Барлык яңалыклар
Тарих
18 июль 2022, 14:59

Суга төшкән Фәнүзә бәете

Фәнүзә Аскын районының Кышлау Елга авылында туып үскән кыз була. Төлгез елгасы буена чапкан печәнне җыярга бара. Шундагы тегермән буасына су керергә төшеп, казанга эләгеп, гомере өзелә...

Суга төшкән Фәнүзә бәете
Суга төшкән Фәнүзә бәете

Суга төшкән Фәнүзә бәете

Фәнүзә – бертуган абыемның кызы. Төлгез елгасы буена чапкан печәнне җыярга барганнар. Шунда тегермән буасы бар, бик зур, тирән. Фәнүзәнең әнисе шунда аш пешергән. Кызлар эштән соң куышып, йөгерешеп су керергә төшкәннәр. Фәнүзә, кызлар белән тартышып, иң алдан төшеп киткән. Казанга эләккән. Шулай итеп, 17 яшьлек кызның гомер өзелә.

Җомга көнне суга төште

Буа киткән Фәнүзә.

Ай-һай, җәл шул,

Кызганыч, эчне өзә.

 

Фәнүзәбез суга төште

Шуна искә алаек

Туганнары алып укыр –

Бәетен язып куяек.

 

Атнакич өмә булды

Фәнүзә анда барамады

Өйдә ятып, эче пошты,

Көн үткәрә алмады.

 

Җомга көнне мөмкин иде

Аңа эшкә бармаска.

Үзе ашыгып чыгып китте

Иптәшләрдән калмаска.

 

Өмәләргә барган чакта

Бергә иде дусларым

Җырларым белән белдердем

Эчләремнең пошканын.

 

Ашыга-ашыга печән җыйдым,

Янымда иптәшләрем

Иптәшләрем генә белми

Күңелем төшенке икәнен.

 

Әллә нигә эчем поша,

Су эчсәм җиргә ятып.

Яшь йөрәгем алдан белде

Үләремне суга батып.

 

Төшләремдә кара елан

Беләгемә уралды.

Төшләрдә кара килешми –

Йөрәгемә ни булды?

 

Төштә күк атка атландым,

Муенында – сары тезген.

Төшләремдә сары килешми,

Өметләремне өздем.

 

Атна кичне мунча кердем,

Битем-күзем юуарга.

Җомга көнне сулар кердем,

Газиз башым җуярга.

 

Аклы ситса күлмәгемне

Кимәгән булыр идем.

Суга төшәремне белсәм,

Килмәгән булыр идем.

 

Җомга көнне өмәләргә

Ник җибәрдең, әнкәем?

“Барма, кызым!” дигән булсаң

Бармас идем, әнкәем.

 

Аш ашагач, сулар кердем –

Ярты сәгать үтмәде.

Җомга суга кермәгез, дип,

Бер кеше дә әйтмәде.

 

Тизрәк барып сулар төшәм,

Кызыл яулык башымда.

Иптәшләрем, алдан төшмәгез –

Минем җаным ашыга.

 

Сикереп кенә суга төштем,

Иптәшләрне көтмичә.

Тәннәрдән җан чыкты микән

Үз вакыты җитмичә?

 

Су уртасында җиткәндә,

Хәлем бетә башлады.

Мин суга бата башлагач,

Иптәшләрем ташланды.

 

Якын дустың суга бата,

Бир кулыңны, Фәнүзә!

Кулын бирми карап кала,

Ничек йөрәге түзә?

 

Ике Фәнүзә суга керәләр –

Эч күлмәген салмаган.

Дускае бата башлагач,

Ярдәм итә алмаган.

 

Яр буенда ял итәләр

Кибәннәр салучылар.

“Алыгыз!” дип, кычкыргач та

Булмады алучылар.

 

Хәлем бетте, су төбенә

Аягым тию белән.

Коткарырга теләүчеләр

Төштеләр кием белән.

 

Су буена бармас идем,

“Барма!” – диеп калсалар

Әллә үлми калыр идем,

Шунда төшеп алсалар.

 

Ямьле Төлгез буйларында

Җырлый-җырлый су алдым.

Суга төшкән үрдәк кебек,

Суга төшеп югалдым.

 

Йөзгән чакта, иптәшләрем

Батадыр да калкадыр.

Өстемдәге эч күлмәгем

Су төбенә тартадыр.

 

Кулымдагы сәнәгемне

Кибәннәргә сөядем.

Су төпләрендә җан бирде

Минем газиз сөйгәнем.

 

Йөгерә-йөгерә печән җыйдым

Күңелләрем булмады.

Суга төшеп үлгән чакта

Туганнарым булмады.

 

Иртән торып баш тарадым –

Чәчемне үрә алмадым.

Суга төшкән минутларда

Рәфилне күрә алмадым.

 

Тегермән сулары ага,

Әкрен генә комланып.

Калган халык печән җыя,

Фәнүзәне кызганып.

 

Төрле гөлләр чәчәк ата

Биек тууның башында

Якты дөнья миннән калды

Унҗиденче яшемдә.

 

Базарлардан ефәк алып,

Чәчләрем үрә алмадым.

Чит илләрдә – туганнарым,

Берсен дә күрә алмадым.

 

Абыйларым киткән чакта,

Бәхилләшеп калмадым.

Язар сүзләрем күп иде

Хатка яза алмадым.

 

Шулай итеп җанын бирде

Яшь кыз бала Фәнүзә.

Суга төшеп үлгән чагы

Калыр истә мәңгегә.

 (1980 елда Аскын районы Кышлау Елга авылында Тәрҗемә Хөснетдиновадан БДУ студентлары язып алган.)

Фото: v-kurse.ru

Суга төшкән Фәнүзә бәете
Суга төшкән Фәнүзә бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: