Барлык яңалыклар
Тарих
20 июль 2022, 12:55

Чукындыру афәте

Миякә районының Канебәк авылында була бу хәлләр. Бала туа, аны чукындыралар. Поп та исем куша, мулла да. Татарлар мулладан исемне яшертен куштыралар.

Чукындыру афәте
Чукындыру афәте

Бик борынгыдан татарларга православие динен көчләп тагу булган. Шундыйның ачык мисалы булып Канебәк* авылы санала.

Көчләп чукындырылган татарлар, рус динен кабул итмичә, качып китә башлаганнар. Алар кеше аягы басмаган урманлыкка, елга башына йорт корып урнаша башлаганнар. Үзләренчә дөнья көтәләр болар. Хәзер нәрсә белән яшәргә? Чыксалар моннан, боларны тотарга мөмкиннәр.

Хәзер монда урнаша торгач, бер посёлок булганнар болар. Моны патша агентлары беләләр.

Бала туа, аны чукындыралар. Поп та исем куша, мулла да. Татарлар мулладан исемне яшертен куштыралар. Үлгәч тә, поплар молитва үткәрәләр. Татарлар яшерен үткәрәләр. Шулай итеп, тирә-як авыллар бу чукындырылган татарларга кыз бирмиләр, тегеләрнең кызларын да алмыйлар.

Бу Канебәк авылы “цивилизованный” авыл булып кала.

Шушы авылдан Садыйк дигән кеше минем белән империалистик сугышта* катнашты. Икебезне дә штабка чакырдылар.

Вашевысокоблагородие (II рота командиры) сорый бездән:

– Иван Захарович кайсыгыз?

– Беребез дә түгел.

– Нишләп алай?

Теге Садыйк дигән кеше:

– Минем чукындырылган исем ул, ләкин мин аны йөртмим, минем Садыйк Муллабаев дигән исемем бар, – дип җавап бирде.

Руслар аңа шушы исемдә йөрергә кушалар (Иван Захарович), наказать итәләр, ләкин ул бирелмәде, үз исеменнән баш тартмады. Руслар аны ел буе рус исеме белән йөрттеләр.

Авылга христиан динен принимать иткән чувашларны китереп утыртканнар. Халык моны күрә алмый. Чувашларны мәсхәрәләү, алардан көлү юлына баса.

Авыл очындагы керәшенгә бабай бара да:

– Миңа икмәк бир, – ди.

Теге әйтә:

– Мин сиңа нәрсәгә икмәк бирим, – ди, – үземә җитәрлек кенә, – ди.

Бабай әйтә:

– Син бит миңа йөкләп бирәчәксең әле, – ди.

Шуннан соң бу бабай бер кешене үтерә дә, керәшен абзарына төнлә кертеп куя. Тегене салам астына яшерә.

Икенче көнне килә дә:

– Синең теге эшеңне сизгәннәр бит! – ди.

Чувашның коты чыга. Шулай итеп, теге икмәк бирә, атын да бирергә була, тик яманатын чыгармасын гына.

Канебәк авылы биек тау итәгенә утырган. Китереп утыртылган чувашлар шул тау итәкләрендә яшәгәннәр.

Авыл яшьләре (татарлар) биек тау башыннан олы-олы ташларны чувашлар өенә таба җибәргәннәр. Тегеләрнең йортларын изеп китәрлекләре булган. Шулай итеп, алар чувашларны кысрыклап чыгарганнар. Бу авыл халкы үзенең үткерлеге, елгырлыгы белән тирә-якта дан тоткан.

Соңрак инде авыл халкы православие динен көчләп тагуның башка милләт халыклары белән дошманлыкка, туган җирләрне ташлап, качып китүгә сәбәпле булганын аңлый башлаган.

Чукындыру афәте. I. 1963 елда Башкортстанның Әлшәй районы Никифар авылында Харис Уразиннан (1893 елгы) А. Кабилов язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ; БТФ I, № 76. – Б. 59-61.

* Канебәк – Башкортстанның Миякә районындагы авыл.

* ...империалистик сугышта катнашты – сүз 1914 – 1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы турында бара.

Фото: m.fotostrana.ru

Чукындыру афәте
Чукындыру афәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: