Барлык яңалыклар
Тарих
8 сентябрь 2022, 15:09

Заһит МУРСИЕВ. Кем ул Хөснияр качкын?

Милиционерлар, кешеләрне ерып, тотарга дип киләләр. Хөснияр качып өлгерә һәм бер авылдашы аны базына яшерә.

Заһит МУРСИЕВ. Кем ул Хөснияр качкын?
Заһит МУРСИЕВ. Кем ул Хөснияр качкын?

“Тулпар”да махсус рубрика булдырып, туган як тарихына багышланган риваять һәм легендаларны бастыра башлагач, бу эшкә укучыларыбыз да кушылды. Шуларның берсе – Караидел районының Караидел авылында яшәүче язучы һәм журналист Заһит Мурсиев безгә үзе җыйган бик күп фольклор үрнәкләрен алып килде. Алар арасында төрле-төрле бәетләр дә, риваятьләр дә, сөйләкләр дә, мәзәкләр дә бар. Бу язмалар әлегә кадәр беркайда да басма рәвештә дөнья күрмәгән, алар урындагы халыкның тел үзенчәлекләрен саклап язып алынган, паспортлаштырылган, ягъни җыючы фольклор фәненең барлык таләпләренә дә тугры калып эш иткән.

Хөснияр качкын образы – моңа кадәр бары тик Аскын-Караидел төбәгендә яшәүчеләргә генә билгеле иде. Аның хакындагы риваятьләрне Заһит Мурсиев Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында туып, хәзер Ханты-Мансы өлкәсенең Ньяган каласында яшәүче Явидә Мөкъсиновадан (1962 елгы) язып алган. Хәзер инде Хөснияр качкынның даны татар һәм башкорт халыклары яшәгән барлык төбәкләргә дә барып җитәр, дип ышанабыз.

         Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

Хөснияр качкы

Хөснияр Мөскелде авылыннан булган. Мылтыгы белән ауга йөрергә яраткан. Үзе сал агызуда эшләгән була. Шулай 1941 елда, сугыш алдыннан, Уфага сал агызып төшеп баралар. Юлда саллары тарала, ә калганын сатып җибәрәләр. Шуннан соң Хөснияр, хөкем ителүдән куркып, качкылыкка китә. Яшеренеп кенә авылына кайтып йөргән була, ләкин ярлы-ябаганың әйберенә тимәгән. Киресенчә, тапкан малын өләшеп бирер булган.

Хөснияр качкының төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан, имеш. Тотылмас өчен ул итеген башы белән артка каратып кия торган булган, аны эзәрлекләүчеләр, итек эзенә алданып, кире якка китә торган икән. Шулай бервакыт Хөсниярне, шарт та шорт мылтык атып, солдатлар куалар, ди. Ул суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә, үзе яр астына поса. Солдатлар караңгыда бүрәнәне Хөснияр дип шәйли һәм ата башлыйлар. Шулчак бүрәнә каерысы каезланган ягы белән өскә әйләнә. Эләкте моңа, корсагы белән өскә калкып чыкты, дип, солдатлар, мылтыкларын иңнәренә салып, килгән юлларына китәләр. Авыл янындагы имәнлек шуннан соң “Хөснияр имәнлеге” дип атала башлый.

Хөсниярнең үткерлеге

Бервакыт Хөснияр халык җыенына килә. Аның монда икәнен белгән милиционерлар, кешеләрне ерып, тотарга дип киләләр. Хөснияр качып өлгерә һәм бер авылдашы аны базына яшерә. Милиционерлар килеп базга төшә башлыйлар. Ләкин Хөснияр югалып калмый, өйнең мөешен күтәреп, баздан чыгып кача.

Икенче тапкырында Хөсниярне барыбер тотканнар. Суд бара, моңардан хөкемдар сорый икән:

– Төрмәдән ничек качтыгыз?

– Менә болай, – дип, качкы ике яклап саклап торган милиционерларның якаларыннан тотып башлары белән чәкәштерә дә, тәрәзәдән чыгып та кача.

Хөсниярне тотып район милиция бүлегенә япканнар. Төрмә дигәннәре яр буенда гына, имеш. Качкы төн буена стенаны кырып, кулына ком җыйган. Шуннан, кысталам дип, милиционерны чакырган. Тегесе ишекне ачуга, күзенә ком сибә дә, Хөснияр чыгып йөгерә. Милиционер күзен уып ачканчы, Хөснияр елга буена килеп җитә. Шунда яткан түмәрне алып суга ыргыта һәм шым гына юк була. Шаптырдаган тавышны ишеткән милиционер, тоткын суга сикерде, дип, шул тарафка пуляларын ата башлый. Пулялар бетә, яр буе тынып кала.

Шулчак ерактан Хөсниярнең тавышы ишетелгән, ди:

– Нәрсә, мент, шул нәрсәмне тоттыңмы?

Хөснияр иректә

Биявәш елгасында эре бәрде – хариус тула торган иде, аны тотар өчен буа эшләп, талчыбыктан үреп, мурда салына иде. Бер тапкыр балык юк, кемдер караңгыда килеп, карап алып китә. Нишләргә? Әни белән әти киңәшләштеләр дә, мылтык көпшәсенә тоз тутырып, мурдадагы балыкны сакларга, Бәхет күле тирәсендә чыгып яттылар.

– Менә килде ди теге кеше, суга ерып кереп, буага басып, мурданы күтәрәм дип, иелүе булды, күтенә тоз белән атуым булды, – ди әтием. – Бу каракның ничек йөгереп качканын күрсәгез! – дияр иде... Кем булды икән, ничек этләнде икән… әлегәчә бу хәл сер булып калды, әтием дә кем икәнен белмәде, ләкин бик тә Хөснияргә охшаган иде, ди...

Җитмешенче елларда безнең авылдан бер кеше Свердлау каласына барган. Урамда милиция майорын танып калган, ди:

– Хөснияр, син монда нишләп йөрисең? – дип сораган.

– Бирермен мин сиңа Хөсниярны. Унике сәгать эчендә бу шәһәрдән юк бул! – дигән тегесе.

Фото: "Тулпар" журналы архивыннан.

Заһит МУРСИЕВ. Кем ул Хөснияр качкын?
Заһит МУРСИЕВ. Кем ул Хөснияр качкын?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: