгәмәш тавы һәм шул тау итәгендә урнашкан Йөгәмәш исемле авыл бар.

Борын-борын заманда якын-тирәдә Йөгәмәш тавыннан да биегрәк тау булмаган. Аның түбәсендә төрле-төрле озын агачлар үскән, аларга кунып кошлар сайраган, ә инде шулар уртасында җәелеп яткан күлдә ике үрдәк йөзеп йөргән. Бу гаҗәеп күренешне тирә-як авыллардан килеп күзәткәннәр.

Ул үрдәкләр, ел да йомырка салып, биби чыгарганнар. Көз җиткәч, бибиләре үсеп, җылы якларга очып киткәннәр. Ә ата үрдәк белән ана үрдәк монда калганнар, үз җирләрен ташлап китмәгәннәр.

Көннәрдән бер көнне бу урынга Йөгәмәш авылыннан бер явыз аучы килгән. Ул үрдәкләргә карап торган-торган да, атарга булган. “Берничә көнлек ит булыр”,– дип уйлаган. Шулай итеп, атып җибәргән, ядрәләр үрдәкләрнең йөрәкләренә тигән. Явыз аучы үрдәкләрне өенә алып кайткан да, тазартып, казанга салган. Казан астына ут төртеп җибәргән. И пешергән, и пешергән, и пешергән, ләкин үрдәкләре пешмәгән. Өченче көн дигәндә, казан өстен ачып караса, әлеге пешкән үрдәкләргә канатлар үсеп, тәрәзәдән чыгып очканнар. Моны күргән күршесе тауга менеп, үрдәкләрне карамакчы булган. Барып җитсә, ни күрсен – күл корыган. Үрдәкләр дә монда кире кайтмаганнар. Әлеге кеше кайтып, бу гаҗәп хәлне авылдашларына сөйләгән. Кешеләр явыз аучыны авылдан куып җибәргәннәр. Күрәсең, бу үрдәк тау иясе булгандыр инде.

Шушы көннән алып, бу тау “Йөгәмәш тавы” дип атала башлаган.

Фото: https://musanif.ru

Йөгәмәш тавының сере нидә?
Йөгәмәш тавының сере нидә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: