Барлык яңалыклар
Тарих
19 Май 2022, 11:49

Үлемсез мәхәббәт

Бай кызы ничек тә гашыйкларның араларын бозарга тырыша, көне-төне шул турыда баш вата. Сөйгән ярларга каршы төрле сихерләр куллана башлый.

Үлемсез мәхәббәт
Үлемсез мәхәббәт

Элекке заманда бик матур җирдә бер кабилә булган. Алар иген игеп, җитеш тормышта бик бәхетле яшәгәннәр. Бу кабиләдә бер егет белән бер кыз булган. Аларның яшьтән үк колакларын тешләштереп куйганнар. Соңыннан болар бер-берсен кайнар сөю белән ярата башлаганнар. Мәхәббәтләренә сокланмаган кеше булмаган.

Бервакыт бу якларга байлар күчеп киләләр. Аларның бер иркә кызлары була. Шул кыз бу егеткә гашыйк була. Ул ничек булса да егетне үзенә каратырга тырыша. Ләкин егет башы белән мәхәббәт диңгезенә чумган, аңа сөйгәненнән башка беркем дә кирәкми. Бай кызы ничек тә боларның араларын бозарга тырыша, көне-төне шул турыда баш вата. Сөйгән ярларга каршы төрле сихерләр куллана башлый. Ләкин аларның берсе дә барып чыкмый. Киресенчә, егет белән кыз бер-берсен тагын да ныграк ярата башлаганнар, ди.

Шулай да бай кызы әмәлен таба. Көндәшләре егеткә ниндидер гаеп тагалар. Байлар җыелышып, аны авылдан куарга булалар. Егетнең сөйгәне кайгысыннан нәрсә эшләргә дә белми. Тагылган гаепнең ялган булуын кешеләргә дә әйтеп карый. Ләкин аны беркем дә тыңламый. Соңгы очрашуларында кыз егетне көтәргә сүз бирә.

Ләкин бераздан егетнең үлүе турында хәбәр килә. Кыз нишләргә дә белми. Сөйгәненнән башка яши алмавын аңлап, матур итеп киенеп чишмә буена китә. Бу чишмә аларның очраша торган урыннары була. Кыз күп итеп чәчкә җыя. Аларны чишмәгә сала һәм шунда ук үзенә пычак казый. Кешеләр аны эзләп табып, шул чишмә буена күмәләр. Кабернең баш очында ике каен үсеп чыга. Алар бер-берсенә баш иеп, ике яшь йөрәкнең мәхәббәте үлемсез булуын раслап торалар.

(1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан Светлана Хәкимова язып алган.)

Фото: phonoteka.org

Үлемсез мәхәббәт
Үлемсез мәхәббәт
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: