Барлык яңалыклар
Тарих
23 июнь 2022, 10:26

Балчыклы чокыры

Бара торгач, ни күрсеннәр! Бик юан бер карама агачы елгага аркылы ауган да, аның башындагы куыштан берничә ел буена җыелган бал елгага агып ята икән!

Балчыклы чокыры
Балчыклы чокыры

Башкортстанның хәзерге Яңавыл районындагы “Балчыклы чокыры” буйларында элек кеше үтеп чыга алмаслык карурман үсеп утырган. Безнең авылдан Сусадыбашка бара торган юл өстендә елга аша зур күпер салынган булган. (Ул күперне мин дә беләм әле, өяз каласы Бөредән волость үзәге Байгуҗага йөри торган үзәк юлда урнашканга күрә, аны рәшәткәләп, матурлап тоталар иде).

Җәйге бер матур көнне авылыбызның Гали белән Вәли исемле ике кешесе, эш эзләпме, әллә башка йомыш беләнме, Сусадыбашка табан юлга чыгалар. Көн эссе, тамаклары кибә. Балчыклы күперенә җиткәч, алар ярдан төшеп су эчәләр. Юлчыларга су салкын да, тәмле дә булып тоела.

– Вәли, сизәсеңме, Вәли, су түгел, бал бит бу! – ди Гали.

– Шулайрак сизелә, Гали, әллә бал чишмәсен эзләп китәбезме,– ди Вәли.

Яр буйлап, урман эченнән елга башына табан китәләр болар. Үзләре бал чишмәсен табып, бал сатып баю турында хыялланалар. Күлмәк-ыштаннарын ботак-чатыр эләктереп ертуына да исләре китми. Бал саткач, яңасын алачаклар ич.

Бара торгач, ни күрсеннәр! Бик юан бер карама агачы елгага аркылы ауган да, аның башындагы куыштан берничә ел буена җыелган бал елгага агып ята икән! Карама тирәсендә бал кортлары мәш килә, якын да барырлык түгел.

Исләре китеп, бераз катып торганнан соң, егетләребез атлый-йөгерә авылга кайталар. Умартачы картлардан тиз генә тубаллар, читлекләр, битлекләр, төтәткечләр алып, бал аккан теге урынга кире китәләр. Балны – чиләкләргә, кортларны тубалларга тутырып, шау-гөр, зык-замана килеп Карлытауга килеп җиткәннәр, ди, болар. Шунда киңәшләшеп, авылдан умарталар китереп, Карлытау чокырында кортларны япканнар, ди.

Байлар, баегач, бал эчә,

Безнең кебек ярлылары

Ярга ятып су эчә,–

дип җырлый-җырлый кайтып киткәннәр, ди, соңыннан.

Шуннан башлап, бал табылган урынга – “Балчыкты”, ә корт умарталары утырткан чокырга “Кортбакча” дигән исем биргәннәр.

Еллар үткән. “Балчыкты” чокырында бал беткән, урманны кискәннәр, елга кипкән. Чокырны да “Балчыкты” дип түгел, “Балчыклы” дип атый башлаганнар.

(1998 елда Яңавыл районының Байгуҗа авылы музеенда Талиб Килмәтовның 1987елда язып калдырылган истәлекләреннән Гөлчәчәк Әүхатова күчереп алган.)

Фото: promedipchel.ru

Балчыклы чокыры
Балчыклы чокыры
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: